
- •Билет № 1
- •1. Гаиләң һәм үзең турында сөйлә.
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 1
- •3. Фразеологизмнарның мәгънәләрен һәм русча эквивалентларын тап.
- •Билет № 2
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 2
- •3. Мәкальләрнең ахырын табып күрсәт.
- •Билет № 3
- •I. Телләр белүнең кирәклеге турында сөйлә.
- •Билет № 3
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 3
- •3. Бирелгән сүзләрне кулланып, югалган песи баласы турында белдерү яз.
- •Билет № 4
- •1.Дустың турында сөйлә.
- •Билет № 4
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 4
- •3.Укытучыңны нинди дә булса бәйрәм белән котлап, открытканы язып бетер.
- •Билет № 5
- •1. Көн режимын турында сөйлә.
- •Билет № 5
- •1.Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 5
- •3.Тиешле репликаларны табып куй.
- •Билет № 6
- •1. Бәйрәмнәр һәм үзеннен яраткан бәйрәмен турында сөйлә.
- •Билет № 6
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 6
- •3. Тиешле кушымчаларны ярдәмендә сыйфатлар ясап языгыз.
- •Билет № 7
- •1. Әдәплелек кагыйдәләре турында сөйлә.
- •Билет № 7
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 7
- •3. Тиешле репликаларны табып яз.
- •Билет № 8
- •1. Кием һәм дөрес киенү турында сөйлә.
- •Билет № 8
- •2.Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 8
- •3. Репликаларны кирәкле тәртиптә урнаштырып, сөйләшү тексты төзе.
- •Билет № 9
- •1. Укытучы һөнәре турында сөйлә.
- •Билет № 9
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 9
- •Билет № 10
- •1.Татар язучысы яки шагыйре турында сөйлә.
- •Билет № 10
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 10
- •3. Тиешле сүзләрне сайлап яз.
- •Билет № 11
- •1. Габдулла Тукай турында сөйлә.
- •Билет № 11
- •2.Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 11
- •3.Парлы исемнәр яса. Телдән тәрҗемә ит.
- •Билет №12
- •1. Ел фасыллары турында сөйлә.
- •Билет №12
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет №12
- •3. Җөмләләрне язып бетер.
- •Билет № 13
- •Билет № 13
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 13
- •3. Фигыльләрне һәм сорауларны кирәкле кушымчалар белән язып
- •Билет № 14
- •1. Татарстанда укучылар өчен ял итү урыннары турында сөйләргә.
- •Билет № 14
- •2.Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 14
- •3.Фигыльләрне һәм сорауларны тиешле кушымчалар белән язып бетер.
- •Билет № 15
- •1. Татарстан Республикасы турында сөйлә.
- •Билет № 15
- •2.Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 15
- •3. Фигыльләрнең юклык формаларын яз.
- •Билет № 16
- •1. Татарстанның башкаласы турында сөйлә.
- •Билет № 16
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 16
- •3. Фигыльләрне татарча язып бетер.
- •Билет № 17
- •1. Яшәгән җирен турында сөйлә.
- •Билет № 17
- •2.Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 17
- •3.Кыска җаваплар буенча тиешле сорау җөмләләрне яз.
- •Билет №18
- •1. Табигатьне саклау турында сөйлә.
- •Билет №18
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет №18
- •3. Тиешле сорауларны һәм сүзләрне күрсәт.
- •Билет №19
- •1. Сәламәт булунын әһәмияте һәм сәламәтлекне саклау турында сөйлә.
- •Билет №19
- •2.Текстны сәнгатьле итеп һәм биремне үтә.
- •Билет №19
- •3. Исемнәрнең килешләрен һәм тәрҗемәләрен күрсәт
- •Билет №20
- •1. Компьютернын файдасы һәм зарары турында сөйлә.
- •Билет №20
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет №20
- •3.Исемнәрнең килешен, санын, затын билгелә, нинди сорауга җавап биргәнен әйт, аффиксларын күрсәт.
Билет № 11
2.Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
Тату йорт
Казан шәһәрендә казанлыларга гына түгел, бөтен Татарстанга билгеле бер йорт бар. Нинди йорт дисезме? Ул нәрсәсе белән данлыклы дип сорыйсызмы? Башкаланың Идел буе районында Дубравная урамында урнашкан бу йортта иң тату күршеләр яши.
Ун катлы, дүрт подъездлы бу йортта яшәүчеләрнең саны - дүрт йөз сиксән сигез кеше, шуларның йөз кырыгы - балалар.
Социаль ипотека программасы буенча төзелгән бу йортта медицина хезмәткәрләре, укытучылар, тәрбиячеләр, милиция хезмәткәрләре, экономистлар, сатучылар, ике музыкант, ике композитор, Кәрим Тинчурин исемендәге татар драма һәм комедия театры артистлары, жырчылар һәм башка һөнәр ияләре яши.
Татарлар, руслар, украиннар, белоруслар, марилар, чувашлар, чеченнар, башкортлар яшәгән йорт бер зур һәм тату гаилә кебек. Йортта яшәүчеләр бер-берсен яхшы беләләр, хәл белешеп, ярдәм итешеп, борчу-шатлыкларын уртаклашып торалар.
Монда яшәүчеләр йортларын үзләре матурлыйлар. Халык йортны үз акчасына койма белән әйләндереп алган. Ишегалдына матур куаклар, чәчәкләр утыртканнар, аларны үзләре карап үстерәләр. Подъездларда һәм ишегалдында һәрвакыт чисталык , чөнки аларны беркем дә пычратмый. Елга берничә тапкыр, олысы-кечесе бергә җыелып, өмә ясыйлар. Йортның ишегалдында балаларга төрле таганнар, комлык, ә өлкән яшьтәгеләргә утырып ял итәр өчен җайлы утыргычлар эшләнгән.
Бу йортта яшәүчеләр үз традицияләре бар. Алар йортларының туган көнен ел саен сабантуй кебек итеп үткәрәләр. Бу бәйрәмдә төрле уеннар, ярышлар, төрле конкурслар уздырыла. 1 нче класска укырга керүче балаларны Белем бәйрәме белән, олы яшьтәгеләрне Өлкәннәр көне белән бергә җыелып котлау, якындагы урманга чыгып кышкы сабантуй үткәрү, анда кайнар коймак белән кайнар чәй эчү матур гадәткә кергән.
Билет № 11
3.Парлы исемнәр яса. Телдән тәрҗемә ит.
а) тимер - ____чар
б) төс - ____корт
в) чүп - ____саба
г) кош - ____көлке
д) кирәк - ____кыяфәт
е) уен - ____су
ж) исәнлек- ____тумача
з) туган - ____томыр
и) савыт - ____ярак
к) аш - ____саулык
Билет №12
1. Ел фасыллары турында сөйлә.
Кешеләрнең тормышы, хезмәте табигать белән, табигатьтәге үзгәрешләр белән тыгыз бәйләнгән. Безнең якта ел фасыллырында нинди үзгәрешләр була ?
Яз җиткәч, көннәр озая, төннәр кыскара. Кояш көннән-көн ныграк җылыта, шуңа күрә кар эри, тамчы тама. Юлларда гөрләвекләр ага. Елгаларда боз кузгала, су арта, ташу башлана. Җылы яктан кошлар кайта. Иң элек каргалар, алардан соң тургайлар, сыерчыклар килә. Агачлар яфрак яра, беренче чәчәкләр шытып чыга. Бакчаларда эш башлана: җир казу, тырма белән тырмалау, орлыкларны әзерләү... Көннәр тагын да җылынгач, түтәлләр ясап , аларга орлык утырту вакыты җитә.
Татарстанда уртача климат. Җәйләр, гадәттә, кояшлы, җылы була. Ләкин соңгы елларда табигать үзгәрә: җәй я коры һәм эссе, я сапкынча һәм яңгырлы була.
Бакчаларда эш җитәрлек: түтәлләргә су сибәргә, чүп утарга кирәк. Безнең якларда күбесенчә виктория, кара һәм кызыл карлыган, кура җиләге, чия үстерәләр. Яшелчәләрдән суган, сарымсак, кишер, бәрәнге. кыяр һәм помидор яхшы уңыш бирә. Кырларда икмәк - бодай, арыш, карабодай үсә. Коры, яңгырсыз елны уңыш начар була.
Җәйне көз алыштыра. Кошлар җылы якка китә. Көннәр кыскара, төннәр озая. Агач яфраклары төрле төсләргә керә. Җиләк-җимешләр, яшелчәләр өлгерә, аларны җыеп эшкәртергә кирәк. Кырларда, бакчаларда уңышлар җыела.
Көз башында һава җәй көне кебек җылы була. Яңгырлар бик сирәк ява. Төннәрен суыта башлый. Иртән бөтен җир юеш була, чөнки чык төшә.
Көз уртасында яңгырлар ешрак ява башлый. Юлларда яңгыр сулары озак ята. Һава салкынча. Иртәләрен томан төшә.
Көз ахырында һава тагын да ныграк салкыная. Иртән җир өсте, бакча, болыннар ак төскә керә. Мондый күренешне кырау төште диләр.
Безнең якларда кыш, гадәттә, декабрьдә башлана. Ләкин соңгы елларда кыш соңарып килә: кыш башы карсыз һәм җылы була, яңгыр яву гадәти күренешкә әйләнә. Декабрьдә көн 7 сәгатькә кыскара.
Гыйнвар елның иң салкын ае булып санала. Бу айда көчле салкыннар да, бураннар да була. Елгаларда, күлләрдә боз катламы да көннән-көн калыная. Салкыннан аяк астында кар шыгырдый. Төньяк җилләре һаваны көннән-көн суыта. Кайвакыт һава температурасы 30 градустан да түбәнрәк төшә. Мондый салкыннарны халык, гармунсыз биетә, ди.
Февраль һава торышы буенча гыйнвардан аз аерыла. Күз ачкысыз бураннар, гармунсыз биетүче көчле салкыннар - бу айда гадәти күренеш. Кайбер көннәрдә һава температурасы 35 градуска кадәр төшә. Февральдә кар көртләренең иң биек вакыты. Көндезләрен кояш бераз җылыта башлый. Ай буена көн озынлыгы ике сәгатькә арта.
Тема буенча сораулар:
Татарстанда нинди климат?
Язгы табигатьтә нинди үзгәрешләр була? Яз көне бакчаларда, басуларда нишләргә кирәк?
Җәйге табигать нәрсәсе белән матур? Җәй көне нинди эшләр бар?
Безнең якларда көз нинди? Нинди көзге эшләрне беләсең?
Кышын табигатьтә нинди үзгәрешләр була?
Сиңа нинди ел фасылы күбрәк ошый һәм ни өчен?