
- •Билет № 1
- •1. Гаиләң һәм үзең турында сөйлә.
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 1
- •3. Фразеологизмнарның мәгънәләрен һәм русча эквивалентларын тап.
- •Билет № 2
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 2
- •3. Мәкальләрнең ахырын табып күрсәт.
- •Билет № 3
- •I. Телләр белүнең кирәклеге турында сөйлә.
- •Билет № 3
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 3
- •3. Бирелгән сүзләрне кулланып, югалган песи баласы турында белдерү яз.
- •Билет № 4
- •1.Дустың турында сөйлә.
- •Билет № 4
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 4
- •3.Укытучыңны нинди дә булса бәйрәм белән котлап, открытканы язып бетер.
- •Билет № 5
- •1. Көн режимын турында сөйлә.
- •Билет № 5
- •1.Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 5
- •3.Тиешле репликаларны табып куй.
- •Билет № 6
- •1. Бәйрәмнәр һәм үзеннен яраткан бәйрәмен турында сөйлә.
- •Билет № 6
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 6
- •3. Тиешле кушымчаларны ярдәмендә сыйфатлар ясап языгыз.
- •Билет № 7
- •1. Әдәплелек кагыйдәләре турында сөйлә.
- •Билет № 7
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 7
- •3. Тиешле репликаларны табып яз.
- •Билет № 8
- •1. Кием һәм дөрес киенү турында сөйлә.
- •Билет № 8
- •2.Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 8
- •3. Репликаларны кирәкле тәртиптә урнаштырып, сөйләшү тексты төзе.
- •Билет № 9
- •1. Укытучы һөнәре турында сөйлә.
- •Билет № 9
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 9
- •Билет № 10
- •1.Татар язучысы яки шагыйре турында сөйлә.
- •Билет № 10
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 10
- •3. Тиешле сүзләрне сайлап яз.
- •Билет № 11
- •1. Габдулла Тукай турында сөйлә.
- •Билет № 11
- •2.Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 11
- •3.Парлы исемнәр яса. Телдән тәрҗемә ит.
- •Билет №12
- •1. Ел фасыллары турында сөйлә.
- •Билет №12
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет №12
- •3. Җөмләләрне язып бетер.
- •Билет № 13
- •Билет № 13
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 13
- •3. Фигыльләрне һәм сорауларны кирәкле кушымчалар белән язып
- •Билет № 14
- •1. Татарстанда укучылар өчен ял итү урыннары турында сөйләргә.
- •Билет № 14
- •2.Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 14
- •3.Фигыльләрне һәм сорауларны тиешле кушымчалар белән язып бетер.
- •Билет № 15
- •1. Татарстан Республикасы турында сөйлә.
- •Билет № 15
- •2.Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 15
- •3. Фигыльләрнең юклык формаларын яз.
- •Билет № 16
- •1. Татарстанның башкаласы турында сөйлә.
- •Билет № 16
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 16
- •3. Фигыльләрне татарча язып бетер.
- •Билет № 17
- •1. Яшәгән җирен турында сөйлә.
- •Билет № 17
- •2.Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 17
- •3.Кыска җаваплар буенча тиешле сорау җөмләләрне яз.
- •Билет №18
- •1. Табигатьне саклау турында сөйлә.
- •Билет №18
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет №18
- •3. Тиешле сорауларны һәм сүзләрне күрсәт.
- •Билет №19
- •1. Сәламәт булунын әһәмияте һәм сәламәтлекне саклау турында сөйлә.
- •Билет №19
- •2.Текстны сәнгатьле итеп һәм биремне үтә.
- •Билет №19
- •3. Исемнәрнең килешләрен һәм тәрҗемәләрен күрсәт
- •Билет №20
- •1. Компьютернын файдасы һәм зарары турында сөйлә.
- •Билет №20
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет №20
- •3.Исемнәрнең килешен, санын, затын билгелә, нинди сорауга җавап биргәнен әйт, аффиксларын күрсәт.
Билет № 10
2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
Кызлар шатлыгы
Зөлфия үзенә күлмәк текте. Тегеп бетергәч, ул үз эшенә сокланып карап торды: яңа күлмәк бик матур иде. Кыз, күлмәген киеп, көзге алдына килеп басты. Күлмәк аңа шулкадәр килешә! Ул матур күбәләккә охшап калган иде. Зөлфия, үзе дә сизмичә, шатлыгыннан бөтерелеп бии башлады..
Аннары ул, яна күлмәген күрсәтергә дип, дусты Кифаяларга чыгып йөгерде. Кифая да аның күлмәгенең матурлыгына соклансын, дустының сөенечен уртаклашсын әле! Әгәр кирәк булса, Зөлфия аңа да күлмәк тегеп бирер. Икесе дә бик матур булырлар.
Шатлыктан алмадай кызарып, аларга барып кергәч, ни күрсен?! Көзге алдында өр-яңа күлмәк кигән Кифая басып тора. Күлмәге шулкадәр матур инде! Дусты канатлы коштай менә-менә очып китәр кебек.
Кызлар, бер-берсенә карап, беразга сүзсез калдылар. Беренче булып Зөлфия сүз башлады. Ул дустын сорауларга күмде:
— Ай, матур! Әллә үзең тектеңме? Болай матур итеп тегәргә әниең өйрәттеме?
—Юк, мин түгел. Авылдан әбием бүләк итеп җибәргән, — диде Кифая.
Синең дә күлмәгең бик матур, нинди килешле! Әллә үзең тектеңме?
—Әйе,—дип пышылдады Зөлфия. Аның бу сүзендә чиксез горурлык та, канәгатьләнү хисе дә бар иде. Һәм ул бөтерелә-бөтерелә биеп килде дә дустын кочаклап алды.
(Р. Сәләховадан)
Билет № 10
3. Тиешле сүзләрне сайлап яз.
Өченче уку чирегендә Азат яңа мәктәптә укый башлады. Аның әтисе хәрби, шуңа күрә аларның гаиләсе башка шәһәрдән (А)_____________ килде. Яңа мәктәпкә малай бераз (Б)_____________ һәм куркып килде. Ләкин классташлары малайны (В) ______________аршы алды. Азат та алар белән (Г) ________________тырышты: туган шәһәре, элекке классы, нәрсә белән кызыксынуы турында сөйләде. Балаларның уртак шөгыльләре дә табылды, алар арасында яхшы (Д)___________ урнашты. Тиз дуслашырга класс җитәкчесе дә (Е)___________________. Укучылар тәнәфестә дә, дәрестән соң да күп вакытны бергә уздырдылар. Тиздән Азатны яңа классташлары (Ж)__________________.
А) күчкән; күчеп; күчте
Б) дулкынланып; дулкынлана; дулкын
В) дуслаша; дуслык; дусларча
Г) аралашу; аралашсын; аралашырга
Д) мөнәсәбәт; кәеф; шөгыль
Е) ярдәм итте; ярдәм көтә; ярдәм кирәк
Ж) үзенә әйттеләр; үз иттеләр; үзләре киттеләр
Билет № 11
1. Габдулла Тукай турында сөйлә.
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай 1886 елның 26 апрелендә Арча районы Кушлавыч авылында мулла гаиләсендә туа. Габдуллага 4 ай булганда - әтисе, озакламый әнисе дә үлә. Малай ятим кала. Габдулланы бабасы (әнисенең әтисе) үзенә тәрбиягә ала. Ләкин бабасының гаиләсендә малай озак яшәми. Үги әбисе Габдулланы яратмый, аны җәберли, еш тавыш чыгара. Габдулланы чит гаиләгә уллыкка бирәләр. Тугыз яшенә кадәр Габдулла башта Өчиледә бер гаиләдә, аннан сон Кырлай авылында икенче гаиләдә яши. Тугыз яшендә аны бертуган апасы Уральск шәһәренә алып китә. Уральскида ул мәдрәсәдә һәм өчьеллык рус мәктәбендә укый. Мәдрәсәдә төрек, гарәп, фарсы телләрен, ә мәктәптә рус телен өйрәнә. Уральскида Тукай шигырьләр яза башлый, әдәби журналларда эшли.
1907 елда Тукай Казанга килә. Монда ул биш елдан артык яши. Баталар һәм өлкәннәр өчен шигырьләр яза. Балалар Тукайның «Су анасы». «Шүрәле», «Кәҗә белән сарык» әкиятләрен, «Туган тел», «Бала белән күбәләк», «Кызыклы шәкерт», «Туган авыл» шигырьләрен бик яратып укыйлар.
Авыр ятим балачак шагыйрьнең сәламәтлеген нык какшата: ул үпкә чире белән авырый. Шагыйрьнең хәле көннән-көн начарлана. Ул 1913 елның 2 (15) апрелендә Казанда үлә.
Г.Тукайның иҗатын татарлар гына түгел, ә бөтен дөньяда укыйлар, беләләр. Аның шигырьләре бик күп телләргә тәрҗемә ителгән. Татар халкы үзенең бөек улы белән горурлана. Казанда шагыйрьгә һәйкәл куелган. Туган авылы Кушлавычта, үскән авылы Кырлайда аның музейлары бар. Г.Тукай турында поэмалар, романнар, драмалар, симфонияләр язылган.
Тема буенча сораулар:
Г.Тукай кайчан һәм кайда туган?
Аның гаиләсе турында нәрсә беләсең?
Ни өчен аны уллыкка бирәләр?
Уральски шәһәренә ул ничә яшендә һәм ни өчен килә?
Уральскида ул кайда укый? Нинди телләр өйрәнә?
Г.Тукай кайчан шигырьләр яза башлый?
Ул Казанга кайчан килә? Монда күпме яши?
Г. Тукай кайчан һәм нинди авырудан үлә?