Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
9кл.экзамен билеты Нигъматуллина.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
130.12 Кб
Скачать

Билет № 9

2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.

Батырлыкның юл башы

Бу хәл көз ахырында булды. Салкын төннәрнең берсендә ак күл өсте көзге кебек шома боз белән капланган иде.

Иртә белән бу хәбәр яшен тизлеге белән балатарга ишетелде. Алар, кәшәкә таякларын алып, күлгә таба йөгерделәр. Башта яр буендагы бозны аяклары белән типкәләп, аннан таяклары белән суккалап карадылар. Боз ныкмы, яхшы катканмы? Балаларны күтәрерме? Шулай итеп бозны тикшергәч, күл уртасына таба шуып киттеләр. Аларның аяк астында җинелчә генә бот чытырдаган тавыш ишетелде, ләкин шау-гөр килеп шатланучы балалар моңа игътибар итмәделәр.

Барысын да узып, иң алдан Абдуллаларга килгән кунак кызы йөгерә иде. Зәңгәр күзле, тузгыган сары чәчле, сипкелле, малайлардан да кыюрак, җитезрәк бу кыз һәрвакыт беренче булырга ярата. Ул, күл уртасына кадәр кереп, рәхәтләнеп шуа башлады.

Без, бөтен дөньябызны онытып, хоккей уйнаганда, кинәт ачы итеп кычкырган тавыш ишетелде. Бөтенебез тавыш килгән якка борылып карадык. Бозлар арасында,суга бер батып, бер калкып, кунак кызының башы гына күренгәли иде. Бер минуттан, ул инде кычкырмый да башлады.

Без куркудан катып калдык. Кайбер малайлар, кычкырышып, ярга таба йөгерә башладылар, Менә шул вакытта Абдулла, бозга ятып, кулындагы таягын алга сузып, батучы кызга таба шуыша башлады. Кыз малай сузган таякка чытырдап ябышты. Абдулла, әкрен генә артка таба шуып, кызны боз өстенә тартып та чыгарды.

Җиде яшьлек Абдулланың бу батырлыгы безне тан калдырды.

Батырлык... Батырлыкның юл башы бар. Ул балачактан башлана. Ә ахыры юк, ул дәвам итә. Буыннардан буыннарга күчеп, яңа батырлар тудыра.

(И. Шарәповадаи)

Билет № 9

11. Алмашлыкларның төрен һәм тәрҗемәсен күрсәтегез.

а) кем _________ юклык алмашлыгы_________кто-то

б) кемдер __________ билгеләү алмашлыгы _______кто

в) беркем___________ билгесезлек алмашлыгы ____ каҗдый

г) һәркем___________ сорау алмашлыгы__________ никто

Билет № 10

1.Татар язучысы яки шагыйре турында сөйлә.

Татар халкының бөек улы, герой-шагыйрь Муса Җәлил 1906 елның 15 февралендә элеккеге Оренбург губернасы Мостафа авылында туа. Алты яшендә авыл мәктәбенә укырга керә. Гаиләләре белән шәһәргә күчкәч, укуын "Хөсәения" мәдрәсәсендә дәвам итә.

1922 елда Җәлил Казанга килә. "Кызыл Татарстан'' газетасында шигырьләре, мәкаләләре басыла башлый.

Бөек Ватан сугышы башлангач, политруклар курсын тәмамлый һәм 1941 елда фронтка китә. 1942 елда аларнын часте чолганышта кала. Каты яраланган Муса әсирлеккә төшә. Концлагерьдә ул фашистларга каршы көрәшүен дәвам итә. Ул әсирләр арасында татарларны таба, яшерен оешма төзи. Муса Җәлил һәм аның иптәшләре кораллы восстание әзерлиләр. Ләкин бер хыянәтче аларның бу планнарын фашистларга ача.

1944 елның февралендә фашистларның хәрби суды Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен үлем җәзасына хөкем итә. Шул елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә унбер җәлилчене җәзалап үтерәләр.

Төрмәдә утырганда, Җәлил шигырьләр язуын дәвам итә. Бу шигырьләрне ул 2 блокнотка туплый. Шагыйрьнең үлеменнән соң Берлин төрмәсеннән бер блокнотны Габбас Шәрипов исемле тоткын, ә икенчесен бельгияле Андре Тиммерманс алып чыга.

Муса Җәлилгә батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеме, ә "Моабит дәфтәрләре" җыентыгы Ленин премиясе бирелә.

Җәлилнең исемен бөтен дөньяда беләләр. Казандагы Татар дәүләт опера һәм балет академия театры аның исемен йөртә. Башкалабызның үзәгендә аңа һәйкәл куелды. Җәлил яшәгән фатирда шагыйрьнең музее ачылды. Татарстанда Җәлил исемендәге шәһәр бар. Җәлилгә багышлап романнар, поэмалар, опера, җырлар, сынлы сәнгать, драма әсәрләре ижат ителде.

Тема буенча сораулар:

  1. Муса Җәлил ул - кем?

  2. М.Җәлил кайчан һәм кайда туган?

  3. Казанга кайчан килгән?

  4. Шигырьләре кайчан басыла башлый?

  5. Ничәнче елда фронтка киткән?

  6. Ничәнче елда Муса әсирлеккә төшкән?

  7. Муса Җәлилнең әсирлектәге нинди эшчәнлек алып барган?

  8. Аны ничәнче елда җәзалап үтерәләр?

  9. Нинди бүләкләре бар?

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]