
- •Билет № 1
- •1. Гаиләң һәм үзең турында сөйлә.
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 1
- •3. Фразеологизмнарның мәгънәләрен һәм русча эквивалентларын тап.
- •Билет № 2
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 2
- •3. Мәкальләрнең ахырын табып күрсәт.
- •Билет № 3
- •I. Телләр белүнең кирәклеге турында сөйлә.
- •Билет № 3
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 3
- •3. Бирелгән сүзләрне кулланып, югалган песи баласы турында белдерү яз.
- •Билет № 4
- •1.Дустың турында сөйлә.
- •Билет № 4
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 4
- •3.Укытучыңны нинди дә булса бәйрәм белән котлап, открытканы язып бетер.
- •Билет № 5
- •1. Көн режимын турында сөйлә.
- •Билет № 5
- •1.Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 5
- •3.Тиешле репликаларны табып куй.
- •Билет № 6
- •1. Бәйрәмнәр һәм үзеннен яраткан бәйрәмен турында сөйлә.
- •Билет № 6
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 6
- •3. Тиешле кушымчаларны ярдәмендә сыйфатлар ясап языгыз.
- •Билет № 7
- •1. Әдәплелек кагыйдәләре турында сөйлә.
- •Билет № 7
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 7
- •3. Тиешле репликаларны табып яз.
- •Билет № 8
- •1. Кием һәм дөрес киенү турында сөйлә.
- •Билет № 8
- •2.Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 8
- •3. Репликаларны кирәкле тәртиптә урнаштырып, сөйләшү тексты төзе.
- •Билет № 9
- •1. Укытучы һөнәре турында сөйлә.
- •Билет № 9
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 9
- •Билет № 10
- •1.Татар язучысы яки шагыйре турында сөйлә.
- •Билет № 10
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 10
- •3. Тиешле сүзләрне сайлап яз.
- •Билет № 11
- •1. Габдулла Тукай турында сөйлә.
- •Билет № 11
- •2.Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 11
- •3.Парлы исемнәр яса. Телдән тәрҗемә ит.
- •Билет №12
- •1. Ел фасыллары турында сөйлә.
- •Билет №12
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет №12
- •3. Җөмләләрне язып бетер.
- •Билет № 13
- •Билет № 13
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 13
- •3. Фигыльләрне һәм сорауларны кирәкле кушымчалар белән язып
- •Билет № 14
- •1. Татарстанда укучылар өчен ял итү урыннары турында сөйләргә.
- •Билет № 14
- •2.Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 14
- •3.Фигыльләрне һәм сорауларны тиешле кушымчалар белән язып бетер.
- •Билет № 15
- •1. Татарстан Республикасы турында сөйлә.
- •Билет № 15
- •2.Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 15
- •3. Фигыльләрнең юклык формаларын яз.
- •Билет № 16
- •1. Татарстанның башкаласы турында сөйлә.
- •Билет № 16
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 16
- •3. Фигыльләрне татарча язып бетер.
- •Билет № 17
- •1. Яшәгән җирен турында сөйлә.
- •Билет № 17
- •2.Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет № 17
- •3.Кыска җаваплар буенча тиешле сорау җөмләләрне яз.
- •Билет №18
- •1. Табигатьне саклау турында сөйлә.
- •Билет №18
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет №18
- •3. Тиешле сорауларны һәм сүзләрне күрсәт.
- •Билет №19
- •1. Сәламәт булунын әһәмияте һәм сәламәтлекне саклау турында сөйлә.
- •Билет №19
- •2.Текстны сәнгатьле итеп һәм биремне үтә.
- •Билет №19
- •3. Исемнәрнең килешләрен һәм тәрҗемәләрен күрсәт
- •Билет №20
- •1. Компьютернын файдасы һәм зарары турында сөйлә.
- •Билет №20
- •2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
- •Билет №20
- •3.Исемнәрнең килешен, санын, затын билгелә, нинди сорауга җавап биргәнен әйт, аффиксларын күрсәт.
Аңлатма язуы
Имтихан билетлары татар телен « Татарча да яхшы бел» укыту-методик комплекты буенча өйрәнүче 9 нчы класс укучылары өчен төзелде. Имтихан телдән үткәрелә, һәр укучыга әзерләнү өчен уртача 30 минут, җавап бирү өчен 8-10 минут вакыт бирелә. Имтихан өчен гомуми билге өч биремнең суммасыннан уртача чыгарылып куела.
Барлыгы 20 билет тәкъдим ителә, һәр билетта өчәр бирем.
Беренче бирем укучыларның УМК дан алынган темалар буенча сөйли белү күнекмәсен (монологик сөйләм) тикшерүне максат итеп куя. һәр темага сөйләм тексты үрнәге бирелә. Укучылар бу текстларны үзгәртеп кулланырга, үзләре турында мәгълүмат, үз фикерләрен өстәп сөйләргә тиеш. Сөйләм текстлары лексик-грамматик яктан дөрес, логик эзлеклелектә төзелгән булырга тиеш. Җавапларның күләме: «5»ле - 12-15 җөмлә, «4»ле - 10 җөмлә, «3»ле - 7-8 җөмлә.
Икенче биремнең максаты - аутентик характердагы таныш түгел текстны укып аңлау, анда сүз барган проблемага карата фикерне белдерү. Текстлар УМК ның төрле класс дәреслекләрендә үтелгән темаларга туры китереп сайланды. Алар гадиләштерелгән, адаптацияләнгән, таныш грамматик материалга нигезләнеп үзгәртелгән. Төп эчтәлекне аңлау өчен кирәк булган берничә таныш булмаган сүзнең тәрҗемәсен тексттан соң сүзлекчә итеп бирергә мөмкин. Шул сәбәпле, текстларны укыганда сүзлекләрдән файдаланмаска тәкъдим ителә.
Текстны аңлауны, укучыларның тел белү дәрәҗәләренә карап, түбәндәге биремнәр ярдәмендә тикшерергә тәкъдим ителә. Югары дәрәҗә («5»ле): Текстның төп эчтәлеген татарча сөйләргә. Әсәрнең исемен, авторын, анда сүз барган вакыйганың кайда һәм кайчан баруы, текста нинди проблема күтәрелүе, геройларның бу проблемага карашы турында әйтергә, аларга характеристика бирергә. Текстта сүз барган вакыйгалар, проблема, турында фикер белдерергә.
Уртача дәрәҗә («4»ле): Текстны анлауны эчтәлек буенча сораулар биреп тикшерергә.
Түбән дәрәҗә: Текстның эчтәлеген русча сөйләү яки «А» вариантына туры килгән тест биремнәре эшләү (тәкъдим ителгән җавап вариантлары арасыннан дөресен табу).
Текстны укып аңлауны тикшерү биремнәре « Татарча да яхшы бел» УМК сының һәр классы өчен чыгарылган «Контроль тестлар һәм текстлар» җыентыгында бирелгән.
Өченче бирем укучыларның лексик-грамматик һәм гомуми сөйләм эшчәнлеге күнекмәләренең формалашуын, тел материалын белүне тикшерү өчен бирелә.
Билет №1
Гаиләң һәм үзен турында сөйлә.
Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
Биремне үтә.
Билет №2
Мәктәбең турында сөйлә.
Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
Биремне үтә.
Билет № 3
Телләр белүнең кирәклеге турында сөйлә.
Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
Биремне үтә.
Билет № 4
Дустың турында сөйлә.
Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
Биремне үтә.
Билет № 5
Көн режимың турында сөйлә.
Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
Биремне үтә.
Билет № 6
Бәйрәмнәр һәм үзеңнең яраткан бәйрәмең турында сөйлә.
Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
Биремне үтә.
Билет № 7
Әдәплелек турында сөйлә.
Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
Биремне үтә.
Билет № 8
Кием һәм дөрес киенү турында сөйлә.
Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
Биремне үтә.
Билет № 9
Укытучы һөнәре турында сөйлә.
Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
Биремне үтә.
Билет № 10
1 .Татар язучысы яки шагыйре турында сөйлә.
Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
Биремне үтә.
Билет № 11
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай турында сөйлә.
Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
Биремне үтә.
Билет № 12
Ел фасыллары турында сөйлә.
Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
Биремне үтә.
Билет № 13
Юл йөрү кагыйдәләре турында сөйлә.
Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
Биремне үтә.
Билет № 14
Татарстанда балалар өчен ял итү урыннары турында сөйлә.
Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
Биремне үтә.
Билет № 15
Татарстан Республикасы турында сөйлә.
Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
Биремне үтә.
Билет № 16
Татарстанның башкаласы турында сөйлә.
Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
Биремне үтә.
Билет № 17
Үзеннең яшәгән җирең турында сөйлә.
Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
Биремне үтә.
Билет № 18
Табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйлә.
Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
Биремне үтә.
Билет № 19
Сәламәтлекне саклау турында сөйлә.
Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
Биремне үтә.
Билет № 20
Компьютерның файдасы һәм зарары турында сөйлә.
Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы һәм эчтәлеген сөйлә.
Биремне үтә.
Билет № 1
1. Гаиләң һәм үзең турында сөйлә.
Минем исемем - Марина, фамилиям - Петрова. Мин 1995 елның 16 маенда Казан шәһәрендә туганмын. Мин гаиләм турында сөйләргә телим.
Безнең гаиләбез зур һәм тату. Минем әбием, әтием, әнием һәм кечкенә энем бар. Әтиемнең исеме Андрей. Ул милиционер булып эшли. Әниемнең исеме Валентина. Әнием - укытучы. Энемнең исеме Алеша. Аңа биш яшь. Ул балалар бакчасына йөри. Хәрефләр өйрәнә, мәктәпкә барырга әзерләнә. Ә мин Казан шәһәренең ... мәктәбендә 9 нчы А классында укыйм. Безнең мәктәп ике сменада эшли. Безнең классыбыз беренче сменада укый. Дәресләр сәгать сигездә башлана, икегә кадәр дәвам итә. Буш вакытта мин китаплар укырга яратам, музыка мәктәбенә йөрим. Дусларым белән очрашырга, алар белән урамда йөрергә да вакыт табам.
Без ... урамындагы ... катлы йортта, ... бүлмәле фатирда яшибез. Йортыбызның ишегалды бик матур. Анда өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә бөтен уңайлыклар бар. Балалар мәйданчыгында комлык, төрле таганнар ясалган.
Гаиләбез бик тату һәм бик тырыш. Бездә берәү дә, беркайчан да эшсез утырмый. Өйдә һәркемгә дә эш җитә: ашарга пешерергә, савыт-саба юарга, фатирны җыештырырга, кер юарга, кер үтүкләргә һәм башка бик күп эшләр эшләргә кирәк. Без бу эшләрне бүлешеп эшлибез. Әтием, гадәттә, тузан суырта, кирәк булса, паласларны кага, кибеткә йөри. Мин савыт-саба юам, идән себерәм, тузан сөртәм, чүп чыгарам... һәр көн иртән энемне балалар бакчасына алып барам, ә кичен алып кайтам. Әнием гадәтгэ ашарга пешерә. Без гаиләбез белән камыр ашлары яратабыз. Әнием камыр ашларын күбрәк ял көннәрендә пешерә.
Буш вакытларыбызда, бергәләшеп, кроссвордлар, сканвордлар чишәргә, компьютерда интеллектуаль уеннар уйнарга яратабыз. Безнең әтиебез бик белемле, эрудит кеше. Ул күп белә, шуңа күрә без аның белән аралашырга, сөйләшеп утырырга яратабыз. Без белмәгән һәм аңламаган күп нәрсәләрне әти гади һәм кызыклы итеп аңлатып бирә. Кайбер телетаншыруларны һәм кинофильмнарны да бергәләп карыйбыз. Театрларга, концертларга да күп вакытта бергәләп йөрибез. Аннан бергәләшеп фикер ал ышабыз.
Безнең туганнарыбыз күп. Әниемнең туганнары еракта яши, шуңа күрә без азар белән бик еш күрешә алмыйбыз. Ә әтиемнең бертуган абыйсы һәм туганнан туган энесе гаиләләре белән Казанда яшиләр. Алар белән бик еш аралашабыз. Бәйрәмнәрне бергә үткәрәбез.
Мин әниемне дә, әтиемне дә, энемне дә бик яратам. Алар да мине яраталар. Мин аларның сау-сәламәт булуларын телим.
Тема буенча сораулар:
Гаиләң зурмы? Ничә кеше?
Әти-әниең кайда һәм кем булып эшлиләр?
Әбиең, бабаң бармы? Алар сезнең белән яшиләрме?
Башка туганнарыгыз бармы? Алар кайда яшиләр?
Туганнарыгыз белән күрешәсезме, еш аралашасызмы?
Фатирыгыз зурмы? Ул ничә бүлмәле?
Өйдә эш күпме?Ул эшләрне кем эшли?
Гаиләгез дусмы? Бергә булырга яратасызмы?
Гаиләдә буш вакытларыгызны ничек үткәрәсез?
Гаиләңә карата синең мөнәсәбәтең нинди?
Билет № 1