
- •Кошлар һәм читлек
- •Яшелчәләр
- •Майламыйча купмый
- •Мин качам, син тот
- •Чыпчык, чык
- •Буяу сатыш
- •Самовар
- •Гөрләмеш, яки кача-кача
- •Мәкаль әйтеш
- •Ак, димә, кара, димә...
- •Чүлмәк сатыш
- •Почмак алыш
- •Песи белән тычканнар
- •Алырмын, кош!
- •Песием, песием
- •Буш урынлы
- •Казлар-аккошлар
- •Кунаклар
- •Ватык телефон
- •Мияу-мияу, нинди төс?
- •Төсле автомобильләр
- •Утыр-утыр, Мәликә
- •Аю урманында
- •Соры куян юына
- •Нардуган
Алырмын, кош!
Балалар арасыннан «тилгән» һәм «ана кош» сайлап куела. Калган балалар «бәбкәләр» була. Алар «ана кош» артына бербер артлы булып тезеләләр, бер-берсенә ныклап ябышалар.
«Тилгән» «ана кошка » ташлана: «Алырмын, кош!» «Ана кош», кулларын җәеп, балаларын саклый, «тилгән» кайсы якка ташланса, шунда «тилгән»гә каршы чыга: «Бирмәмен, кош!» «Тилгән» иң арттагы баланы тартып ала алса, үз оясына алып китә һәм уенны дәвам иттерә. Уен вакытында балалар чылбырны ычкындырмаска, «ана кош»тан ераклашмаска тырышалар.
Песием, песием
Бер бала икенче балага кул сыртын сузып тора. Икенчесе, аның кул сыртын сыйпый-сыйпый, түбәндәгечә тиз-тиз такмак әйтә:
Песи, песи, пес итәр,
Ана песи сөт эчәр,
Ана песи сөт эчкәндә,
Ата песи күз кысар.
Ал дигәндә алмасаң,
Лап итәр дә шап итәр!
«Лап итәр» дигәндә, сыйпаганы теге баланың кул сыртына шап иттереп суга. Тегесе кулын тартып алып өлгермәсә, отылган була. Отылмаса, тегесе сыйпаучы, монысы сугучы була.
Искәрмә: 2-3 яшьлек балалар да бу уенны яратып уйный.
Буш урынлы
Йөгереклек һәм җитезлекне булдыру өчен булган бу уен җәй көне тышта, кышын киң залларда ир һәм кыз балалар арасында уйнала.
Шобага яки санашу юлы белән берәүне көтүче итәләр дә, калган балалар, бер түгәрәк ясап, бер-берсенең кулларына тотынышып торалар. Көтүче, түгәрәк тышыннан сагалап, түбәндәгечә җырлап йөри:
Саескандай чыйкаклап,
Мин йөримен өй саклап,
Каздай булып кыйгаклап,
Сиңа тиям, син әбәк!
Шулай дип берсенең аркасын а суга да түгәрәк әйләнә йөгерә. Сугылган бала, урыныннан чыгып, аңар каршы яктан
йөгерә. Алдан әйләнеп килеп җиткәне шул буш урынны ала. Урынсыз калганы көтүче була да, уен дәвам иттерелә.
Казлар-аккошлар
Бу уен балаларның сөйләм телен үстерү һәм к, г авазларының дөрес әйтелешен тикшерү, ныгыту максаты белән үткәрелә.
Мәйданчыкның бер башына «казлар өе», икенчесенә «көтүче өе» билгеләп куела. Бу өйләрдән читтәрәк — «бүре өне».
Буш урын — «болын».
— Казлар, казлар!
— Га-га-га!
— Ашыйсыгыз киләме?
— Бик килә шул, бик килә!
— Алай булса кайтыгыз!
— Без бит кайта алмыйбыз,
Тау астында бүре бар,
Ул безне тотып ашар.
— Сезнең бар канатыгыз —
Очып кына кайтыгыз.
«Казлар», канатларын җәеп, болын өстеннән «өйгә» таба «очалар», аларга «бүре» каршы чыга һәм «казлар»ны тотарга тырыша. Тотылган «казлар»ны «бүре» үз өенә алып китә.
Кунаклар
Балала р кулга-кул тотынышып , түгәрәкләнеп басалар. Уртага бер бала чыга. Кырыйдагы балалар түгәрәк буенча әйләнеп җырлыйлар:
Ямьле бәйрәм көн иде,
Чакырдык без кунаклар;
Кунакларны сыйларга,
Салдык майлы коймаклар,
Чыж-пыж итеп коймаклар
Җәелде, әй җәелде. (Кулларын як-якка җәяләр.)
Менә тагын кечкенә
Булып калды, җыелды. (Кысылалар.)
Җыелды, әй җыелды,
Аннан ары кабарды. (Кулларын югары күтәрәләр.)
Кабарды, әй кабарды,
Шиңде, юп-юка калды. (Чүгәлиләр.)
Пеште инде коймаклар,
Сыйландылар кунаклар.
Тордылар, баш иделәр,
Таралдылар, әй шатлар. (Баш ияләр.)
Бииләр, ай-яй шатлар. (Бииләр.)
Тәкыя үрәм
Балалар түгәрәк ясап баса, алып баручы уртада кала.
Алып баручы :
Мин йөримен болында,
Чәчәкләр бик күп монда.
Чәчәкләр җыям,
Тәкыя үрәм.
(Алдан балаларның һәрберсенә чәчәк исеме кушылган була.)
Алып баручы:
Кыңгырау чәчәк, кил әле,
бер елмаеп көл әле,
Кочагыма кер әле.
Кыңгырау чәчәк уртага чыга. Алып баручы белән кыңгырау чәчәк икесе ике якка йөгереп китә, буш урынны алырга тырышалар. Кем урынсыз кала, шул уенны дәвам итә.
Чәчәк чакыру сүзләре:
Зәңгәр чәчәк, күк чәчәк,
Бигрәк тә матур чәчәк,
Тәкыямны матур итәчәк.
Аллы-гөлле миләүшә,
Безнең белән сөйләшә:
— Мине онытып калдырма,
Тәкыя үр,— дип дәшә.
Сары күзле, ак керфекле
Ромашка да бар әле.
Тәкыя бик матур булыр,
Кочагыңа ал әле.
Тузганак, тузганак,
Җил белән шаярып,
Алчы бер тузгалап.
Зәңгәр чәчәк
Балалар, кулга-кул тотынышып , түгәрәк ясыйлар. Бер бала, чигүле кечкенә мендәр тотып, уртага чыгып баса. Балалар түгәрәк буенча җырлап әйләнәләр:
Юл читендә зәңгәр чәчәк
Якты нурлар тарата.
Безнең кызлар һәм малайлар
Зәңгәр чәчәк ярата.
Туктап биеп-җырлап торалар, ә уртадагы бала, мендәр тотып, түгәрәк буенча биеп йөри.
Якын дуслар арасыннан
Берсен сайлап ал әле.
Тезләреңә ипле булыр —
Мендәреңне сал әле.
Мендәр тоткан бала мендәрен бер бала алдына куя һәм, аңа тезләнеп, кулын бирә. Ул бала аның тирәли әйләнә, башкалар кул чабып торалар.
Түбәтәй
Балалар түгәрәкләнеп басалар. Түбәндәге җырны җырлый-җырлы й түбәтәйне бер-берсенә бирәләр . Җы р ахырында түбәтәй кемдә булып кала, шуңа «җәза» бирелә (бии, җырлый, шигырь сөйли, әтәч булып кычкыра һ. б.) Уен шулай дәвам итә.
Түбәтәеңне кигәнсең,
Бик ераклардан килгәнсең,
Төскә матурлыгың белән
Шаккатырыйм,— дигәнсең.
Түп-түп-түбәтәй,
Түбәтәең укалы.
Чиккән матур түбәтәең
Менә кемдә тукталды.
Көн-төн
Балалар түгәрәкләнеп басалар. Уртага берәү чыга. Ул — «ябалак», түгәрәктәгеләр «кошлар» булалар.
Ябалак «төн» дип кычкырса, «кошлар» куллар белән кош очкандагы хәрәкәтләр ясыйлар. Ә «көн» дисә, барысы да катып калалар. Әгәр шул вакыт берәрсе селкенсә, ул уеннан чыгарыла.
Уен, шул рәвешчә, түгәрәктә бер генә «кош» калганчы уйнала. Ул җиңүче була.