Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
тематик план 2 сыйныф татар теле.doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
287.23 Кб
Скачать

Каралды Килешенде Раслыйм

Татар теле һәм әдәбияты Милли мәгариф буенча Тимәш урта гомуми

укытучылары методик директор урынбасары белем бирү мәктәбе

берләшмәсе утырышында ____________Хайрова Р.Ф. директор______ Шарипов Х.Х.

беркетмә №_________ “___” _________2012ел. Боерык №__________

МБ җитәкчесе “____”______________2012ел.

_________Хайрова Р.Ф.

Татарстан Республикасы

Лениногорск муниципаль районы”

муниципаль берәмлеге

Тимәш урта гомуми белем бирү мәктәбе”

бюджеттагы муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе

2011-2012нче уку елына 2 «а» сыйныфы өчен

татар теленнән башлангыч белем бирү буенча

эш программасы.

Төзеде: Ямалтдинова Гүзәл Илдар кызы, башлангыч сыйныф укытучысы

1.Дәреслек: А.Х.Нуриева “Татар теле”. Дүртьеллык башлангыч рус мәкт. 2 нче сыйныфында укучы татар балалары өчен дәреслек. – Казан: Мәгариф, 2003.

2.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (татар балалары өчен) 1-11 сыйныфлар.

Тимәш, 2012ел

Аңлатма язуы.

2012-2013нче уку елына 2 “б” сыйныфының татар балалары өчен эш программасы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2009 нчы номерлы боерыгы белән расланган “Татар теленнән гомуми белем бирүнең вакытлы дәүләт стандарты”на, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим ителгән “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы”на (Ф.Ф. Харисов, Ч.М. Харисова.-Казан : Мәгариф, 2010.) һәм мәктәпнең укыту планы буенча төзелде.

Дәреслек: Татар теле: Дүртьеллык башлангыч рус мәкт. 2 нче с-фында укучы татар балалары өчен д-лек.-Нуриева А.Х.- Казан: Мәгариф, 2003

Татар теле курсының максаты– аңлап һәм дөрес укырга, сөйләргә, грамоталы язарга һәм китап өстендә эшләргә өйрәтү; һәм бурычлары

- хатасыз күчереп язарга,

- сүзләргә фонетик анализ ясарга,

- сүзләрне төзелеше ягыннан тикшерергә,

- сүзләрне сүз төркеме ягыннан тикшерергә өйрәтү.

Программа атнага 3 сәгать исәбеннән тѳзелде һәм елга 102 сәгать тәшкил итә.

Йомгаклау контроль язма эшләрнең сан ягыннан нормасы

Контроль эш төрләре

I яртыеллык

2 яртыеллык

Грамматик биремле диктант

Аңлатмалы диктант

2

1

3

3

Контроль диктант

1

2

Күчереп язу

2

-

Изложение

-

1

Сочинение

-

1

Сүзлек диктантлары

2

2

2 Нче сыйныф укучыларының белем, осталык һәм күнекмәләренә төп таләпләр

2 нче сыйныфны тәмамлаганда, татар алфавитын яттан белү. Укытучы биргән сүзләрне яки сыйныфташларның фамилияләрен алфавит тәртибендә язу.

Калын һәм нечкә сузыкларны аерып, татар телендәге сүзләрнең сингармонизм законына буйсынуын яки буйсынмавын (шәһәр, китап) аңлату.

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны аеру, ъ һәм ь хәрефләре булган сүзләрне дөрес уку һәм язу (кулъяулык, көньяк). Я, ю, е хәрефләрен дөрес язу.

Татар телендә сүз басымын кую, рус сүзләре белән чагыштырып күрсәтү.

Сүз төркемнәреннән исем, фигыль һәм сыйфатларның мәгънәләрен аңлап, җөмлә эченнән табып әйтү. Исемнәрнең берлек һәм күплек сан формаларын аеру, фигыльләрнең юклык һәм заман кушымчаларын билгеләү.

Җөмләнең баш кисәкләрен билгеләү, аларның урнашу тәртибен аңлату. Җөмлә кисәкләре һәм сүз төркемнәре дигән төшенчәләрне аеру.

Өйрәнелә торган сүз төркемнәре кергән мәкаль-әйтемнәрне, табышмакларны ятлау һәм аларны язу.

2 Нче сыйныфта татар теленнән программа эчтәлеге

1 Нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау (10 сәгать)

Сүзләрне иҗекләргә бүлү һәм юлдан-юлга күчерү. Аерым сүзләр һәм сүзтезмәләрне, җөмләләрне дөрес итеп уку һәм язу.

Бирелгән иҗекләрдән сүзләр, сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзеп әйтү һәм язу.

Тәкъдим ителгән җөмләләрне дөрес итеп күчереп язу. Алардагы кем? нәрсә? нинди? кайсы? нишли? сорауларына җавап бирә торган сүзләрне табып әйтү, укучылардан алар белән җөмләләр төзетү.

Баш хәреф белән языла торган сүзләрне кабатлау. Дәресләрдә өйрәнелә торган язучыларның исем-фамилияләрен дөрес язу.