Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Tatarskaya_litra_otvety.docx
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
32.25 Кб
Скачать

Билет № 16

1.Татарстанның югары уку йортлары.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында 20 дән артык дәүләт югары уку йорты бар. 90 нчы елларда Татарстанда күп кенә институтлар университет һәм академия статусын алдылар.Алар арасында Казан Дәүләт авыл хуҗалыгы академисе, Казан дәүләт медицина университеты, татар дәүләт гуманитар- педагогика һәм энергетика университеты һ.б.

Татарстанда дәүләтнеке булмаган уку йортлары да бар.

Югары уку йортларында , гадәттә , өч төрле уку формасы бар: көндезге бүлек, читтән торып уку бүлеге, кичке уку бүлеге. Аларда бюджет хисабына һәм түләүле уку системасы яшәп килә.

Татарстанның төрле шәһәрләрендә дә берничә югары уку йорты эшли. Алар арасында Алабуга дәүләт педагогика университеты, Яр Чаллы педагогика һәм политехника институты, Әлмәт нефть институты һәм башкалар.

Билет №17

1.Каюм Насыйри биографиясе.

Каюм Насыйри- педагог, язучы, галим , татар мәгърифәтчесе.

Ул 1825 нче елда Яшел Үзән районы Югары Шырдан авылында туган. 1841 елда Казанга килгән һәм мәдрәсәдә укыган. Анда ул гарәп һәм фарсы телләрен өйрәнә. Аннары университетта ирекле тыңлаучы булган.

1855 елдан башлап, Каюм Насыйри татар балаларына рус телен укыткан. Дәреслекләр, татар теленең беренче аңлатмалы сүзлеген төзи, русча- татарча, татарча – русча сүзлекләр төзеп бастыра.

Каюм Насыйри- әдәбият, фольклор, филология, педагогика, математика, тарих, география, астрономия буенча китаплар авторы.

Билет № 18

1.Фәнис Яруллин биографиясе.

Фәнис Яруллин 1938 нче елда Татарстанның Баулы районында туган. Сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, “Татнефть” берләшмәсенә эшкә керә. Хәрби хезмәткә алына, Ул турниктан егыла һәм имгәнә, инвалид булып кала.

Читтән торып укып,Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Бөтен тормышын әдәбиятка багышлый. Шигырьләр, хикәяләр, драма әсәрләре яза.

1995 нче елда “Җан авазы” китабы өчен Фәнис Яруллин Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Шулай ук Фәнис Яруллин “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре”дигәм мактаулы исем һәм Халыклар дуслыгы ордены белән бүләкләнә. Ул- 30 дан артык китап авторы.

Билет № 19

1.Харис Якупов биографиясе.

Харис Якупов-Россиянең һәм Татарстанның халык рәссамы, СССР ның Дәүләт премиясе лауреаты .

Харис Якупов1919 елда Казанда туа һәм анда сәнгать училищесын тәмамлый. 300 дән артык картина иҗат иткән .

Рәссамга Почет Билгесе ордены бирелә, ТАССРның һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, РСФСРның һәм СССРның халык рәссамы кебек мактаулы исемнәргә ия була.

Харис Якуповның иң яхшы хезмәтләре Дәүләт Третьяков галериясендә , ТРның Сынлы сәнгать музеенда саклана. Бу рәсемнәрФинляндиядә, Кытайда, Венгриядә, Монголиядә, АКШта һәм башка бик күп күргәзмәләрдә булдылар.

Билет № 20

1.Татарстан Республикасы Конституциясе.

Һәр бәйсез дәүләтнең үз Конституциясе була. Конституция – төп закон ул. Анда гражданнарның хокуклары һәм бурычлары билгеләнгән.

Татарстан Республикасы Конституциясе 1992 нче елның 6 нчы ноябрендә кабул ителде.

Конституциядә әйтелгәнчә, Татарстанда барлык хакимият халык кулында. Җир, су, урман, дәүләт бюджеты акчалары- бөтенесе халык байлыгы.

Татарстанда дәүләт телләре- тигез хокуклы татар һәм рус телләре.

Татарстан Республикасында яшәүле барлык кешеләр Конституцияне һәм законнарны үтәргә бурычлы. Башка милләттә булган гражданнары хөрмәт итәргә, закон тәртибендә салымнар түләргә, хәрби хезмәт үтәргә тиешләр.

Хакимият- власть Салым - налог

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]