
- •Билет № 1
- •Рөстәм Кутуй биографиясе.
- •Билет № 2
- •Габдулла Тукай биографиясе.
- •Билет № 3
- •Билет №7.
- •1.Сара Садыйкова биографиясе.
- •Билет № 4
- •Галискар Камал биографиясе.
- •Билет № 5
- •Билет № 6
- •Әмирхан Еники биографиясе.
- •Билет № 7
- •Сара Садыйкова биографиясе.
- •Билет №8.
- •1.Салих Сәйдәшев биографиясе.
- •Билет №9.
- •1.Роберт Миңнуллин биографиясе.
- •Билет №10 .
- •1.Шәүкәт Галиев биографиясе.
- •Билет №11.
- •1.Бакый Урманче биографиясе.
- •Билет №12.
- •1.Абдулла Алиш биографиясе.
- •Билет №13.
- •1.Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская биографиясе.
- •Билет №14.
- •1.Татар театры тарихы.
- •Билет № 15
- •Билет № 16
- •Билет №17
- •Билет № 18
- •Билет № 19
- •Билет № 20
Билет №10 .
1.Шәүкәт Галиев биографиясе.
Шәүкат Галиев 1928 нче елның 20 нче ноябрендә Татарстанның Апас районы Олы Бакырчы авылында туа. Ул Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Ә рус телендә чыккан “Заяц на зарядке” китабы өчен Халыкара бүләгенә лаек булды.
Шәүкат Галиев-Татарстан Республикасының халык шагыйре.
Шәүкат Галиев-балаларның яраткан шагыйре. Ул балаларның киңәшчесе, дусты, аларны гадел, тырыш, кыю булырга өйрәтә.
Билет №11.
1.Бакый Урманче биографиясе.
Бакый Урманче Татарстанның халык рәссамы, РСФСРның атказанган һәм халык рәссамы. Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.
Ул 1897 елда хәзерге Буа районында туган. Казанда мәдрәсәдә укыган. Авылда укытучы булып эшләгән.
Бакый Урманче Казан сәнгать училищесенда укый. Казанда, Мәскәүдә, Донбасста, Алма-Атада, Ташкентта эшли. Ул рәсем сәнгате, графика, китап иллюстрациясе, театр декорациясе, сынлы сәнгать, архитектура өлкәсендә зур казанышларга ирешә.
Б. Урманче бик күп мәшһүр шәхесләрнең скульптур портретларын иҗат итә: Г.Тукай, К. Насыйри, Муса Җәлил Н. Җиһанов һ.б..
Хәзерге вакытта аның әсәрләре Халыкара күргәзмәләрдә күрсәтелә, шәхси күргәзмәләре оештырыла.
Билет №12.
1.Абдулла Алиш биографиясе.
Абдулла Барый улы Алишев Татарстанның Спас районы Көек авылында 1908 елның 15 сентябрендә туа. Кечкенә чакта ук шигырьләр яза башлый.
1933 елдан Алиш журналист булып эшли башлый. Ул балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, шигырьләр яза.
Бөек Ватан сугышы башлангач, Абдулла Алиш сугышка китә. 1941нче елда әсирлеккә эләгә. Анда ул дусты Муса Җәлил белән очраша. Алар әсирлектә батырларча көрәшәләр.
Билет №13.
1.Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская биографиясе.
Сәхипҗамал Волжская беренче татар хатын – кыз артисты.
Ул 1892 нче елда Казан шәһәрендә туа. Ул тормышта бик күп авырлыклар күрә. Кешеләрдә кара эшләр башкара, әмма гел уку турында хыяллана. Бию мәктәбенә, рус театрына йөри. 14 яшендә сәхнәгә чыга.
“Сәйяр”труппасында уйный. Уфада “Нур”труппасы оеша һәм аны Сәхипҗамал Волжская җитәкли. Бик күп спектакльләрдә төп партияләрне уйный.
Билет №14.
1.Татар театры тарихы.
Беренче татар театры 1906 елда барлыкка килә. Артистлар төркеме “Сәйяр ”дип атала .Алар шәһәрдән шәһәргә йөриләр, спектакльләр куялар.
1922нче елда Казанда Казан татар театры ачыла. 1926 нче елдан театр академия театры дип атала. Бу театрны Камал театры дип йөртәләр, чөнки Галиәскәр Камал театр өчен күп эшләгән, ул беренче пьессалар язган.
Театрда Салих Сәйдәшев спектакльләргә музыка язган.
Хәзерге вакытта Казанда җиде театр эшли.
Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры. Анда ел саен Фёдор Шаляпин һәм Рудольф Нуриев исемендәге халыара фестивальләр уздырыла.
Камал театры.
Кәрим Тинчурин исемен татар драма һәм комедия театры .
Василий Качалов исемендәге Зур рус драма театры .
Башкалабызда тагын Яшь тамашачы театры, Татар яшьләр театры һәм Курчак театры бар.
Билет № 15
1.Татар халык авыз иҗаты үрнәкләре.
Аерым кешеләр тарафыннан иҗат ителеп, телдән- телгә күчеп йөргәндә күмәк иҗат җимешенә әйләнгән әсәрләр җыелмасы- халык авыз иҗаты (фольклор) дип атала. Алар бик борынгы заманнардан барлыкка килгәннәрһәм әдәбиятта киң таралганнар.
Халык авыз иҗатында төрле жанрлар: әкиятләр, җырлар, табышмак, мәзәк, бәет, легенда, риваять, мәкаль-әйтемнәр формалашкан.
Халык авыз иҗаты әсәрләренең киң таралганы- әкиятләр,җырлар, табышмаклар. Әкиятне берәү сөйли, ә икенчеләре тыңлыйлар, табышмакны берәү әйтә, тыңлаучылар җавап таба, ә менә җырны кеше үзе өчен генә дә җырлый ала.