
- •Билет № 1
- •Рөстәм Кутуй биографиясе.
- •Билет № 2
- •Габдулла Тукай биографиясе.
- •Билет № 3
- •Билет №7.
- •1.Сара Садыйкова биографиясе.
- •Билет № 4
- •Галискар Камал биографиясе.
- •Билет № 5
- •Билет № 6
- •Әмирхан Еники биографиясе.
- •Билет № 7
- •Сара Садыйкова биографиясе.
- •Билет №8.
- •1.Салих Сәйдәшев биографиясе.
- •Билет №9.
- •1.Роберт Миңнуллин биографиясе.
- •Билет №10 .
- •1.Шәүкәт Галиев биографиясе.
- •Билет №11.
- •1.Бакый Урманче биографиясе.
- •Билет №12.
- •1.Абдулла Алиш биографиясе.
- •Билет №13.
- •1.Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская биографиясе.
- •Билет №14.
- •1.Татар театры тарихы.
- •Билет № 15
- •Билет № 16
- •Билет №17
- •Билет № 18
- •Билет № 19
- •Билет № 20
Билет № 5
Нәҗип Җиһанов биографиясе.
Нәҗип Җиһанов 1911 елның 15 гыйнварында Уральск шәһәрендә туа. Бик яшьли ятим кала. Балачагы Уральск балалар йортында уза. Нәҗип кечкенәдән үзе пианинода уйнарга өйрәнә. 1927 елда ул Казанга килә, татар сәнгать техникумына укырга керә.
Аннары ул 1931 елда Мәскәү консерваториясе карамагындагы техникумның композиторлар әзерләү бүлегенә укырга керә. Укуны тәмамлагач, Нәҗип Җиһанов кире Казанга кайта.
1938 елда композитор үзенең беренче операсын — «Качкын»ны яза.
1957 елда композиторга СССРның халык артисты исеме бирелә. 1962 елда СССР Композиторлар берлеге сәркатибе итеп билгеләнә. 1981 елда Җиһановка Социалистик Хезмәт герое исеме бирелә.
1945–1988 елларда Нәҗип Җиһанов Казан консерваториясе ректоры булып эшли.
1988 елның 2 июнендә Казанда вафат улла.
Билет № 6
Әмирхан Еники биографиясе.
1909 елның 17 февралендә (яңа стиль белән 2 мартта) Башкортстанның Благовар районы Яңа Каргалы авылында туган. 1925 елның җәендә Казанга килә һәм китап кибетенә курьер булып эшкә урнаша. Бер елдан ул Казан университеты каршындагы рабфакка укырга керә. 1927–1933 еллар арасында Ә. Еники Донбасста – ликбез курсларында укый, 1931–1933 елларда Казанда Хезмәтне фәнни оештыру институтында (ИНОТ) укый. 1941–1945 елларда әдип – Ватан сугышы фронтында хезмәт итә.
1950–1952 елларда Казан авиация техникумында татар теле укыта, 1953 елда ул бөтенләе белән профессиональ язучылык хезмәтенә күчә. 1946 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.
16 февраль 2000дә Казанда вафат улла.
Билет № 7
Сара Садыйкова биографиясе.
Сара Садыйкова 1906нчы елда Казанда приказчик гаиләсендә туа. Балачактан ук Сара җырларга ярата. Музыка коралларында уйнарга да өйрәнә. Сара Садыйкова 16 яшендә Мәскәү консерваториясенә укырга керә.
1920-30нчы елларда ул җырчы буларак таныла. Ул татар операларында төп партияләрне башкара.
Сара Садыйкова бик күп татар шагыйрьләре, артистлары, рәссамнары белән дус була. Татар халкы Сара Садыйкованы “Сары Сандугач” дип атады.
Сара Садыйкова – Татарстанның халык артисткасы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.
Билет №8.
1.Салих Сәйдәшев биографиясе.
Салих Сәйдәшев татар композиторы, дирежёр. Ул 1900 нчы елда Казанда туган. Казан музыка училищесенда һәм Мәскәүдә Татар опера студиясендә укыган. 1922 нче елда Татар драма театрында эшли башлый.
Салих Сәйдәшев 60 (алтмыштан) артык музыкаль әсәр иҗат иткән. Ул язган әсәрләр – татар милли мәдәниятның байлыгы. Халык аның җырларын яратып тыңлый.
Билет №9.
1.Роберт Миңнуллин биографиясе.
Роберт Миңнуллин-балалар шагыйре. Ул 1948 нче елда Башкыртстанда туган. Урта мәктәпне тәмамлачач, Казан дәүләт университетының тарих-филологиясе факультетында укый. Төрле җурнал редакцияләрендә , Татарстан телевидиясендә эшли. Озак еллар “Сабантуй ”газетасының баш мөхәррире (редактор) була.
Бүгенге көндә аның 30 дан артык китабы басылып чыккан.
Р. Миңнуллин – тәҗрибәле журналист, популяр җырлар авторы, танылган дәүләт эшлеклесе.
Ул Татарстанның халык шагыйре. Татарстанның Габдулла Тукай, Муса Җәлил, А.Алиш исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.