
- •Билет № 1
- •Рөстәм Кутуй биографиясе.
- •Билет № 2
- •Габдулла Тукай биографиясе.
- •Билет № 3
- •Билет №7.
- •1.Сара Садыйкова биографиясе.
- •Билет № 4
- •Галискар Камал биографиясе.
- •Билет № 5
- •Билет № 6
- •Әмирхан Еники биографиясе.
- •Билет № 7
- •Сара Садыйкова биографиясе.
- •Билет №8.
- •1.Салих Сәйдәшев биографиясе.
- •Билет №9.
- •1.Роберт Миңнуллин биографиясе.
- •Билет №10 .
- •1.Шәүкәт Галиев биографиясе.
- •Билет №11.
- •1.Бакый Урманче биографиясе.
- •Билет №12.
- •1.Абдулла Алиш биографиясе.
- •Билет №13.
- •1.Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская биографиясе.
- •Билет №14.
- •1.Татар театры тарихы.
- •Билет № 15
- •Билет № 16
- •Билет №17
- •Билет № 18
- •Билет № 19
- •Билет № 20
Билет № 1
Рөстәм Кутуй биографиясе.
Рөстәм Кутуй – язучы һәм тәрҗемәче. 1936 елның 11 ноябрендә Казанда Гадел Кутуй гаиләсендә дөньяга килә. 1960 елда Казан дәүләт университетын тәмамлагач, Татарстан китап нәшриятында эшли. 1964 елдан
«Казан» журналының шигърият бүлегендә җитәкчелек иткән.
Рөстәм Кутуй күп кенә язучыларның әсәрләрен урыс теленә тәрҗемә итә.
2010 елның 7 гыйнварында озакка сузылган каты авырудан соң 74нче яшендә вафат була.
Билет № 2
Габдулла Тукай биографиясе.
Габдулла Тукай 1886 нчы елның 26 апрелендә туган. Габдулла Арча районы Кушлавыч авылында туа. Әнисенең исеме – Мәмдүдә. Әтисенең исеме – Мөхәммәтгариф. Кечкенә Габдулла 4 яшендә әтисез кала. Әтисе үлгәч, әнисе Сасна авылы мулласына кияүгә чыга. 4 яшендә Тукай әнисез дә кала. Тукайны башта Шәрифә әби, аннан соң Зиннәтулла бабасы тәрбияли. Казанда ике елга якын яши. 9 яшенә кадәр Кырлайда Сәгъди абзыйда яши. Аны Уральск шәһәренә алып китәләр. Анда ул мәдрәсәдә һәм рус мәктәбендә укый. Ул бик тырыш укучы була, шуңа күрә бик яхшы укый. Тукай төрек, фарсы, гарәп телен дә яхшы белә. 1906нчы елда Казанга кайта. Казанда “Болгар” номерларында яши. Ул төрле газеталарда һәм журналларда эшли. Бик күп шигырьләр һәм әкиятләр язган.
1913 елда вафат була.
Билет № 3
Муса Җәлил биографиясе.
Муса Җәлил 1906нчы елның 15 нче февралендә Оренбург өлкәсе Мостафа авылында туган. Мусаның әтисе – Мостафа. Әнисенең исеме – Рәхимә. Муса Җәлил 5 яшендә абыйсы белән мәктәпкә китә. Мәктәптә бик тырышып укый. 9 яшендә беренче шигырен яза. Ул “Кызыл Татарстан” газетасында басыла. Муса Җәлил русча да бик яхшы белгән.. Казанның опера һәм балет театры Муса Җәлил исемен йөртә.
Бөек Ватан сугышы башлангач Муса үзе теләп фронтка китә. Волхов фронтында каты яралана һәм пленга эләгә. Германия концлагерьларында утыра. Анда яшерен оешма төзи. Төрмәдә дә шигырьләр яза. “Маобит дәфтәрләре” туган илгә кайта. 1944 елның 25нче августында Муса Җәлилне фашистлар гильотинада җәзалап үтерәләр.
Билет №7.
1.Сара Садыйкова биографиясе.
Сара Садыйкова – күренекле татар композиторы һәм бырчысы. Ул – Татарстанның халык артисткасы, Г.Тукай премиясе лауреаты.
Сара Садыйкова 1906 нчы елда Казанда туа. Ул Мәскәү консерваториясендә укый. Татар опера һәм балет театырында эшли. “Сания” һәм “Эшче” операларында төп партияләрне башкара. Күп санлы җырлар җырлый. Аның җырларын халык яратып тыңлый.
Билет № 4
Галискар Камал биографиясе.
Галиәсгар Камал 1879 елның 6 гыйнварында Казанда туа. Балачагы бабалары тәрбиясендә уздыра. Алты яшькә җиткәч, шунда мәктәпкә йөри башлый, аннары,. 1893-1900 елларда «Мөхәммәдия»дә укый, бер бу вакытта өч класслы урысча мәктәптә башлангыч белем ала.
Мәдрәсәдә укыган елларында Г.Камал әдәбият һәм театр сәнгате белән кызыксына башлый: урыс театрында барган спектакльләргә яратып йөри, сәхнә өчен язылган китапларны мавыгып укый . 1905 елның 29 октябрендә Казанда беренче татар газетасы «Казан мөхбире» чыга. Галиәсгар бу газетада иң күп катнашучыларның берсе була. 1906 елның 5 маенда Казанда беренче рәсми ачык спектакль уйнала. Галиәсгар Камал оста тәрҗемәче дә. Николай Гоголь, Александр Островский, Максим Горький, Мольер һәм башкаларның әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә.
Галиәсгар Камал 1933 елның 16 июнендә вафат була.