- •Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр...............................................12
- •Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр..........................................15-16
- •Аңлатма язуы
- •Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре
- •Әдәбият предметының структурасы
- •Укыту предметының төп эчтәлеге
- •Әдәбият тарихы
- •Борынгы, урта гасырлар татар әдәбияты
- •Хiх йөз әдәбияты
- •Хх гасыр татар әдәбияты
- •Төп әдәби-тарихи мәгълүматлар
- •Төп әдәби-теоретик төшенчәләр
- •Әдәби әсәрләрне танып-белү буенча төп эшчәнлек төрләре:
- •Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:
- •Борынгы, Урта гасыр һәм хiх йөз әдәбияты.
- •Хх йөз татар әдәбияты
- •Әдәби-теоретик төшенчәләр
- •Әдәби әсәрләрне танып-белү буенча төп эшчәнлек төрләре:
- •Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:
- •Укытуны материаль-техник һәм мәгълүмати яктан тәэмин итү
- •Рус мәктәбендә укучы татар балаларына әдәбияттан тәкъдим ителә торган әсәрләр минимумы
- •5 Сыйныф (13 әсәр)
- •6 Сыйныф (13 әсәр)
- •7 Сыйныф (14 әсәр)
- •8 Сыйныф (15)
- •9 Сыйныф (15 әсәр)
- •Гомуми урта (тулы) белем бирү мәктәбе
- •10 Сыйныф (18 әсәр)
- •11 Сыйныф (18 әсәр)
Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре
Урта һәм югары сыйныфларда татар әдәбиятын укытуның гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләр:
укучыда әдәбиятны мөстәкыйль укып, аңларлык күнекмәләр булдыру;
татар сүз сәнгатен рус һәм дөнья әдәбияты фонында кабул итәргә өйрәтү;
татар әдәби теле нормаларын саклап язу һәм сөйләү күнекмәләре булдыру;
кирәкле мәгүлүмат һәм белемнәрне төрле чыганакладан табу, алардан мөстәкыйль рәвештә кулланырга өйрәтү.
Урта һәм югары сыйныфларда татар әдәбиятын укытуның предмет нәтиҗәләре түбәндәгеләр:
Танып-белү өлкәсендә:
татар әдәби текстны кабул итәргә һәм аңларга, иҗат ителгән чор белән тарихи-мәдәни бәйләнешләрен һәм аңа салынган мәңгелек кыйммәтләрне күзалларга өйрәтү;
укыган әдәби әсәрнең эчтәлеген, темасын, проблемасын, идеясен беркадәр билгели, геройларын бәяли алуына ирешү;
классик әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлларына кагылышлы төп фактларны белүенә ирешү;
татар әдәбияты текстларын рус әдәбияты әсәрләре белән гомумкешелек кыйммәтләренә мөнәсәбәттә чагыштыру күнекмәләре формалаштыру;
бәяләү өлкәсендә:
татар әдәбиятына хас рухи-әхлакый кыйммәтләрне, әдәби-эстетик үзенчәлекләрне аңларга өйрәтү;
мәдәниятара бәйләнешләрне саклау, укучының башка милләтләр мәдәнияте һәм әдәбиятыннан мәгълүматлы, башка халыкларның сүз сәнгатенә хөрмәтле мөнәсәбәттә, толерант булуына ирешү;
баланың үзаңын үстерү, ватанны яратырга өйрәтү, горурлык һәм гражданлык хисләре тәрбияләү;
татар әдәбияты үрнәкләренә үз мөнәсәбәтеңне булдыру күнекмәсен формалаштыру.
коммуникатив яктан:
татар әдәбияты әсәрләрен аңлап укый һәм кабул итә алуга ирешү;
әдәби әсәрдәге вакыйгаларны һәм геройларны чагыштыру, әсәрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку, өйрәнелгән әсәргә бәйле телдән һәм язмача фикерләрне белдерергә өйрәтү;
аерым автор, аның әсәре, гомумән әдәбият турында кирәкле мәгълүматны белешмә әдәбият, вакытлы матбугат, Интернет чаралары аша эзләү күнекмәсе булдыру;
укучының мөстәкыйль, иҗади фикерләвен активлаштыру;
әдәби әсәрләр һәм ирекле темалар буенча татар телендә иҗади эшләр башкарырга өйрәтү.
эстетик яктан:
әдәби әсәрнең эстетик кыйммәтен һәм милли үзенчәлекләрен тою хисе формалаштыру;
баланың әдәби текстны эстетик бөтенлекле, шул ук вакытта әдәби һәм тел-сурәтләү алымнарының, образлылыкның үзенчәлекләрен һәм әһәмиятен аңлап бәяли белүенә ирешү;
рус һәм татар телендәге әдәби әсәрләрне чагыштырып бәяләргә, әхлакый идеалларның охшаш һәм аермалы якларын билгеләргә өйрәтү.
Әдәбият предметының структурасы
Татар әдәбияты предметын укыту ике этапка бүленә:
I этап – урта сыйныфлар (V- IX сыйныф);
II этап – югары сыйныфлар (X-XI сыйныф).
Уку предметы буларак татар әдәбиятының эчтәлеген күпгасырлык әдәби мирасның иң яхшы әсәрләрен уку һәм өйрәнү тәшкил итә. Аларны кабул итү, анализлау тарихи һәм теоретик белемнәргә, шулай ук уку-укыту эшчәнлегендә кулланыла торган эш төрләренә, алым-чараларга, формаларга нигезләнә.
Уку-укыту процессында өйрәнү өчен әдәби әсәрләрне сайлап алуда төп таләп (критерий) булып аларның сәнгати кыйммәте, гуманистик эчтәлеге, укучы шәхесенә уңай йогынты ясавы, аның үсеш бурычлары һәм яшь үзенчәлекләренә туры килүе, татар милләтенә хас күркәм сыйфатларны чагылдыруы, шулай ук мәдәни-тарихи традицияләргә һәм белем бирү тәҗрибәсенә нигезләнүе тора.
Тәкъдим ителә торган материал укучыларның кабул итү эшчәнлеге һәм татар әдәбиятының үсеш-үзгәреш этапларына бәйле рәвештә бүлеп бирелә. Укучыларның белем һәм яшь үзенчәлекләренә бәйле түбән сыйныфларда кечерәк күләмле әсәрләр өйрәнелсә, гомуми төп белем бирүнең соңгы этабында зуррак күләмле әсәрләрнең һәм татар әдәби процесс үзенчәлекләре белән беркадәр бәйләнештә бирелүе әдәби материалның катлаулана баруына китерә.
Укучыларның рус телендә белем бирүче мәктәптә укулары түбәндәге үзенчәлекләргә китерә: а) зур күләмле әсәрләрне кыскартып бирү; б) татар халкының милли үзенчәлекләре, традицияләре, гореф-гадәтләре киңрәк урын алган, милләтнең рухи-мәдәни асылы тулырак чагылган әсәрләрне анализлау; в)татар һәм рус әдәбиятларын (аерым әсәрләрен) чагыштырып өйрәнү.
Өлкән сыйныфлардагы әдәбият курсына әдәби әсәрләрне сайлап алуда төп таләпләр булып аларның сәнгати кыйммәте, гуманистик эчтәлеге, укучы шәхесенә уңай йогынты ясавы, аның үсеш бурычларына һәм яшь үзенчәлекләренә туры килүе, милли рух белән сугарылуы, шулай ук мәдәни-тарихи традицияләргә һәм белем бирү тәҗрибәсенә нигезләнүе тора.
Тәкъдим ителә торган әдәби әсәрләр укучыларның гомуми төп белемнәренә нигезләнеп урнаштырыла. Өлкән сыйныфлардагы әдәбият курсы татар сүз сәнгатенең үсешен беркадәр күзаллауга һәм татар әдәбиятының классик әдәбиятта сәнгати, гомумкешелек кыйммәтләрен тулырак аңлауга юнәлтелә. Күрсәтелгән язучылар һәм әсәрләр исемлеген программа авторлары, тирәнтен өйрәнү максатыннан чыгып, киңәйтә ала.
Зур күләмле әсәрләрне кыскартып бирү, татар халкының милли үзенчәлекләре, традицияләре, гореф-гадәтләре киңрәк урын алган, милләтнең рухи-мәдәни асылы тулырак чагылган әсәрләрне анализлау; татар һәм рус әдәбиятларын чагыштырып өйрәнү рус телендә белем бирүче мәктәп үзенчәлекләрен исәпкә алып тәкъдим ителде.
