
- •Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр...............................................12
- •Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр..........................................15-16
- •Аңлатма язуы
- •Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре
- •Әдәбият предметының структурасы
- •Укыту предметының төп эчтәлеге
- •Әдәбият тарихы
- •Борынгы, урта гасырлар татар әдәбияты
- •Хiх йөз әдәбияты
- •Хх гасыр татар әдәбияты
- •Төп әдәби-тарихи мәгълүматлар
- •Төп әдәби-теоретик төшенчәләр
- •Әдәби әсәрләрне танып-белү буенча төп эшчәнлек төрләре:
- •Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:
- •Борынгы, Урта гасыр һәм хiх йөз әдәбияты.
- •Хх йөз татар әдәбияты
- •Әдәби-теоретик төшенчәләр
- •Әдәби әсәрләрне танып-белү буенча төп эшчәнлек төрләре:
- •Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:
- •Укытуны материаль-техник һәм мәгълүмати яктан тәэмин итү
- •Рус мәктәбендә укучы татар балаларына әдәбияттан тәкъдим ителә торган әсәрләр минимумы
- •5 Сыйныф (13 әсәр)
- •6 Сыйныф (13 әсәр)
- •7 Сыйныф (14 әсәр)
- •8 Сыйныф (15)
- •9 Сыйныф (15 әсәр)
- •Гомуми урта (тулы) белем бирү мәктәбе
- •10 Сыйныф (18 әсәр)
- •11 Сыйныф (18 әсәр)
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ
Рус телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләренең татар сыйныфлары (V-XI сыйныфлар) өчен
татар әдәбиятыннан төп программа
Төзүче-авторлары: Ф. Х. Җәүһәрова
Казан
2013
Эчтәлек
Аңлатма язуы.............................................................................................3-4
Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре..............................................5-6
Әдәбият предметының структурасы.........................................................7-8
Укыту предметының төп эчтәлеге..............................................................
V- IX сыйныф.............................................................................................9-12.
Әдәбият тарихы.........................................................................................9-10
Төп әдәби-теоретик төшенчәләр..................................................................11
Әдәби әсәрләрне танып-белү буенча төп эшчәнлек төрләре.....................11
Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр...............................................12
Х- ХI сыйныф................................................................................................13.
Әдәбият тарихы.........................................................................................13-14
Әдәби-теоретик төшенчәләр........................................................................14
Әдәби әсәрләрне танып-белү буенча төп эшчәнлек төрләре.................14-15
Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр..........................................15-16
Укытуны материаль-техник һәм мәгълүмати яктан тәэмин итү...............17
КУШЫМТА. Рус мәктәбендә укучы татар балаларына әдәбияттан тәкъдим ителә торган әсәрләр минимумы.......................................................................18-21
Аңлатма язуы
Урта сыйныфларда әдәбиятны өйрәнү түбәндәге максатларны алга куя:
татар әдәбияты текстларын форма һәм эчтәлек берлегендә аңлап кабул итү; төп әдәби-тарихи мәгълүматлардан, әдәби барышны тәэмин итүче төп әдипләр иҗаты турында хәбәрдәр булу һәм гомум әдәби-теоретик төшенчәләрне татар әдәбиятына мөнәсәбәтле куллана белү.
татар әдәбияты тарихының төп фактларына нигезләнеп, әдәби әсәрне уку һәм анализлау күнекмәләре формалаштыру; әсәрләрдәге конкрет-тарихи һәм гомумкешелек эчтәлекне күрә белү; телдән һәм язма чыгышларда әдәби тел байлыгыннан дөрес файдалану күнекмәләре булдыру.
әдәби текстны эмоциональ кабул итүне, образлы һәм аналитик фикерләүне, иҗади күзаллауны; китап укучы культурасын һәм автор позициясен аңлауны; сәнгать төрләре белән берлектә әдәбиятның сүз сәнгате буларак үзенчәлеге турында карашны; матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку ихтыяҗы булдыру; укучыларның телдән һәм язма сөйләмнәрен үстерү.
татар әдәбияты, мәдәнияте белән кызыксыну, дөньяга гуманлы караш, татар халкының мәдәни кыйммәтләренә хөрмәт булдыру, ягъни рухи дөньясы бай һәм башка мәдәниятләрне хөрмәт белән кабул итүче шәхес тәрбияләү.
Югары сыйныфларда әдәбият укытуның төп максатларын исә түбәндәгеләр тәшкил итә:
татар әдәбияты текстларын форма һәм эчтәлек берлегендә аңлап кабул итү; төп әдәби-тарихи мәгълүматларны һәм әдәби-теоретик төшенчәләрне белү; әдәби-тарихи процесс турында гомуми караш булдыру.
укучыларда татар әдәбияты үзенчәлекләре турындагы карашларны, әдәби текстны кабул итү, автор позициясен аңлау, әдәби процессның тарихи һәм эстетик нигезләренә төшенү, образлы һәм аналитик фикерләү культурасын, эстетик һәм иҗади сәләтне, кызыксынуны үстерү.
әдәби тел нормаларын саклап телдән һәм язма сөйләмнәрен үстерү.
Гомум әдәби-теоретик белемнәр нигезендә татар әдәбияты әсәрләренең тарихи-әдәби җирлеген аңлау һәм сәнгати кыйммәтен билгели белү; төрле типтагы язма эшләр башкару; кирәкле мәгълүматларны (татар телле Интернет челтәре аша, белешмә сүзлекләрдән, энөиклопедияләрдән) табу, системалаштыру һәм файдалану күнекмәләре булдыру;
татар әдәбияты әсәрләрендә чагылыш тапкан гомуму кешелек идеалларын рус әдәбияты әсәрләре белән үзара бәйләнештә аңлау һәм әдәби-сәнгати фикерләүдәге уртак һәм татар милләтенә хас үзенчәлекләрне күререгә өйрәтү.
тиз үзгәрүчән заман шартларында файдалы җитештерүчән хезмәткә яраклы, үз-үзен танып белергә һәм һәрдаим камилләшергә әзер, гуманлы, рухи дөньясы бай шәхес тәрбияләү; гуманлылык карашлары, гражданлык тойгысы, патриотизм хисләре, татар әдәбияты һәм мәдәни кыйммәтләренә кызыксыну һәм хөрмәт булдыру.