Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
БИЛЕТ әдәбият.doc
Скачиваний:
3
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
92.16 Кб
Скачать

Билет №17.

1.Татар рәссамнарының берсе турында сөйлә.

3.Текстны сәнгатьле итеп укы һәм эчтәлеген сөйлә.

Кеше куңеле корыч (сталь) булса, ялгызлык (одиночество) корыч булып ябышырга әзер. Фәниярнең курыккан дошманы -ялгызлык. Бер караганда үзе ялгыз калмас өчен, башка кеше тормышын бозу эгоистлык кебек. Ләкин Илсөя дә Фәниярне яратса, нигә ике яратышкан йөрәк (два влюбленных сердца) аерым сызарга тиеш? (почему должны мучаться поодиночке?) Мәхәббәтнең бик тылсымлы көче бар (есть волшебная сила): ул һәркемне тигезли. Картларны яшәртә, ямьсезне матурлый, көчсезне көчләтә. Яраткан кешең синең күзеңә иң яшь, иң таза һәм иң матур булып күренә. Күңелне аннан да яхшы кеше юклыгына ышандырасың, һичнинди кимлек тоймыйсың.

Фәнис Яруллин

БИЛЕТ №18.

  1. Спорт белән шөгыльләнү турында сөйлә.

  2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм 1нче абзацны тәрҗемә ит.

Тоз.

Һәр азыкта тоз бар. Тоссыз берни эшләп булмый. Ул бернәрсә белән дә алыштырып булмый торган продукт. Табиблар кеше организмында тоз булмаса, матдәләр алмашы (обмен веществ) бозыла диләр.Тоссыз кеше һәлак була (погибает).

Бәхеткә каршы, табигатьтә тоз бик күп. Сүз аш тозы № С1 турында бара. Донбасста, Казахстанда, Уралда тоз чыгаралар (добывают соль). Тозны җир астыннан гына түгел, ә күлләрдән дә чыгаралар.

Машиналар суны күлләрдән суырып алалар да парга әйләндерәләр. Ак, чиста тоз утырып кала (соль выпадает в осадок). Тозны Эльтон һәм Баскунчак күлләреннән шулай алалар.

Химия фәне буенча без беләбез: тозлар күп төрле була. Минераль һәм органик тозлар кеше организмына бик кирәк, ләкин алар бик аз булырга тиеш. Шулай ук бик күп минераль тозлар -ашламалар (удобрения). Алар үсемлекләр өчен кирәк. Мәсәлән: азотлы ашламалар үсемлекләрне үстерә. Калийлы (К) һәм фосфорлы (Р) ашламалар үсемлекләргә чәчәк атканда һәм җимеш биргәндә кирәк.

Билет №19.

  1. Дусларың белән аралашу турында сөйлә.

  2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм эчтәлеген сөйлә.

Бүген Олегның кәефе юк, чөнки математикадан тагын икеле алды. Нигә дисезме ? Ул кичә өй эшен эшләмәде. Башта ул дуслары белән бик озак урамда уйнады. Аннан соң Олег телевизордан кызыклы фильм карады. Фильм беткәч, аның ашыйсы килде. Олег ашап утырганда, аңа дусты Марат шылты­ратты. Алар бик озак телефоннан сөйләштеләр, чөнки күптән күрешмәгәннәр иде. Сөйләшеп бетергәндә, кичке сәгать ун иде. Әле рус теленнән күнегү эшлисе, татар теленнән шигырь ятлыйсы бар, шуңа күрә математикага вакыт калмады.

Инде ничә кабат Олег өй эшен вакытында эшләргә уйлады, ләкин көн саен ул сүзендә тора алмады. Тиздән чирек азагы, математикадан ничәле чыгар? Контроль эштән дә өчле генә булды. Чиреккә өчле чыкса, әтисе Олегны походка җибәрми. Ә Олегның походка бик барасы килә.

Иртәгә менә тагын мөстәкыйль эш...

Билет № 20.

  1. Җәйге һәм кышкы ялың турында сөйлә.

  2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм эчтәлеген сөйлә.

Шәһәребездә матур бәйрәмнәр күп була. Һәр көз мәктәптә Өлкәннәр көне үткәрәбез, чөнки безнең шәһәрдә олы яшьтәге кешеләр күп. Алар бу бәйрәмне яраталар, аны ел буе көтәләр.

Без быел да бәйрәмгә тырышып әзерләндек. Бу көнне мәктәпкә кунаклар килде. Без аларны каршы алдык, мәктәбебезне күрсәттек. Безнең мәктәбебез – шәһәрдә иң матур мәктәпләрнең берсе, ул кунакларга да бик ошады. Мәктәп директоры башта кунакларны ашханәгә чакырды. Өстәлләрдә тәмле ризыклар һәм кайнар чәй иде.

Аннан соң без өлкәннәргә концерт куйдык: биедек, җырладык. Кукнаклар бәйрәм өчен укытучыларга, мәктәп директорына һәм безгә рәхмәт әйттеләр. Әби-бабайлар мәктәптән шат күңел белән кайтып киттеләр.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]