
Билет №14.
1. Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлы турында сөйлә.
Текстны сәнгатьле итеп укы һәм 1нче абзацны сөйлә.
Россия Федерациясендә 35 милли парк булса, «Түбән Кама» Милли паркы - республикабызда берәү генә. Парк Татарстанның көнчыгышында урнашкан һәм 27 мең гектар мәйдан били ( его площадь составляет 27 тысяч гектаров). Парк территориясенә Алабуга, Тукай, Кама районнары керә. Бер дистә ел элек утыртылган (посаженные 10 лет назад)агач һәм куакларны хәзер танырлык та түгел. Биредә (здесь) нинди генә кошлар, хайваннар һәм җәнлекләр юк! Исемнәре Кызыл китапка кертелгәннәре дә күп.
Милли парк янәшәсендә яшәүче кешеләр анда ял итәргә яраталар. Әйе, алабугалы һәм чаллылыларның ял итәр җирләре, сокланыр урыннары бар. Тик менә шушы матурлыкны саклаучылар да шулай ук күп дип мактана алмыйбыз (не можем похвастаться тем, что много защитников этой красоты). Табигатькә ял итәргә чыккан кешеләрнең күбесе агачларны сындыра башлый. Ярый әле бу байлыкны саклаучылар, күзәтеп торучылар бар (охранники, наблюдатели). Болар - «Түбән Кама» Милли паркы урман хуҗалыгы хезмәткәрләре (это работники лесного хозяйства), экология, санитария күзәтчелеге (экологическая и санитарная служба), балалар, гомумән, табигатьне яратучы кешеләр.
Нәкъ менә алар, көчләрен, вакытларын жәлләмичә, әйләнә-тирә мохитне саклыйлар. Ләкин, даими аңлату эшләре алып баручы парк хезмәткәрләренең тырышлыгына карамастан, табигатьне юк итүчеләр кимеми. Гүзәл табигать безгә матурлык бирүче генә түгел, сәламәтлекне кайгыртучы да . Табигать -безнең уртак байлыгыбыз, аны бергәләп саклыйк!
Билет № 15
Сәламәт тормыш нигезләре турында сөйлә.
Текстны сәнгатьле итеп укы, өченче абзацны тәрҗемә ит.
Татарстанда егерме шәһәр бар. Болар: Казан, Чаллы, Алабуга, Түбән Кама, Әлмәт һәм башкалар.
Мин Түбән Кама шәһәрендә яшим.Безнең күршебез – Алабуга. Ул Кама буена бик матур урынга урнашкан. Аның янында искиткеч матур урманнар үсә. Алабуга – борынгы шәһәр. Биредә атаклы рәссам И.И.Шишкин туган. Аның картиналарын бөтен дөнья белә. Хәзер ул яшәгән йортта Шишкин музее эшли. Бирегә Россиянең төрле почмакларыннан да, чит илләрдән дә туристлар киләләр. Бу шәһәрдә танылган шагыйрә М.Цветаева, данлыклы Дурова яшәгән. Туристлар аларның каберләренә чәчәкләр куярга киләләр.
Татарстанның иң зур шәһәре – Казан. Ул – Татарстанның башкаласы. Ул мең еллыгын билгеләде. Казанның истәлекле урыннары – Кремль, Сөембикә манарасы, Мәрҗәни мәчете, күп төрле музейлар.
Билет №16.
Татар композиторларының берсе турында сөйлә.
Текстны сәнгатьле итеп укы, сораулар уйла.
Хәзер нинди генә компьютерлар юк! Соңгы вакытларда кибетләрдә бик кечкенә компьютерларны күрергә мөмкин. Аларны «персональ кесә компьютерлары » дип йөртәләр.
Алар бик җиңел, 100-200 грамм, ләкин бөтен эшләрне дә башкаралар. Кирәк булса, рәсем ясыйсың, җыр тыңлыйсың, фильм карыйсың, текст язасың, уеннар уйныйсың, Интернетка керәсең. Димәк, бу бик уңайлы әйбер.
Ләкин мондый компьютер бик кечкенә, шуңа күрә анда уен, җыр компакт-дискын куярга мөмкин түгел. Чөнки ул үзе дә компакт-диск кебек зурлыкта бит. Шуңа күрә кесә компьютерын гади персональ компютерга тоташтыралар.
Кесә компьютерының сенсор экраны «тычкан» белән клавиатураны алыштыра. Дисплей буенча йөрергә махсус каләм (стилус) бар. Экранда башта электрон клавиатураны, аннан соң кирәкле тәрәзәне ачасың һәм үзең теләгән эшне эшли аласың.
Кесә компьютерлары арзан түгел, бәяләре гади компьютерларныкы кебек.
Кесәдә - компьютер!
Бу, минемчә, бик кызык!