Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
БИЛЕТ әдәбият.doc
Скачиваний:
5
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
92.16 Кб
Скачать

Билет № 5.

  1. Яраткан ел фасылың турында сөйлә.

  2. Текстны сәнгатьле итеп укы, кыскача эчтәлеген сөйлә.

Балачакта кемнең генә тизрәк үсәсе килми икән? Зурларча киенергә, йөрергә тырышасың. Кайбер балалар олыларның гадәтләрен үзләренә күчерәләр. Ләкин гадәтләрнең начарлары да була. Шуларның берсе - тәмәке тарту. Тәмәке төтенендә көчле агу - никотин бар. Яшь организмга тәмәке төтене бик начар тәэсир итә. Яшь үсмерләрнең хәтере начарлана, акыл һәм физик үсеше тоткарлана. Димәк, зурларга охшарга тырышкан яшь үсмер, киресенчә, үсеш ягыннан артка кала.

Сәламәтлек - кешенең иң зур байлыгы. Озак һәм бәхетле яшисең килсә - тәмәке тартма!

Вакытлы матбугаттан

Билет № 6.

  1. Яраткан бәйрәмең турында сөйлә.

  2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм сораулар төзе.

Түбән Кама

Мин Түбән Кама шәһәрендә яшим. Безнең шәһәр миңа бик ошый. Түбән Кама зур, матур, заманча шәһәр. Минемчә, ул яшьләр шәһәре дә. Шәһәребез матур Чулман елгасы буенда урнашкан. Түбән Кама шәһәре күпмилләтле шәһәр: татарлар, руслар, марилар, чувашлар, грузиннар, әрмәннәр, украиннар һәм башка халыклар дус яшиләр һәм эшлиләр.

Шәһәребездә берничә завод бар.”Шиналар” заводында автомобиль шиналары ясыйлар, ”Химия” заводында төрле чималлар, “Танеко” да нефтьне чистарталар. Шәһәрдә төрле мәктәпләр, балалар бакчалары, кием тегү фабрикалары, бик күп заманча кибетләр, югары һәм махсус (специальные учебные заведения) урта уку йортлары бар. Аның урамнары киң һәм чиста. Безнең шәһәр бигрәк тә җәй көне матур була. Урамнарда төрле матур чәчәкләр утырталар.

Түбән Камада танылган шагыйрьләр, язучылар, җырчылар һәм композиторлар яши.

БИЛЕТ № 7.

  1. Үзең белгән шигырьне яттан сөйлә (расскажи наизусть стихотворение).

  2. Текстны сәнгатьле итеп укы, хикәяләп сөйлә.

Хәлим кызык сөйләшә.

Соңгы вакытларда Хәлим Бөтенләй дә үзгәрде. Каян табып бетерәдер Кызык-кызык сүзләрне?

«Алмадан җилләр искән»,-ди, Ягъни кемдер ашаган. Кемдер нидер аңламаса: «Шөрепләре бушаган...»

«Тегермән яхшы тарта»,-ди, Алмаз бик күп ашаса. «Берәр этлек көт тә тор»,-ди, Илдар җилкә кашыса.

Кемдер әкрен генә йөрсә: «һи... аяк өсте йоклый»! Хәлим шундый кызык малай: Телләре телгә йокмый...

Галимҗан Гыйльманов

Билет № 8.

  1. Яраткан һөнәрең турында сөйлә.

  2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм 4нче абзацны сөйлә.

Муса Маликовның әти-әнисе – профессиональ җырчылар. Муса да кечкенәдән, алар кебек, җырчы һәм музыкант булырга тели. Ләкин моның өчен теләк кенә җитми, зур тырышлык һәм белем кирәк. Инде ике-өч яшеннән Муса сәхнәдә җырлый башлый, гармунда уйный, музыка мәктәбенә укырга керә. Ул теләгенә ирешә: Мәскәүдә «Утренняя звезда» конкурсында катнашып , Гран-при ала. Германия, Эстония, Төркиядә үткән фестивальләрдә зур уңыш белән чыгыш ясый.

Хәзер Муса, Казан дәүләт педагогика институтының музыка факультетын тәмамлап, Германиянең Франкфурт шәһәрендә музыка академиясендә укый. Көн саен, иртәнге җидедә торып, академияга бара. Анда төрле музыка коралларында уйнарга өйрәнә. Ә төп инструменты – саксафон. Өйгә төнлә генә кайта.

Муса кечкенә генә бүлмәдә яши. Бөтен эшне дә үзе эшли : ашарга да үзе пешерә, киемнәрен дә үзе юа, үтүкли. Казанны, әти-әнисен, энесен бик сагына. Ул гаиләсенә хатлар яза, телефоннан еш шылтыратып, хәлләрен белә. Муса классик музыка буенча белем ала. Буш вакытында җырлар да яза.

БИЛЕТ № 9.

  1. Татарстан Республикасы турында сөйлә.

  2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм эчтәлеген сөйлә.

Алтын көз.

Ямьле җылы җәйдән соң көз килә.

Көз, бигрәк тә алтын көз, матур була. Табигать кызыл, сары төстәге күлмәкләрен кия. Урманда гөмбә вакыты җитә. «Әбиләр чуагы» вакытында көннәр аяз, җылы һәм кояшлы була. Әкрен генә алтын сары яфраклар һавада әйләнеп, җиргә төшәләр.

Көз көне вак яңгырлар ява, салкынча җил исә башлый. Кошлар җылы якларга очып китәләр.

Бакчаларда көзге эшләр башлана. Түтәлләрдән (с грядок) мул уңышны (обильный урожай) җыярга кирәк : эре суганнар, тәмле кишерләр, кыярлар, сап-сары шалканнар өлгергән. Алмагачларда алмалар кызарган. Уңышны җыйгач, җирне казырга кирәк. Кайбер кешеләр көздән үк карлыган, чия үсентеләре (саженцы смородины и вишни) утырталар.

Колхоз кырларында да эш гөрли (кипит работа). Мул уңышны җыярга өлкәннәр дә, укучылар да булышалар.

БИЛЕТ № 10.

  1. Татарстанның башкаласы Казан турында сөйлә.

  2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм тәрҗемә ит.

Яз.

Матур, кояшлы яз килде. Язын табигать уяна башлый. Кояш ныграк җылыта. Түбәләрдән тамчылар тама. Урамнарда кар эри, юллар карала, гөрләвекләр ага. Табигать яшелләнә, чөнки агачлар яфрак яра башлыйлар. Елгада бозлар ага. Җылы яктан күчмә кошлар кайта. Иң беренче кара каргалар кайта. Язын кошлар матур сайрыйлар, оя ясыйлар, бала чыгаралар (выводят птенцов). Алар кешеләргә зур файда китерәләр: зарарлы бөҗәкләрне ашыйлар.

Балалар урамда уйныйлар, гөрләвектә көймә җибәрәләр (пускают кораблики по ручейкам). Тиздән матур, җылы җәй җитәр.

БИЛЕТ №11.

  1. Татар телен өйрәнү турында сөйлә.

  2. Текстны сәнгатьле итеп укы, эчтәлеген сөйлә.

«Айгөл» ансамбле.

Чаллыда бөтен республикага танылган «Айгөл» балалар ансамбле бар. Ансамбльдә матур кызлар чыгыш ясыйлар. Алар татарча, русча, төрекчә җырлыйлар, бик оста бииләр. Ансамбльнең җитәкчесе - Алия Хафизуллина. Ул үзе дә мәдәният институтын тәмамлаган. Бу күркәм ханым ( эта очаровательная женщина) кызларны матур һәм дөрес җырларга, сәхнәдә үз-үзләрен тотарга өйрәтә. Ансамбль кызлары бик дус, алар еш чыгыш ясыйлар (часто выступают с концертами). 1998 елда ансамбль кызлары Төркиягә бардылар. Чаллыда, Казанда аларның җырлары еш яңгырыйлар (часто звучат). Кызларның җырларын балалар да, өлкәннәр дә бик яратып тыңлыйлар.

БИЛЕТ № 12.

  1. Яраткан язучың турында сөйлә.

  2. Текстны сәнгатьле итеп укы, 1нче өлешкә сораулар куй.

  1. Мәрфуга апаның матур тавышы миңа бүген шундый ямьсез, шундый начар булып ишетелде, мин эчемнән генә аны да үчекләдем(неслышно, про себя, стал ее дразнить). Болай үчекләп кенә ачуым басылмады (злость не утихла). «Аның күзләре дә зур түгел, кеп-кечкенә генә; тешләре дә матур түгел, кап-кара гына, бик ямьсез; көлүе дә гел дә матур түгел, әбиләр шикелле генә»,-дип уйладым. Ул көн, көне буе гына түгел, хәтта кич буе да минем күңелемдә Мәрфуга апага ачу сакланды.

  2. Үсәр өчен, артка түгел, алга карарга кирәк. Яшәү өчен, пыскып түгел, дөрләп янарга кирәк.

(Сәйфи Кудаш)

3. И туган тел, һәрвакытта ярдәмең белән синең Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.

(Габдулла Тукай)

пыскып - тлеть

дөрләп - гореть сильным пламенем

ачу сакланды - злость сохранялась, не проходила

БИЛЕТ №13.

  1. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай турында сөйлә.

  2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм үз фикереңне әйт.

Кеше әйбере.

Укучылар дәфтәрләренә яза башладылар. Шул вакытта Рәсимнең күзе алгы партада утыручы Илһам кулындагы ручкага төште (взгляд упал на ручку Ильхама). Бик матур ручка иде ул: үзе алтынсу төстә, тәрәзәдән төшкән кояш нурында балкып тора. Рәсим, күзен дә алмыйча, ручкага карап торды. Өй эшен язарга да онытты, звонокны да ишетмәде.

-Их, минем дә шундый ручкам булса,- дип кызыкты ул.

Тәнәфескә чыккач та, башка дәресләрдә утырганда да, Рәсимнең башында гел шул ручка гына булды. Дәресләр тәмамлангач, Илһам, ашыкмыйча гына, сумкасына китап-дәфтәрләрне тутыра башлады. Шул вакыт Рәсим парталар арасыннан ышкылып узды (протиснулся между партами), сиздермичә генә , юл уңаена теге матур ручканы эләктереп тә алды һәм кесәсенә салып куйды.

(Р.Гыйззәтуллин буенча)

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]