Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
БИЛЕТ әдәбият.doc
Скачиваний:
3
Добавлен:
01.05.2025
Размер:
92.16 Кб
Скачать

БИЛЕТ № 1

  1. Үзең һәм гаиләң турында сөйлә.

  2. Текстны сәнгатьле итеп укы, эчтәлеге буенча сораулар төзеп әйт.

Табигать һәм кеше.

Кеше тормышы табигать белән тыгыз бәйләнгән. Табигать безгә азык, кием, торыр урын бирә (жилье). Җирдән без файдалы казылмалар (полезные ископаемые) алабыз, кырларда иген үстерәбез. Урман безгә агач, тиреләр (шкуры и меха), җиләкләр, гөмбәләр бирә. Димәк (значит), кеше тормыш өчен кирәкле бар нәрсәне табигатьтән ала. Шуңа күрә табигатьне сакларга кирәк. Табигатьне саклау - һәр кешенең изге бурычы.

Табигать безнең тормышыбызны бизи. Күпме шатлык китерә ул безгә! Кошлар сайрый, чишмәләр ага, урман шаулый... Киң басуларда игеннәр үсә, елгалар ага, зәңгәр күлләр ялтырап ята (сверкают голубые озера).

Әмма табигать байлыклары чиксез түгел (но природные богатства не безграничны). Кеше ул байлыкларның кадерен белергә, аннан акыллы файдалана белергә тиеш.

Табигатьне саклау турында дәүләт законы бар. Туган җирнең табигатен саклау, табигый байлыклардан дөрес файдалану һәр кеше өчен мәҗбүри .

Билет № 2.

  1. Якын дусларың турында сөйлә.

2. Текстны сәнгатьле итеп укы, беренче абзацны тәрҗемә ит.

Дару үләннәре.

Безнең республикабызда зур урманнар, киң болыннар, матур аланнар күп. Болында да, аланда да, урманда да дару үләннәре үсә. Алар ярдәмендә кешеләр төрле авыруларны дәвалыйлар. Безнең республикада нинди дару үләннәре үсә соң?

Бака яфрагы ашказаны өчен бик яхшы дару.

Үги ана яфрагы - ютәл (кашель) даруы, су буйларында үсә. Ютәл вакытында чәй итеп эчәләр.

Хуш исле ландыштан йөрәк даруы ясыйлар.

Мәтрүшкә, гөлҗимеш чәчәкләреннән хуш исле май ясыйлар. Мондый майларны парфюмериядә кулланалар.

Шомырт чәчәкләре күз һәм үпкә авыруларын дәвалый.

Болыннарда кузгалаклар бик күп үсә. Алар тешләрне ныгыта.

Барлык кешеләр өчен дә дару үләннәренең файдасы зур, ләкин аларны белеп кулланырга гына кирәк.

БИЛЕТ № 3.

  1. Яраткан шөгылең турында сөйлә.

  2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм соңгы абзацны тәрҗемә ит.

Исәнләшү.

Исәнләшү - сүз башлау өчен ачкыч ул. Әмма кемгә ничек эндәшергә? (к кому как обратиться?)

Кайбер халыкларда Син һәм Сез проблемасы, гомумән, юк. Мәсәлән, инглизләр Син сүзен кулланмыйлар. Алар Син дип аллага гына эндәшәләр (так обращаются только к богу). Сөйләмдә Сез кулланыла (при разговоре используется форма ВЫ). Французларда Сез - эндәшүнең төп формасы (основная форма обращения).

Татарлар әти-әнигә Сез дип эндәшмиләр. Әмма бу һич тә ата-ананы хөрмәт итмәү дигән сүз түгел.

Русларда ата-анага Сез дип эндәшү шактый таралган (широко распространено).

Бик якын кешегә Син дип эндәшәләр. Бу бер-береңә ышану һәм якынлык дәрәжәсен белдерә. Кайберәүләр Сездән Сингә бик тиз күчәләр. Бу - тәрбиясезлек (невежливо).

Озак еллар бергә эшләгән хезмәттәшләр (коллеги) бер-берсенә (друг-другу) Син дип эндәшергә мөмкин. Ләкин рәсми урында сөйләшкәндә, дустың бик якын булса да, аңа Сез дип эндәшергә кирәк.

Яшьләр үзләре өлкәннәргә: «Сез миңа Син дип эндәшегез»,-дип әйтә алалар. Ләкин яшь кешеләр олы кешеләргә Сез дип эндәшергә тиешләр.

Гомумән, кешенең ничек сөйләшүе аның тәрбиясенә, культурасына, холкына бәйле (связано с воспитанием, культурой, поведением).

БИЛЕТ №4.

  1. Мәктәбең, яраткан фәннәрең турында сөйлә.

  2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм 3нче абзацны тәрҗемә ит.

Сабантуй.

Татар халкының иң матур милли бәйрәме - Сабантуй.

Сабантуй табигатьнең иң матур җирендә : я елга буенда, я урман кырыенда, я тигез болында үткәрелә. Бу бәйрәмдә картлар да, яшьләр дә, балалар да катнаша.

Сабантуйга алдан әзерләнәләр. Башта егетләр, кызлар Сабантуйга бүләк җыялар. Алар белән гармунчы да була. Бүләк җыючыларны һәр өйдә көтәләр. Хуҗалар матур сөлгеләр, яулыклар, ашъяулыклар бирәләр. Бүләк җыючылар рәхмәт әйтәләр, бииләр, җырлыйлар.

Сабантуйда төрле милли уеннар: көрәш, ат чабышы, йөгерү, сикерү, күзне бәйләп чүлмәк вату, баганага менү, бүрәнәдә капчык белән сугышу, капчык киеп йөгерү һәм башка бик күп уеннар оештырыла.

Сәхнәдә танылган артистлар чыгыш ясый, мәйданда атаклы спортчылар ярыша. Сабантуйда һәркемгә күңелле.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]