Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
101_Uilar - копия.doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
06.01.2020
Размер:
597.5 Кб
Скачать

Туган тел

Туган тел дип әйтүгә, Г. Тукай язган шигырь юллары искә төшә:

И туган тел, и матур тел,

Әткәм, әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем

Син туган тел аркылы.

Минем туган татар телем чынлап та бик матур. Ул минем өчен әткәм-әнкәм кебек үк якын. Туган телен югалткан милләтнең киләчәге юк дип уйлыйм мин. Үз телен яхшы белгән кеше генә милләте белән горурлана, аның кадерен белә.

Мин Свердловск шәһәрендә тудым. Ул вакытта минем әти-әнием анда эшләгәннәр. Мин рус мәктәбендә укыдым.

Күптән түгел без Казанга әйләнеп кайттык. Без гаиләдә гел татарча сөйләшәбез, чөнки барыбыз да татар балалары. Свердловскида вакытта татарча өйдә генә сөйләшеп була иде. Казанга кайткач, мин урамда да, транспортта да татарча сөйләшеп йөргән кешеләрне күреп шатландым. Күңелем рәхәтләнеп китте. Ничектер алар миңа бик якын булып, туган кебек тоелдылар. Ә мәктәптә татар теле дөресләре буласын белгәч, мин бигрәк тә сөендем. Татар телен өйрәнү безгә рус һәм инглиз телләрен өйрәнергә һич тә комачауламый. Авылга кайткач, әбием, башымны сыйпап: "Бәбкәм, беркайчан да үз телеңне онытма, туган телеңне балаларыңа да өйрәтерсең!" − ди. Мин, әлбәттә, гомер буе үземнең туган телемне саклармын!

Туган телемне яратам

Минемчә, туган телне яратуны шагыйребез Г. Тукай тулысынча аңлатып биргән. "Туган тел" шигыре кешене тормышының бөтен чорларына алып кайта. Сиңа гомер бүләк иткән әти-әниеңнең теле аша, син дөньяны таныгансың. Башка телләр үзләренчә матур булса да, үз телеңнең яңгырашы ук бүтән. Ул сиңа үгет-нәсыйхәт булып та, иркәләп-сөеп тә ишетелә. Туган телең аша җирдәге, кешедәге матурлык бөтен тулылыгы белән аңлашыла. Җырларыбызга моңлылык хас булган кебек, телебезгә дә моңлылык хас. Ә моң кешенең йөрәгендә, күңел түрендә туа. Моңлы халык начар була алмый. Моң ул − халык рухының ышанычлы сакчысы. Шуны онытмасак, телебез һәрвакыт моңлы, ягымлы, аһәңле булыр.

Туган тел һәр кеше өчен кадерле һәм газиз була. Ә безнең өчен татар теле кадерле һәм газиз, чөнки без − татар балалары. Татарча безнең телебез ачылган, без татарча бишек көйләре, әкиятләр тыңлап үскәнбез. Шуның өчен дә ул безгә бик якын. Ана телем − туган телем!

Татар теле − татар халкы өчен уртак милли тел. Бу телдә дөньядагы дистә миллионга якын татар халкы үзара аңлаша, аралаша. Туган телен кадерләгән халык кына кадерле, абруйлы, дәрәҗәле халык була!

Дуслык теле

Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә алыштырмый торган "әти", "әни", "әби", "бабай" сүзләрен туган телдә әйтәбез.

Безнең телебез − татар теле. Шуңа күрә без үз телебездә сөйләшәбез, белем алабыз. Шәһәрдә яшәгәч, кайбер балалар үз телләрендә сөйләшә белмиләр. Чөнки әти-әниләре алар белән үз туган телләрендә аралашмый.

Мин дә, сеңлем дә − шәһәр кызлары. Безнең туган телебез − татар теле. Әти-әниебез безнең белән һәрчак татарча гына сөйләшәләр. Шуңа күрә без татар телен бик яратабыз һәм әйбәт беләбез. Ә безнең якын күршебез һәм дустыбыз Света − рус кызы. Ул рус гаиләсендә туган. Без кечкенәдән үк бергә уйнап үстек. Бер үк бакчага йөрдек. Көн саен бер-беребезнең өенә дә кереп уйный идек. Шул аралашу нәтиҗәсендә, без рус телен өйрәндек, ә Света татар телен яхшы белә башлады. Аның әти-әнисе бездән Света белән татарча сөйләшүебезне үтенә иделәр. Әнә шулай уйный-уйный, без, мәктәпкә кергәнче үк, ике телне дә яхшы гына үзләштердек. Светага татар теле ошый. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә ул гел югары билгеләр генә ала. Аңламаганнарын бездән сорый. Төрле сыйныфларда укысак та, без аңа бик теләп булышабыз. Светаның "бабуля"сы да, оныгына татар теле өйрәткәнебез өчен, безгә рәхмәт укый, тәмле пироглар белән сыйлый.

Бер-беребезнең телләрен белгәч, безнең дуслык та ныграк. Әти-әниләребез дә үзара дуслаштылар, кунакка йөрешәләр. Алар да бер-берсен хөрмәт итеп яшиләр. Нәкъ Тукай әйткәнчә:

Рус белән тормыш кичердек сайрашып,

Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып.

("Олуг юбилей мөнәсәбәте илә халык өмидләре")