Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
101_Uilar - копия.doc
Скачиваний:
6
Добавлен:
01.04.2025
Размер:
597.5 Кб
Скачать

Китап − тормыш дәреслеге

Кемдер китапны "тормыш дәреслеге" дип атаган. Чыннан да шулай бит! Үзебезнең тормыш һәм дөнья турындагы иң дөрес мәгълүматны нәкъ менә китап бирә. Кеше бөтен нәрсәне дә үзе генә аңлый алмый. Китаплар булмаса, кеше мең ел яшәсә дә, бөтен белемне, табигатьнең барлык кануннарын, күп гасырлар дәвамында ясалган бөтен ачышларны белә дә, өйрәнә дә алмас иде. Бу белемнәр һәм ачышлар өчен кешелек никадәр ялгышлар ясаган, күпләгән корбаннар да бирергә туры килгән. Моны без шулай ук китаплар аша беләбез.

Китаплар кешелек тарихында ясалган ялгышларның бүген кабатлануыннан да саклыйлар. Бу максаттан дәреслекләр, белешмәләр, энциклопедияләр генә түгел, ә әдәби китаплар да зур роль уйный. Әдәби әсәрләр дә яшәү дәреслекләре булып торалар. Алар безне башка кешеләр белән дөрес аралашырга, яхшылыктан явызлыкны аерырга өйрәтәләр, кешенең эчке дөньясын аңларга ярдәм итәләр, безнең хисләребезне арттыралар. Шулай ук техник белемнәр белән дә баеталар, үзебезнең мөмкинлекләребезне белергә, үзебезне генә түгел, якыннарыбызны да, чит кешеләрне дә аңларга булышалар.

Без әле яңа җирләр дә ачмадык, велосипед та уйлап тапмадык. Боларны безгә кадәр үк эшләгәннәр инде. Ә бу турыда без шулай ук китаплардан укып белә алабыз. Моның белән без күпме вакытыбызны янга калдырабыз, никадәр ялгышлыклар эшләми калабыз! Китапны уйлап тапкан, аларны күчереп яза башлаган, аннан соң төрле ысуллар ярдәмендә бастыра башлаган кешеләргә зур рәхмәт! Аларның хезмәтләре нәтиҗәсендә, без хәзер китап укып рәхәтләнәбез, кешелекнең бик тә зур һәм бәяләп бетермәслек булган тәҗрибәсен өйрәнәбез.

Безнең гаиләдә китап

Безнең өйдә китаплар бик күп. Аларны әти-әнием студент вакыттан бирле җыйганнар. Хәзер инде аларга апам белән минем дә китапларым елдан-ел өстәлеп бара. Китаплар белән безнең бер зур шкаф тулган.

Әтием китапларны билгеле бер тәртиптә урнаштырган. Әдәби әсәрләр китап шкафының аерым киштәләренә тезелгән. Бер киштәсендә татар язучыларының китаплары, икенче киштәсендә рус һәм чит ил язучыларыныкылар куелган. Ә аерым бер киштәне татар халкы, тел һәм әдәбият тарихына караган хезмәтләр алып тора. Аның белән янәшә − әтиемнең китаплары. Анда төрле техник белешмәләр, йорт һәм ремонт эшләре буенча китаплар һәм тарихи китаплар (әтием − тарихчы) урын алган.

Әнием бик еш куллана торган китапларның да үз урыннары бар. Болар − аш-су пешерү, варенье-консервлар ясау турында, гөлләр-чәчәкләр үстерергә, тегәргә, чигәргә һәм бәйләргә өйрәтүче китаплар.

Апамның һәм минем китапларыбыз да аерым-аерым киштәләрдә саклана. Болар инде төрле сүзлекләр, классик язучыларның мәктәптә өйрәнелә торган әсәрләре, дәреслекләр, компьютер программалары буенча берничә төрле белешмә, балалар өчен китаплар. Апам рәсем сәнгате белән кызыксына, шунлыктан аның киштәсендә төрле рәссамнарның һәм сынчыларның альбомнары да бар.

Ә газета һәм журналлар китап шкафының аскы өлешен тулысынча яулап алганнар. Без аларның кайберләрен ел саен мәктәпкә макулатурага тапшырабыз, тик алар бер дә кимеми, гел артып кына бара шикелле.

Әлбәттә инде, һәрберебезнең яраткан китаплары бар. Әти төрле белешмәләрне, фатирда ремонт ясау буенча китапларны еш файдалана. Әдәби китапларны да укый. Әни аш-су пешерү, йорт эшләре буенча булган китапларны күп куллана. Ул китапларда аш-су пешерү буенча рецептлар, кер юу, тегү, кием чистарту буенча файдалы киңәшләр бик күп. Мин яхшы һәм тиз итеп компьютерда эшләргә өйрәнмәкче булам, шунлыктан төрле программаларны аңлаткан китапларны еш файдаланам.

Өйдә китаплар күп булу, ягъни шәхси китапханә булу бик җайлы. Ниндидер мәгълүмат кирәк булганда, тиз генә карап аласың, укырга кирәкле әдәби әсәр дә кул астында гына, эзләп йөрисе юк. Өйдә шундый зур китапханә булдырганнары һәм китапны яратырга өйрәткәннәре өчен, мин әти-әниемә бик тә рәхмәтле. Алла боерса, үземнең балаларымны да китапны яратырга өйрәтермен.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]