Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
101_Uilar - копия.doc
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.04.2025
Размер:
597.5 Кб
Скачать

Яраткан песием

Әти, песи алыйк әле!

Һәммәбез карар иде.

Әгәр дә песи булмаса,

Мәче дә ярар иде.

Роберт Мщнуллин.

Кечкенәдән үк хыялым песи алу иде. Ниһаять, ул хыялым тормышка ашты. Кыш башында без песи баласы алып кайттык. Мин дә, апам да бик шатландык. Песигә Йомшаккай дип исем куштык.

Песиебез − ап-ак, матур йонлы, озын койрыклы, зәңгәр күзле. Ул шундый матур, минем аны гел кулымда гына йөртәсем килеп тора иде. Без песине беренче көннән үк бик яхшы итеп тәрбияли башладык. Кибеткә барып, песиләр өчен кирәкле бөтен әйберләрне алып кайттык, үзе теләгән җирдә урын әзерләдек. Тик ул, күп тә үтмәде, авырып китте. Әти Йомшаккайны биш көн рәттән хайваннар табибына, уколлар ясарга алып йөрде. Әти белән мин дә йөрдем. Шуннан соң песиебезнең авырганы юк. Ул авырганда, миңа да бик авыр булды. Ул инде хәзер үсеп килә, тиздән бер яшь була. Хәзер Йомшаккай бик тә уйнарга ярата.

Иртән, беренче булып, ул әтиебезне эшкә озатып кала. Аннан соң шаярып безне уята башлый. Без мәктәпкә киткәнче, ул гел "мыр-мыр" килеп аяк астында бөтерелә. Утырсам, тезләремә менеп утыра. Уйный башлагач, кайбер вакытларда онытылып китеп, тешләп яки тырнап та ала. Мәктәптән мин аны бик сагынып кайтам. Аңа ашарга, эчәргә бирәм. Йомшаккай балыкны бигрәк тә яратып ашый. Балык яки балык консервасы белән берәр нәрсә бирсәң, ул мыраулый-мыраулый, бик тәмләп ашый.

Йомшаккай безнең бик шаян, бик уйнарга яратучан песи булды. Ул, ашаганнан соң, бераз ял итеп ала да, уйнарга тотына. Сәгатьләр буе, бертуктаусыз уйнарга мөмкин ул. Кайбер вакытта аның белән уйный-уйный мин дә арып бетәм.

Мин Йомшаккаемны бик яратам. Матур песи булганы өчен дә яратам. Акыллы песи булганы өчен дә яратам. Мине яратканы өчен дә яратам. Мин аны ямьсез, усал песи булса да яратыр идем, мөгаен. Чөнки без аның белән бик дус. Ә дустыңны, әлбәттә иңде, яратасың бит.

Безнең Мырау

Безнең Мырау исемле песиебез бар. Ул дәү әти белән дәү әни өендә яши. Дәү әти аны авылдан алып килгән иде. Бик матур, йоп-йомшак, иркә, сөйкемле песи. Йоннары аксыл көрән төстә.

Дәү әтием алып кайтканда, ул йодрык кадәрле генә булган. Ул дәү әбиемнең алъяпкыч кесәсендә генә үскән. Кесәгә кереп утыра да, бөтен өй эчен, кешеләрне күзәтә, аннан соң йоклап китә икән.

Мыравыбыз хәзер инде зур үсте: аңа ике яшь булды. Аның кызык гадәтләре бар. Дәү әниебезгә берәр кунак килеп, сумкасын идәндә калдырса, Мыравыбыз, кеше күрмәгәндә, сумка эченә кереп тә китә, нәрсәләр барлыгын тикшереп тә чыга. Аннары кунак алдына менеп утыра да, мырлый-мырлый аңа нәрсәдер сөйли башлый.

Песиебез дәү әнине бик тә ярата. Дәү әни ятып торса, бер дә аның яныннан китми. Шунысы гаҗәп, ул дәү әниемнең кай җире авыртканын бик тиз сизеп ала, шул урынга килеп ята. Дәү әни: "Җылыткыч куйган шикелле була", − ди. Әгәр әбием йөзтүбән ятса, песиебез аның аркасын дүрт аягын дүрт якка җәеп ятып җылыта.

Мырауның ит ашыйсы килсә, дәү әниемнең аягын алгы ике тәпие белән кочаклап ала да суыткыч янына этә. Янәсе "шунда ит бар, миңа ит алып бир!" Мырау әле тагын йомырка да ашарга бик ярата.

Аның тагын бер гадәте − көне буе йоклый да, төннәрен өйдән чыгып китә. Нәкъ табышмактагы кебек:

Нинди аучы коралсыз

Җәнлек аулый төн буе,

Аннан, мыегын селкетеп,

Йоклап ята көн буе?

Безнең Мырау инде бу! Ул мактанчыграк та әле. Тоткан тычканнарын, без күрсен диптер инде, ишегалды уртасына тезеп куя.

Мин песиләр турында шигырьләр, хикәяләр укырга яратам. Шагыйрь Хәкимҗан Халиковның "Курыкканга куш" шигырен сезгә дә сөйлим әле.

Төн. Бүлмә тын. Берзаман

Әй кычкыра Минҗамал:

− Әни, ут яндыр, зинһар!

Коткар! Коточкыч җен бар!

Очкын күзле, мыеклы,

Үзе кара, койрыклы!

Ә мин песиләрдән курыкмыйм. Аларны яратам, иркәлим, уйнатам, ашатам. Йомшак йомгак кебек тәгәрәп-тәгәрәп уйный безнең чибәр Мыравыбыз. Аннан да акыллы, аннан да матур, аннан да йомшак песи дөньяда юктыр.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]