Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
101_Uilar - копия.doc
Скачиваний:
2
Добавлен:
01.04.2025
Размер:
597.5 Кб
Скачать

Дустыма хат

Казан, 15 нче март, 2008 ел.

Исәнме, Галия. Сиңа дустың Әлфия хат яза. Синең хатыңны алдым, бик зур рәхмәт. Менә хәзер сиңа җавап хаты язарга булдым.

Син миннән ниләр эшлисең, хәлләрең ничек дип сорыйсың. Минем хәлләр әйбәт. Яхшы билгеләренә генә укыйм. Беләсең бит инде, математиканы гына яратып бетермим. Шунлыктан начар билгеләр дә эләккәли. Дәресләрдән соң инглиз теле өйрәнергә йөрим.

Бер яңалыгым бар. Соңгы вакытта мин яратып рәсем ясый башладым. Күбрәк хайваннарны ясарга өйрәнәм. Кибеттән рәсем ясарга өйрәтә торган бер китап алган идем, менә шуннан соң тотындым инде. Бер рәсемемне сиңа да җибәрәм. Ошармы икән инде ул сиңа, хатыңда язып җибәрерсең.

Тагын бер яңалыгым бар. Мин Асылъяр иҗаты белән кызыксына башладым бит әле. Аның "Евровидение" конкурсына сайлау концертында татарча җыр белән чыгыш ясавы да сокландырды мине. Хәзер менә фоторәсемнәрен, газета-журналлардагы аның турында язылган мәкаләләрне җыя башладым. Җырларын да туплап барам. Бик кызыклы шөгыль икән ул.

Менә шуның белән бөтен яңалыклар да язылып бетте бугай. Сау бул! Синнән хат көтеп калам. Дустың Әлфия.

Йорт хайваны тоту − җаваплы эш

Күпчелек бала өендә нинди дә булса йорт хайваны тоту турында хыяллана. Кемнәрдер эт яки песи, кайберәүләр тутый кош, кенәри, хәтта кара карга тоталар. Ташбака, күсе, диңгез дуңгызы асраган балалар да бар. Йорт хайваны тәрбияләү, әлбәттә инде, бик яхшы һәм мактауга лаеклы эш.

Әмма һәрбер йорт хайванының тере җан иясе икәнлеген онытмаска кирәк. Ул ашарга да, йокларга да, уйнарга да тиеш. Ул авыруларны да, шатлыкларны да сизә. Шуңа күрә аны яратырга, иркәләргә, аның өчен үзеңне һәрчак җаваплы тоярга кирәк.

Мин дә тере җан иясенең хуҗасы: минем Акбай исемле этем бар. Акбай − Көнчыгыш Европа овчаркасы. Ул бик тә матур. Барлык овчаркалар кебек үк, Акбай да бик акыллы эт һәм өйрәтүләрне тиз үзләштерә.

Акбайның үз характеры бар. Ул мине мәктәптән каршыларга ярата, минем битләремне ялый. Урамда без аның белән уйныйбыз: узыша-узыша чабышабыз, мин таяк ыргытам, ул аны кире алып килә, шаярып сугышабыз да.

Акбай күп әмерләрне белә һәм бик теләп башкара. Дөрес, "Ярамый!" дигән әмерне бик үк өнәп бетерми. Тик бу әмерне үтәү бик мөһим. Аны белмәсә, мәсәлән, урамдагы бөтен нәрсәне кабып карый башлар иде. "Алып кил!" дигән команданы бик тә ярата.

Акбайны безнең гаилә генә түгел, күршеләр һәм дуслар да бик ярата. Бөтен кеше яратса да, аның өчен иң җаваплы кеше − мин һәм аның бәхете тулысыңча миңа бәйләнгән. Әгәр дә мин Акбаемны ашатырга онытсам, бу инде чүп чиләген түгеп керергә оныту гына түгел, ә яраткан хайваным ачлыктан тилмерәчәк дигән сүз. Әгәр дә ул авырып китеп, мин аны вакытында дәвалый алмасам, ул үлеп тә китәргә мөмкин бит. Димәк, йорт хайваны тоту бик җаваплы һәм җитди эш икән. Әгәр дә без агуларны онытмасак, урамнарда һәм чүплекләрдә хуҗалары ташлап киткән яки куып чыгарган этләр һәм мәчеләр дә булмас иде.

Миңа эт нигә кирәк?

Миңа бик тә эт кирәк. Ни өчен дисезме? Хәзер әйтеп бирәм.

Беренчедән, эт − кешенең иң якын һәм тугры дусты. Ул беркайчан да дустына, хуҗасына хыянәт итми, аны сатмый, алдамый. Юкка гына "Эт − кешенең дусты" дип әйтмиләр. Этләрнең тугры дус булулары турында китаплар укыганым, кинофильмнар караганым бар минем. Шуларның иң истә калганы "Белый Бим − черное ухо" дигәне булгандыр. Бим дигән эт хуҗасына тугры булуы аркасында күп җәфалар күрә. Бу фильм кешеләрнең дә төрле булуын күрсәтә. Берләре − шәфкатьле, эткә ярдәм итәргә тырышалар. Икенчеләре исә − рәхимсезләр. Алар Бимны үлемгә дучар итәләр. Мин бу фильмны һәммә кешегә, олысына да кечесенә дә карарга (яки китабын укырга) киңәш итәр идем. Кайсыдыр илдә хуҗасына тугры булган эткә һәйкәл дә куелган диләр.

Икенчедән, мин үземнең этем булуын телим. Минем аны үземчә тәрбиялисем килә. Мин эт тәрбияләү турында күп китаплар укыдым. Этләрнең нинди нәселдән булулары, үзенчәлекләре турында язылган язмаларны да җыеп барам. Димәк, мин этләр турыңда күбрәк беләм һәм шуңа күрә миңа нәкъ менә эт кирәк.

Өченчедән, минем этләрне өйрәтәсем килә. Эт өйрәтүчеләрне дрессировщиклар диләр. Минем "Ко мне, Мухтар" фильмындагы кебек, этне төрле әмерләремә буйсынырга өйрәтәсем килә. Бу бит шундый кызыклы шөгыль.

Менә шуңа күрә мин өти-әниемнең миңа эт бүләк итүләрен телим.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]