Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Эк. билеты 9 кл. тат.яз.doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.04.2025
Размер:
346.62 Кб
Скачать

3. Кирәкле сүзләрне куеп языгыз:

Марат һәм Азат ________ . Алар Ростов ______ яшиләр. Малайның әниләре – рус, ә әтиләре ________ . Өйдә алар русча сөйләшәләр, шуңа күрә _________ начар беләләр. Татарстанда татар теле ________ , шуңа күрә бөтен укучылар да татарча беләләр. Ә Ростов шәһәрендә мәктәпләрдә укучылар _________ өйрәнмиләр.

Сүзләр: 1) бертуганнар, 2) шәһәрендә, 3) татар, 4) татар телен, 5) дәүләт теле, 6) татарча.

Билет№8

1.Туган җирең турында сөйлә.

2.Бирелгән текстны тәрҗемә ит. “Январь”.

3. Биремнәрне үтәгез.

2. Январь.

Январь-ел башы. Ул-иң суык ай. Аны кыш уртасы диләр. Кояш һаман югарырак күтәрелә, көннәр озая бара. Күк йөзе еш кына зәңгәрләнеп ачылып китә. Кояш нурында кар бөртекләре энҗедәй ялтырый. Морҗалардан төтен чыга. Салкын тынны куыра, сулышка каба.

Ә урман тып-тын. Агач ботакларын кар сарган. Урман нәкъ әкияттәге кебек. Кышын да сихри ул. Чү, кайдадыр якында гына “тук-тук” дигән тавыш ишетелә. Урман докторы-тукран түгелме соң бу? Әйе, шул үзе! Бигрәк матур! Күлмәгенә кара, кызыл бизәкләр төшкән, ак таплары да бар. Агач кәүсәсе буйлап йөгереп менә дә без кебек томшыгы белән тукылдап корт чүпли. Аска йомычка кисәкләре коела.

Алан тирәсендәге каеннарда төркем-төркем булып көртлекләр утыра. Алар каен бөреләрен һәм алкаларын яратып ашыйлар.Төнгә кар астына кереп яшеренәләр, шунда йоклыйлар. Шуңа күрә бу кошларны көртлек дип атыйлар. Кайчак төннәрен кар өсте бозланып катып китә. Иртәгесен көртлекләр, кар астыннан чыга алмыйча җәфа чигәләр, берничә көн ач утыралар. Кайберләре һәлак була, кайберләре хәйләкәр төлке авызына да эләгә.

  1. 1. Парлы исемнәр ясагыз, тәрҗемәсен күрсәтегез.

а) тимер_____ - чар __________ птицы

б) төс_______ - корт __________ железо

в) чүп_______ -кыяфәт __________ внешность

г) кош______ - ярак __________ мусор

д) кирәк_____ - томыр __________ необходимость

2.Һәр сүз төркеменең барлык һәм юклык формасындагы соравын күрсәтегез.

а) хәл фигыль __ нишләсә? __ нишләмичә?

б) шарт фигыль нишләп? нишләүче?

в) боерык фигыль нишләүче? нишләмәсен?

г) сыйфат фигыль нишләсен? нишләмәсә?

  1. Кирәкле сүзләрне куеп языгыз:

Татарстанда малайларның __________ күп. Казанда да аларның ________ апалары, энеләре, абыйлары яши. Марат белән Азат алар белән гел татарча ________ . Малайлар быел да Казанга ________ кайттылар. Әбиләре аларга көн саен ______ пешерә: өчпочмак, бәлеш. Әбигә барысы да булышалар, Марат бәрәңге ______, Азат суган ______, бабалары ит _______, әбиләре камыр ______. Бүген әбиләре Азат һәм Маратны өчпочмак ясарга ____ . Малайлар да бик тырышып _______ . Шуңа күрә алар өчпочмакларны да бик ________ .

Сүзләр: 1) туганнары, 2) туганнан туган, 3) сөйләшергә тырышалар, 4) чистарта, 5) яратып ашадылар, 6) кунакка, 7) өйрәтте, 8) өйрәнделәр, 9) тәмле ризыклар, 10) әрчи, 11) җәя, 12) турый.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]