Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Эк. билеты 9 кл. тат.яз.doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.04.2025
Размер:
346.62 Кб
Скачать

Билет №19 Габдулла Тукай

Габдулла Тукай – татар халкының бөек шагыйре. Ул Татарстанның Арча районы Кушлавыч авылында туган. Габдуллага 4 ай булганда, аның әтисе үлә. Әнисе күрше Сосна авылына кияүгә чыга. Озакламый әнисе дә үлә. Кечкенә Габдулланың ятимлек чоры башлана. Ул гаиләдән- гаиләгә күчеп йөри. Габдулланың балачагы Өчиледә, Казанда, аннан Кырлай авылында үтә. Тугыз яшендә бертуган апасы аны Уральск шәһәренә алып кайта. Алар Габдулланы укуга сәләтле, зирәк булуын күрәләр һәм мәдрәсәгә укырга бирәләр. Бер үк вакытта 3 еллык рус мәктәбендә укый. Мәдрәсәдә гарәп, фарсы, төрек телләрен үзләштерә. Мәктәптә рус телен өйрәнә, рус һәм Европа әдәбияты белән таныша.

Тукай шигырьләр яза башлый. Кулъязма журналда басылып чыга. Уралъск шәһәрендә Габдулла журналист һәм шагыйрь буларак таныла. Ул төрле әдәби журналларда эшли. Фельетоннар, публицистик мәкаләләр, шигырьләр яза.

1907 нче елдаТукай Казанга күчеп килә. Казан – культура, сәнгать, белем үзәге. Шагыйрь Казанда 5 елдан артык яши һәм иҗат итә. Бу чорда балалар һәм өлкәннәр өчен шигырьләр яза. Балалар өчен “Су анасы”, “Шурәле”, “Кәҗә белән сарык” әкиятләрен “Бала белән күбәләк”, “Туган тел”, “Туган авыл” һәм башка әсәрләр күп әсәрләр яза. Аның әсәрләре туган якка һәм ана теленә мәхәббәт, тәрбияли хезмәтне һәм укуны яратырга, әдәпле булырга өйрәтә.

Кечкенәдән ятимлектә үскән, күп авырлыклар күргән шагыйрьнең сәламәтлеге бик начар була. Ул 1913 елның 15 апрелендә 27 яшендә үлә. Халык аның әсәрләрен яратып укый. Татарстанда Тукай исемен йөртүче урамнар бар, аңа багышлап музейлар, һәйкәлләр ачылган. Тукай турында поэмалар романнар, симфонияләр язылган.

Сораулар:

  1. Габдулла Тукай кем ул?

  2. Ул кайда һәм кайчан туган?

  3. Тукай балачакта кайларда яши?

  4. Кайсы авыл аның хәтерендә яхшы саклана?

  5. Уральскида ул нәрсәләр яза башлый?

  6. Кайчан Г.Тукай Казанга килә?

  7. Балалар өчен нинди әсәрләр яза?

  8. Зурлар өчен нинди темаларга яза?

  9. Г.Тукай кайчан үлә?

  10. Татарстанда Тукай исемен йөрткән нинди урыннар бар?

Билет №20 Татарстан Республикасының беренче Президенты м.Ш.Шәймиев.

Минтимер Шәрип улы Шәймиев 1937 елның 20 гыйнварында хәзерге Актаныш районы Әнәк авылында крестьян гаиләсендә туа. Минтимер Шәриповичның атасы - Шәрип ага Шәймиев бөтен гомере буена авыл хуҗалыгында эшли.

7-8 яшендә М.Ш.Шәймиев олыларга булыша башлый. Ул мәктәпкә киткәнче утын кисәргә, утын ярырга, су китерергә тиеш була. Беренче укытучысы аны укырга-язарга, олылар күзенә туры карарга, бары тик дөресен генә сөйләргә өйрәткән. Беренчедән унынчы сөйныфка кадәр Минтимер Шәймиев гел бишлегә генә укыган. Ул китап укырга бик яраткан. Район китапханәсендә ул укымаган бер генә китап та калмаган. Тукай, Такташ, Җәлил әсәрләрен яратып укыган, хәзер дә яттан белә. М.Ш.Шәймиев мәктәпне тәмамлый һәм Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Казан авыл хуҗалыгы институтының механикалаштыру факультетын тәмамлаганнан соң авыл хуҗалыгын механикалаштыру өлкәсендә эшли.

1990 елда ТАССР Югары Совет Рәисе итеп сайлана. Шул елда Татарстан Республикасының дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителә.

 1991 елның 12 июнендә Татарстан Республикасының беренче Президенты итеп сайлана. Татарстанның күпмилләтле халкы республикада тынычлык һәм иминлекне ныгыту, катлаулы социаль-икътисадый проблемаларны хәл итү буенча М.Ш.Шәймиев тырышлыгына югары бәя бирә. Ике мәртәбә (1996 елның 24 мартында һәм 2001 елның 25 мартында) ул яңадан Татарстан Республикасы Президенты итеп сайлана. 1994-2001 елларда Россия Федерациясе Федераль Собраниесенең Федерация Советы әгъзасы. 

Өйләнгән, хатыны Сәкинә Шакир кызы Шәймиева, ике улы бар - Радик һәм Айрат Шәймиевләр.

Тема буенча сораулар.

1) М.Ш.Шәймиев ничәнче елда туган?

2) М.Ш.Шәймиев кайда туган?

3) Ул мәктәптә ничек укыган?

4) Беренче укытучысы аны нәрсәгә өйрәтә?

5) М.Ш.Шәймиевнең мәктәптә укыганда иң яраткан шөгыле нәрсә була?

6) Яраткан шагыйрьләре кем?

7) Югары белемне кайда ала?

8) Ул ничә тапкыр президент булып сайлана?

9) Ничәнче елларны сайлана?

10) М.Ш.Шәймиев нинди президент?

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]