
- •Билет № 1.
- •2. Алиянең чебешләре.
- •Билет №2
- •2. Урман
- •3. Кирәкле сүзләрне куеп языгыз:
- •Билет №3
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •3. 1. Җөмләдә сүзләр нинди тәртиптә торырга тиеш?
- •Кирәкле сүзләрне куеп языгыз:
- •Билет №4
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •2. Казан зоопаркы.
- •3.1.Җөмләдә сүзләр нинди тәртиптә торырга тиеш?
- •3. Кирәкле сүзләрне куеп языгыз:
- •Билет №5
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •2. Фәнияр Казанда.
- •3. 1. Җөмләдә сүзләр нинди тәртиптә торырга тиеш?
- •3. Кирәкле сүзләрне куеп языгыз:
- •Билет №6
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •2. Укытучым.
- •3. 1.Җөмләдә сүзләр нинди тәртиптә торырга тиеш?
- •3. Кирәкле сүзләрне куеп языгыз:
- •Билет№7
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •2. Песнәк.
- •3. Кирәкле сүзләрне куеп языгыз:
- •Билет№8
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •2. Январь.
- •Кирәкле сүзләрне куеп языгыз:
- •Билет №9
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •2. Көзне җәнлекләр дә сизә.
- •3. 1.Җөмләдә сүзләр нинди тәртиптә торырга тиеш?
- •3.Кирәкле сүзләрне куеп языгыз:
- •Билет №10
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •Билет №11
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •Билет №12
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •3. Кирәкле сүзләрне куеп языгыз.
- •Билет №13
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •Билет №14
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •Билет №15
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •Кирәкле сүзләрне куеп языгыз.
- •Билет №16
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •Билет№17
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •Билет№18
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •Билет №19
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •Билет№20
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •3.Кирәкле сүзләрне куеп языгыз.
- •Мин һәм минем гаиләм.
- •Тема буенча сораулар:
- •Билет №4
- •Билет №5 Телләр белгән – илләр гизгән.
- •Тема буенча сораулар:
- •Билет № 6 Татарстан Республикасы турында сөйләгез.
- •Билет №8 Минем яшәгән җирем.
- •Сораулар:
- •Билет №9
- •Тема бенча сораулар:
- •Билет №11 Театрда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре.
- •Тема бенча сораулар:
- •Билет №13 Табигать- уртак йортыбыз.
- •Билет №14
- •Тема буенча сораулар:
- •Билет №15 Коллективта аралашу кагыйдәләре.
- •Тема бенча сораулар:
- •Билет №17 Дөрес туклану
- •Тема буенча сораулар:
- •Билет №18 х. Якупов, л.Фататтахов
- •Билет №19 Габдулла Тукай
- •Билет №20 Татарстан Республикасының беренче Президенты м.Ш.Шәймиев.
Тема бенча сораулар:
Халык сәламәтлек турында нинди мәкаль әйткән?
Гаджетомания нинди чир ул?
Кеше үзендә гаджетоманиянең билгеләрен сизсә, нишләргә тиеш?
Сагызны күп чәйнәүчеләр нинди авырулар белән ешрак авырыйлар?
Тәмәке тартканнан кешегә нинди зыян килә?
Сәламәт булу өчен нәрсә белән шөгыльләнергә кирәк?
Организм витаминнар алсын өчен нинди яшелчә һәм җиләк- җимешләр ашарга кирәк?
Дөрес туклану сәламәтлекне ныгытамы?
Сәламәт булу өчен нишләргә кирәк?
Сез сәламәт кешеме?
Билет №11 Театрда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре.
Халык электән үк театрга йөрергә яраткан. Анда ул күңел ачкан, ял иткән. Театр кешеләрдә яхшы сыйфатлар, әдәплелек тәрбияли, кимчелекләрне күрергә ярдәм итә.
Бүгенге көндә төрле шәһәрләрдә яшьләр һәм өлкәннәр өчен театрлар эшли.
Татар театры 1906 нчы елда оешкан .Аңа нигез салучылар Галиәсгар Камал , Кәрим Тинчурин, Габдулла Кариев һәм башкалар булган. Казан театрлары аларның исеме белән аталган.Мин гаиләм белән театрларга йөрергә яратам. Театрда һәр кеше үз-үзен дөрес тотарга тиеш. Моның кагыйдәләре дә бар :
Театрга спектакль башланганчы 15-20 минутка иртәрәк килергә кирәк.Тыныч кына чишенү, киемнәреңне гардеробка тапшыру,
чәчләреңне рәтләү өчен вакыт җитәргә тиеш.
Урыныңа узганда тамашачыларга арка белән түгел, йөз белән борылып уз.
Әгәр урыныңа кеше утырган булса, тавыш чыгарма. Ярдәм сорап,
Капильдинер (тамаша залы хезмәткәре) янына бар.
Тамаша вакытында иптәшең белән сөйләшмә. Кесә телефоныңны
сүндереп куй. Сок эчү , чипсы ашау өчен антракт һәм буфет бар.
Тәнәфестә дә әңгәмәдәшең белән әкрен генә сөйләш. Тыйнак бул.
Янәшәңдә утыручыларны спектакль турында фикерең кызыксындыра дип уйласаң –ялгышасың.
Тамаша беткәч, “Бис!” дип кычкырырга ярамый. Бу сүз итальян тел- ендә “Кабатлагыз әле!” дигән үтенечне аңлата. Концертта “Бис!” дип кычкырып биюне яки җырны кабатларга була. Ә спектакльне яңадан кабатларга мөмкинме?
Үзеңнең яраткан артистыңа чәчәкләрне спектакль беткәч, артистлар баш ияргә чыккач кына бирергә кирәк.
- Пәрдә ябылганчы, урыныңнан кузгалма. Этешә-төртешә ардероб-
ка йөгерү - бәлки , өс киемеңне берничә минутка иртәрәк алырга
мөмкинлек бирер, ләкин сине бер дә бизәмәс.
Тема бенча сораулар:
1.Кеше ни өчен театрга йөри?
2.Татарстанда нинди театрлар бар ?
3.Беренче татар театры ничәнче елда оешкан ?
4.Син театрларга йөререгә яратасыңмы ?
5.Театрга ничә минут алдан килергә кирәк ?
6.Театрда ничек утыралар ?
7.Тамаша вакытында иптәшең белән сөйләшергә ярыймы ?
8.Спектакль барганда үз-үзеңне ничек тотарга кирәк ?
9.Яраткан артистларга чәчәкләрне кайчан бирәләр ?
10.Син театрда үзеңне дөрес тотасыңмы ?
Билет №12
Киемнәр турында сөйләгез.
Бик борынгы заманнарда кешеләр тәннәрен салкыннан, җылыдан, тузаннан, җилдән саклау өчен кием уйлап тапканнар. Кием ул-тәнне саклау чарасы. Ул кешенең зәвыгын һәм эчке культурасын күрсәтә. Кием –кешене бизәү чарасы. Кешене кием бизи, матурлый. Һәркемнең үз стиле, һәр киемнең үз урыны булырга тиеш. Кыйммәтле, затлы кием килешмәскә яки урынсыз булырга мөмкин. Шуңа күрә һәр кеше зәвыклы, дөрес кием сайларга тиеш. Кайда булуына карап киемнәр төрле була. Мәсәлән, бәйрәм киеме, эш киеме, спорт киеме, мәктәп формасы һ.б.
Бәйрәм киемен кунакка, театрга, бәйрәмгә барганда кияләр. Мондый кием затлы, матур кием диеп атала. Бәйрәм киеме зәвыклы, модалы, заманча, пөхтә булырга мөмкин.
Өйдә, бакчада, урамда эшләгәндә уңайлы, гади кием кияләр.
Спорт белән шөгыльләнгәндә спорт костюмы, красовкалар, төрле футболкалар кияләр. Спорт киеме дә уңайлы, пөхтә булырга тиеш.
Өйдә дә гади, иркен, уңайлы кием кияләр. Хатын- кызлар, гадәттә, халат, аякка башмак кия, ә ир- атлар футболка, шорты, күлмәк, трико кияләр.
Мәктәптә укучылар махсус форма киеп йөриләр. Малайлар костюм-чалбар, галстук, бер төсле күлмәк, кара ботинка кия. Ә кызлар ак яки кара алъяпкыч, караңгы төстәге күлмәк, уңайлы аяк-киеме кияләр. Мәктәптән кайткач, мәктәп формасын салып куярга кирәк.
Ел фасылына карап кышкы, җәйге киемнәр кияләр. Кыш көне җылы киемнәр, ә җәй көне җиңелчә, юка киемнәр кияләр.
Дөрес, матур киенәсең килсә, мода журналлары сиңа ярдәм итәр.
Сораулар:
1. Кием кешене нәрсәдән саклый?
2. Кеше ничек киенергә тиеш?
3. Нинди төрдәге киемнәр була?
4. Бәйрәм киеме нинди булырга тиеш?
5. Спорт белән шөгыльләнгәндә нәрсә кияләр?
6. Өйдә нәрсәләр кияргә була?
7. Сезнең мәктәптә мәктәп формасы бармы?
8. Мәктәптә малайлар һәм кызлар нәрсәләр кияләр?
9. Ел фасылына карап нинди киемнәр кияләр?
10. Мода журналы нәрсәгә әйрәтә?