
- •Билет № 1.
- •2. Алиянең чебешләре.
- •Билет №2
- •2. Урман
- •3. Кирәкле сүзләрне куеп языгыз:
- •Билет №3
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •3. 1. Җөмләдә сүзләр нинди тәртиптә торырга тиеш?
- •Кирәкле сүзләрне куеп языгыз:
- •Билет №4
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •2. Казан зоопаркы.
- •3.1.Җөмләдә сүзләр нинди тәртиптә торырга тиеш?
- •3. Кирәкле сүзләрне куеп языгыз:
- •Билет №5
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •2. Фәнияр Казанда.
- •3. 1. Җөмләдә сүзләр нинди тәртиптә торырга тиеш?
- •3. Кирәкле сүзләрне куеп языгыз:
- •Билет №6
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •2. Укытучым.
- •3. 1.Җөмләдә сүзләр нинди тәртиптә торырга тиеш?
- •3. Кирәкле сүзләрне куеп языгыз:
- •Билет№7
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •2. Песнәк.
- •3. Кирәкле сүзләрне куеп языгыз:
- •Билет№8
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •2. Январь.
- •Кирәкле сүзләрне куеп языгыз:
- •Билет №9
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •2. Көзне җәнлекләр дә сизә.
- •3. 1.Җөмләдә сүзләр нинди тәртиптә торырга тиеш?
- •3.Кирәкле сүзләрне куеп языгыз:
- •Билет №10
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •Билет №11
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •Билет №12
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •3. Кирәкле сүзләрне куеп языгыз.
- •Билет №13
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •Билет №14
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •Билет №15
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •Кирәкле сүзләрне куеп языгыз.
- •Билет №16
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •Билет№17
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •Билет№18
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •Билет №19
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •Билет№20
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •3.Кирәкле сүзләрне куеп языгыз.
- •Мин һәм минем гаиләм.
- •Тема буенча сораулар:
- •Билет №4
- •Билет №5 Телләр белгән – илләр гизгән.
- •Тема буенча сораулар:
- •Билет № 6 Татарстан Республикасы турында сөйләгез.
- •Билет №8 Минем яшәгән җирем.
- •Сораулар:
- •Билет №9
- •Тема бенча сораулар:
- •Билет №11 Театрда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре.
- •Тема бенча сораулар:
- •Билет №13 Табигать- уртак йортыбыз.
- •Билет №14
- •Тема буенча сораулар:
- •Билет №15 Коллективта аралашу кагыйдәләре.
- •Тема бенча сораулар:
- •Билет №17 Дөрес туклану
- •Тема буенча сораулар:
- •Билет №18 х. Якупов, л.Фататтахов
- •Билет №19 Габдулла Тукай
- •Билет №20 Татарстан Республикасының беренче Президенты м.Ш.Шәймиев.
Билет №9
Бәйрәмнәр.
Бәйрәмнәрне һәркем ярата, чөнки ул кешегә шатлык китерә, кәефне күтәрә, хәтта җырлыйсы килә. Бәйрәмгә әзерләнү - үзе күңелле.
Яңа ел бәйрәме - иң матур бәйрәм. Бу бәйрәмне барлык кешеләр, бигрәк тә балалар яраталар, чөнки аларның кышкы яллары да шушы вакытта башлана.
Быел без Яңа елны туганнар белән каршыладык. Түбән Камадан әниемнең апасы ире белән килде. Бәйрәм күңелле дә, мәшәкатьле дә булды. Барыбызга да эш җитте. Мин әни белән өйне җыештырдым, тузаннарны сөрттем, чүп чыгардым. Әти белән абый кибеттән ашамлыклар алып кайттылар. Сеңлем өстәлгә савыт- сабаларны тезде. Бергәләп салатлар ясадык. Кунаклар да безгә булыштылар.
Кич белән без урамга чыктык. Төнге шәһәр ерактан балкып тора. Урамнар матур итеп бизәлгәннәр. Мәйдан уртасында зур яшел чыршы. Ул матур итеп киенгән. Аның янында Кыш бабайның, Кар кызының боздан ясалган сыннары басып тора. Музыка яңгырый. Урамда кеше күп, әйтерсең лә бар халык урамга чыккан. Кемдер бии, кемдер җырлый. Кешеләр бер- берсен бәйрәм белән котлыйлар, исәнлек- саулык телиләр.
Раштуа – дини бәйрәм. Ул гыйнварның беренче атнасында үткәрелә. Бу вакытта көннәр бик салкын була, шулай булса да, туганнар ата - ана йортына җыелырга тырышалар. Алар бер - берсен бәйрәм белән котлыйлар, бүләкләр бирешәләр. Кайбер кешеләр бүләкләрне чыршы төбенә куялар. Аннары аларны иртән бөтен гаилә белән җыелып ачалар. Раштуа алдыннан туганнарга, дусларга котлау открыткалары җибәрәләр. Хәзерге вакытта электрон почта аша котлыйлар, смс хәбәрләр җибәрәләр.
Татар халкының милли бәйрәмнәре күп: Нардуган, Нәүрүз, Карга боткасы, Сөмбелә бәйрәмнәре.
Нәүрүз - мөселманча Яңа ел бәйрәме. Ул 21 мартта бәйрәм ителә. Бу көн белән төн тигезләшкән вакыт. Бәйрәмнең төп герое - Нәүрүзбикә. Ул уңган, кыю кыз. Нәүрүзбикә кешеләрне бәйрәм белән котлый, матур теләкләр әйтә. Кызлар һәм малайлар өйдән- өйгә йөриләр, хуҗаларга такмаклар әйтәләр, ә хуҗалар аларга бүләкләр бирәләр. Бу бәйрәмдә карт кешеләргә- әбиләргә, бабайларга ярдәм итәләр:су китерәләр, өйләрен җыештыралар, кар чистарталар. Кешеләр бу бәйрәмне яраталар, чөнки салкын кыш үтеп китте, табигать уяна, урамда кояш елмая, җылы көннәр башлана, яз килә.
Минем иң яраткан бәйрәмем - Сабан туе. Бу бәйрәм җәй башында , табигатьнең матур җирендә,Чулман елгасы янында, зур яшел мәйданда үткәрелә. Якында гына каен, нарат урманнары үсә. Мин ел да дусларым белән шәһәребез Сабан туена барам.
Бәйрәм башлангач, язгы чәчүдә бик яхшы эшләгән механизаторларны котлыйлар, аларга бүләкләр бирәләр, рәхмәтләр әйтәләр. Без ат чабышын карарга яратабыз. Сабан туенда төрле уеннар үткәрелә: багана башына менү, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, капчык белән сугышу һ.б. Әти белән әни татарча милли көрәшне карарга яраталар һәм концерт тыңлыйлар. Көрәш батырына кыйммәтле бүләк бирәләр. Бәйрәмдә төрле сувенирлар сатып алырга, татар халкының милли ашларын ашарга була.
Сабан туе миңа бик ошый!
Алабуга шәһәрендә 2008 нче елдан бирле август аенда Спасс ярминкәсе үткәрелә. Ул Шишкин буалары янында 3 көн дәвам итә. Бу ярминкәгә бөтен Рәсәйдән осталар җыела, алар үзләренең кул эшләрен халыкка күрсәтәләр һәм саталар. Нәрсә генә юк анда! Картиналар, сувенирлар, матрешкалар, шамаилләр, бизәнү әйберләре, кәрзиннәр... .Монда курчак театрын ; клоуннарның, артистларның, гади кешеләрнең һәм башкаларның чыгышларын карарга була. Шулай ук төрле уен мәйданчыклары эшли. Теләсәң, үзең дә уеннарда катнаша аласың.
Бу бәйрәмгә мин дустым Саша белән бардым. Без күргәзмәләрне карап йөрдек. Аннары төрле уеннарда катнаштык: күлдән балык тоттык, дөягә утырып йөрдек, уктан аттык. Безгә бик ошады.
1. Сиңа нинди бәйрәм ошый?
2. Дусларыңны, туганнарыңны бәйрәм белән котлыйсыңмы?
3. Яңа елны кем белән һәм кайда каршыладың?
4. Яңа ел табынын кем әзерләде?
5. Татар халкының нинди милли бәйрәмнәре бар?
6. Гыйнвар башында нинди бәйрәм була?
7. Нәүрүз бәйрәме турында нәрсә беләсең?
8. Сабан туе бәйрәмендә, уеннарда син катнашасыңмы?
9. Сабан туенда нинди уеннар үткәрелә?
10. Алабуга шәһәрендә Спасс ярминкәсе ничәнче елдан бирле үткәрелә?
Билет №10
Сәламәтлек - зур байлык
“Сәламәтлек - зур байлык”,- ди халык. Әйе, дөрес. Сәламәтлек – иң зур байлык. Авыргач кына аңлыйсың аны. Сәламәтлекне сакларга кирәк. Иртән мин гимнастика ясыйм. Салкын су белән юынам. Кыш көне чаңгыда шуам. Җәй көне кызынам, елгада коенам. Бакчада эшлим, йөгерәм, теннис уйныйм.
Әмма тормышта яхшы гадәтләр белән бергә начарлары да яши. Начар гадәтләр ул – тәмәке тарту, наркотиклар куллану, дөрес тукланмау, гаджетомания һ.б.
Заманалар үзгәрү белән тормышыбызга төрле электрон уенчыклар килеп керә. Гаджет- электрон уенчык дигән сүз, ә гаджетомания – шул уенчыктан башка яши алмау. Андыйлар аз түгел. Кемнәрдер гел компьютер каршысында утыра, кемдер кесә телефонын кулыннан төшерми. Әгәр үзеңдә бу чирнең билгеләрен сизсәгез, нишләргә соң?
Яраткан уенчыгың белән көнгә бер сәгатьтән дә артыграк “аралашмаска” тырышырга. Әгәр компьютер яки телефон белән уйнау теләге көчле икән, урамда йөрергә яки дусларыңа кунакка чыгып китәргә кирәк. Шулай ук көннәр буе сагыз чәйнәү дә начар гадәт булып исәпләнә. Өсәвенә сагыз чәйнәүчеләр эшләрендә дә начар эшлиләр, чөнки игътибарлары кими һәм уйлау сәләтләре начарая. Шул ук вакытта табиблар сагызны күп чәйнәүчеләр пародонтоз, кариес, ашказаны авырулары белән күпкә ешрак авырыйлар дип кисәтә. Алар әйтүенчә, сагызны күп чәйнәү, кофе һәм тәмәке кебек үк, ияләшү китереп чыгара.
Тәмәке тарту да кеше организмына зур зыян сала. Тәмәке тартучыларның 80% үпкә чире белән авырый. Тәмәке тартканнан соң, вак артерияләрнең диаметры 80 процентка кечерәя. Рак белән авыручыларның 90 проценты тәмәке тартучылар. Димәк, тәмәке тарту сәламәтлеккә зур зыян китерә.
Кайбер малайлар һәм кызлар тәмәке тарталар. Тәмәкедә никотин бар. Ул – агу, наркотик. Мин тәмәке тартмыйм. Дустым белән спорт секциясенә йөрим. Без аэробика белән шөгыльләнәбез. Бассейнга йөрибез. Дустым бик яхшы йөзә. Мин дә яхшы йөзәм. Спорт безгә сәламәтлекне сакларга ярдәм итә.
Мин дә, дустым да кыш көне грипп белән авырмыйбыз. Дөрес ашау да сәламәтлекне ныгыта. Яшелчә, җиләк- җимештә витаминнар бик күп. Шуңа күрә без бакчада яшелчә, җиләк- җимеш үстерәбез. Мин кишер, суган, кәбестә, чөгендер, алма, чия, карлыган һәм җиләкләрне яратып ашыйм.
Халык болай ди: “Чисталык - сәламәтлекнең нигезе”. Шуңа күрә мин чиста булырга, чиста йөрергә тырышам. Без әнием белән еш кына мунчага йөрибез. Мунча кешене сәламәтләндерә ди ул.
Димәк, кеше сәламәт булсын өчен режим белән тукланырга, санитария – гигиена таләпләрен төгәл үтәргә, чисталыкны бар урында да сакларга, иртә - кич тешләрне тазартырга, атна саен мунча керергә, чәчне даими юып- тарап торырга, тырнакларны озын йөртмәскә, җәен җиңел, кышын җылы кием киеп йөрергә тиеш. Шулай ук һәкөнне физик күнегүләр ясарга, салкын су белән юынырга, исерткеч эчемлекләр эчмәскә, тәмәке тартмаска, спорт секцияләренә йөрергә кирәк.