Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Эк. билеты 9 кл. тат.яз.doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.04.2025
Размер:
346.62 Кб
Скачать

Тема буенча сораулар:

1)Ни өчен Татарстанда рус телен дә, татар дә өйрәнергә кирәк?

2)Сезнең мәктәбегездә нинди телләр өйрәтәләр?

3)Ә син нинди телләр өйрәнәсең?

4)Син ул телләрне ничәнче сыйныфтан өйрәнәсең?

5)Кайсы телдән яхшы тәрҗемә итәсең?

6)Нинди телдә яхшы сөйләшәсең?

7)Телләрне ничек өйрәнәсең?

8)Сиңа нинди телне өйрәнү ошый?Ни өчен?

9)Татар теле дәресе атнага ничә тапкыр була?

10)Кайсы көннәрне була?

11)Өй эшләрен җиңел эшлисеңме?

12)Татар теле дәресендә нәрсәләр эшлисез?

13)Син ничә телдә сөйләшә аласың?

14)Гаиләгездә нинди телдә аралашасыз?

15)Телләр белү нәрсә өчен кирәк?

Билет № 6 Татарстан Республикасы турында сөйләгез.

Татарстан Идел буенда урнашкан. Аның мәйданы – 68 мең квадрат километр.

Татарастанның табигате бик матур. Калын урманнар да, тигез далалар да, биек таулар да бар анда. Татарстан җире Аша Идел, Чулман, Агыйдел, Нократ кебек зур елгалар ага.

Татарстан – табигый казылмаларга бай республика. Җир астында нефть, газ, торф һәм башка байлыклар күп. Республикабызның нефте башка илләргә дә чыгарыла.

Татарстан Республикасының иң зур шәһәрләре – Казан һәм Яр Чалы. Яр Чалы Кама елгасы буенда урнашкан. Аның даны еракларга таралган. Монда Россиянең иң эре заводларыннан берсе – КамАЗ – бөтен дөньяга танылган йөк машиналары ясала. Казан шәһәрендә самолётлар, вертолётлар, медицина җиһазлары, мех һәм тегү әйберләре җитешетерелә.

Түбән Кама – химиклар шәһәре. Монда эшләнгән шиннар, каучук һәм төзелеш әйберләре Россиянең барлык почмакларында да беләләр. Бөгелмә нефть чыгару һәм машиналар төзү үзәге булып санала. Әлмәт - нефтьчеләр шәһәре.

Республикабызда 4 миллионга якын Кеше Яши. Татарлар, руслар белән бергә чуваш, мордва, мари, украин һәм башка бик күп милләт халыклары дус һәм тату Гомер итәләр.

Татар һәм рус телләре – Татарстанның дәүләт телләре. Татарстанның Ия башлыгы – Президент. Минтимер Шәймиев – Татарстанның беренче Президенты.

Республикабызның үз байрагы, гербы, гимны бар. Татарстан байрагы 3 төсле: яшел, ак һәм Кызыл. Яшел төс – табигатебез матурлыгы һәм яшьлек билгесе. Кызыл төс – кояш һәм ут төсе. Ак төс – сафлык һәм тормыш символы.

Татарстан Республикасының гербында Кызыл кояш җирлегендә канатлы ак барс сурәтләнгән. Барс байлыкны һәм халыкның көчен белдерә. Гербның авторы рәссам Риф Фәхретдинов.

Гимн – Татарстан Республикасы суверенлыгын белдерүче символ. Дәүләт гимнына ихтирам күрсәтү – аның һәр гражданының бурычы.

Татарстан Республикасы Дәүләт гимны халык алдында башкарылганда, гuмнны тыңлаучылар басып тыңлыйлар.

Татарстан гимнының авторы – композитор Рөстәм Яхин.

Текстка сораулар:

1.Татарстан Республикасы кайда урнашкан? Аның нинди зур елгалары бар?

2.Аның мәйданы күпме? Нинди зур шәһәрләрен беләсең?

3.Күпме халкы Яши? Нинди милләт вәкилләре бар?

4.Табигате нинди? Татарстанның табигый байлыклары турында сөйлә.

5.Татарстанның байрагы ничә һәм нинди төсле?

6.Дәүләт телләре турында нәрсә әйтә аласың?

7.Дәүләт башында кем тора?

8. Татарстанның символларын әйтегез.

9. Аларның авторларын атагыз.

10. Гербта нәрсә төшерелгән?

Билет №7

Казан турында сөйләгез.

Казан- Татарстанның башкаласы. Ул борынгы шәһәр. Аңа мең ел булды. Казан бик матур, үзенчәлекле, бай шәһәр. Анда 1 миллионнан артык кеше яши. Казанда тарихи урыннар, музейлар, театрлар күп.

Казан Кремле-иң истәлекле урын.Ул Казансу елгасы буена урнашкан. Кремльнең төп биналарының берсе- Спас башнясы. Аның биеклеге- 46 метр. Янәшәдә Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете, Благовещение соборы урнашкан. Сөембикә манарасы – борынгы архитектура истәлеге. Ул кызыл кирпечтән җиде катлы итеп төзелгән. Аның биеклеге -58 метр. Манара очында алтын ай балкый.

Кол Шәриф мәчете- башкалабыз горурлыгы. Аңа сокланмаган кеше юк. Кайсы яктан карасаң да, 4 манарасы балкып тора.

Казан-культура үзәге. Казанда профессиональ театрлар эшли: Муса Җәлил, Галиәсгар Камал, Кәрим Тинчурин, Качалов исемендәге театрлар һәм башкалар. Театрга тамашачылар бик яратып йөриләр.

Казанда күренекле кешеләр яшәгән. Аларга багышлап һәйкәлләр, музейлар ачылган. Тукай, Җәлил, Сәйдәшев, Бутлеров, Державин, Шаляпин һәйкәлләре шәһәрне матурлап тора.

Казан шәһәрендә шулай ук зоопарк, цирк, аквапарк, стадионнар, парклар бар. Анда рәхәтләнеп ял итәргә була.

Бауман урамы- шәһәрнең ин матур урамы. Урам төрле кибетләргә, тарихи һәйкәлләргә бай. Анда зур сәгать, чиркәү, фонтаннар, Екатерина II каретасы бар.

2005 елда Казанга 1000 ел тулды. Шәһәр урамнары матурайды, зурайды. Яңа Боз сарае, ипподром, метро төзелде. Киләчәктә Казан тагын да матураер, зураер дип уйлыйм.

Сараулар:

1. Казан нинди шәһәр?

2. Анда күпме халык яши?

3. Казан Кремле кайда урнашкан?

4. Кремль янында нинди биналар урнашкан?

5. Казан шәһәрендә нинди театрлар бар?

6. Кемнәргә багышлап һәйкәлләр куелган?

7. Казанда кайсы урыннарда ял итәргә була?

8. Кайсы урам шәһәрнең иң матур урамы?

9. 1000 еллыкка тагын нәрсәләр төзелде?

10. Сиңа Казан шәһәре ошыймы? Ни өчен?

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]