
- •Билет № 1.
- •2. Алиянең чебешләре.
- •Билет №2
- •2. Урман
- •3. Кирәкле сүзләрне куеп языгыз:
- •Билет №3
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •3. 1. Җөмләдә сүзләр нинди тәртиптә торырга тиеш?
- •Кирәкле сүзләрне куеп языгыз:
- •Билет №4
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •2. Казан зоопаркы.
- •3.1.Җөмләдә сүзләр нинди тәртиптә торырга тиеш?
- •3. Кирәкле сүзләрне куеп языгыз:
- •Билет №5
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •2. Фәнияр Казанда.
- •3. 1. Җөмләдә сүзләр нинди тәртиптә торырга тиеш?
- •3. Кирәкле сүзләрне куеп языгыз:
- •Билет №6
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •2. Укытучым.
- •3. 1.Җөмләдә сүзләр нинди тәртиптә торырга тиеш?
- •3. Кирәкле сүзләрне куеп языгыз:
- •Билет№7
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •2. Песнәк.
- •3. Кирәкле сүзләрне куеп языгыз:
- •Билет№8
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •2. Январь.
- •Кирәкле сүзләрне куеп языгыз:
- •Билет №9
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •2. Көзне җәнлекләр дә сизә.
- •3. 1.Җөмләдә сүзләр нинди тәртиптә торырга тиеш?
- •3.Кирәкле сүзләрне куеп языгыз:
- •Билет №10
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •Билет №11
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •Билет №12
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •3. Кирәкле сүзләрне куеп языгыз.
- •Билет №13
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •Билет №14
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •Билет №15
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •Кирәкле сүзләрне куеп языгыз.
- •Билет №16
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •Билет№17
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •Билет№18
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •Билет №19
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •Билет№20
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •3.Кирәкле сүзләрне куеп языгыз.
- •Мин һәм минем гаиләм.
- •Тема буенча сораулар:
- •Билет №4
- •Билет №5 Телләр белгән – илләр гизгән.
- •Тема буенча сораулар:
- •Билет № 6 Татарстан Республикасы турында сөйләгез.
- •Билет №8 Минем яшәгән җирем.
- •Сораулар:
- •Билет №9
- •Тема бенча сораулар:
- •Билет №11 Театрда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре.
- •Тема бенча сораулар:
- •Билет №13 Табигать- уртак йортыбыз.
- •Билет №14
- •Тема буенча сораулар:
- •Билет №15 Коллективта аралашу кагыйдәләре.
- •Тема бенча сораулар:
- •Билет №17 Дөрес туклану
- •Тема буенча сораулар:
- •Билет №18 х. Якупов, л.Фататтахов
- •Билет №19 Габдулла Тукай
- •Билет №20 Татарстан Республикасының беренче Президенты м.Ш.Шәймиев.
Тема буенча сораулар:
-Бәхет нәрсә ул?
-Гаилә нәрсә ул?
- Гаилә кемнәрдән тора?
- Ир кешенең гаиләдәге роле? Хатынның роле?
-Ни өчен гаиләләр ныгый?
-Ни өчен гаиләләр җимерелә?
- Гаиләдә ничә кеше?
- Маринаның әти-әнисе кайда һәм кем булып эшлиләр?
- Аның әбисенә ничә яшь?
- Бабасы исәнме?
- Алар кемгә охшаганнар?
- Әтисенең әти-әнисе кайда яши?
- Мариналарның башка туганнары бармы?
- Аларның гаиләсе дусмы? Син ничек уйлыйсың?
Билет №2
Дуслык һәм минем дустым.
Җир йөзендә иң кирәкле кеше кем? Әти-әни, туганнар...Тагын кем? Билгеле инде, ул - дус. Дус нәрсә өчен кирәк? Нәрсә ул дуслык?
Дуслык- ул бик изге төшенчә. Дус була белергә һәм үзеңә дус таба белергә дә кирәк. Дустың булса,синең сөенечеңне һәм кайгыңны уртаклашыр кеше бар дигән сүз.”Дустың үзеңнән яхшы булсын”-дигән мәкальгә нигезләнеп,дусларны сайлый белергә кирәк. Каюм Насыйриның дуслык турында бик акыллы сүзләре бар: “Һәрбер сереңне дустыңа сөйләмә,чөнки кайдан беләсең, бервакытны дошман булып китәр. Дошманыңа , кулыңнан килсә, зарар итмә, бәлки бервакытны үзеңә дус булыр. Дустыңның дустына да ышаныч юк, аң бул. Әмма ике дошман арасында сүз сөйләсәң, белеп сөйлә: әгәр дуслашсалар, үзеңә оят килмәсен”.
Минем дә якын дустым бар. Аның исеме -Настя. Ул бик акыллы, ягымлы, тыйнак кыз. Дустым белән аралашу миңа бик ошый, чөнки ул бик шәфкатьле, кызыксынучан. Без аның белән инде кечкенәдән дуслар.
Аның чәчләре кара төстә, озын. Күзләре дә кара төстә, алар гел көлеп тора . Дустымның холкы да бик ипле, ул үпкәчел түгел, беркайчан да төшенкелеккә бирелми. Мин дустым белән мәктәптә генә түгел, буш вакытларымда да бергә булырга тырышам.
Дустымның гаиләсе дә бик тәртипле. Аның әнисе мәктәптә укыта, әтисе-төзүче. Сеңлесе без укыган мәктәптә 5 нче сыйныфта укый, энесе балалар бакчасына йөри. Мин аларга еш барып йөрим. Әнисе безне ял көннәрендә тәмле ризыклар белән сыйлый. Безнең гаиләләребез дә үзара аралаша.
Дустымның яраткан шөгыле бар. Ул чигү чигәргә һәм бәйләргә ярата. Мине дә бу эшләргә өйрәтә .
Безнең ошатып йөргән егетләребез бар. Минемчә, беренче чиратта дуслык мөһим, ә мәхәббәт дигән саф хис барлыкка килә икән , без аңа да әзер. Мәктәп елларында малайлар һәм кызлар арасындагы дуслык бик матур була.Ул дуслык безне тәртипле, акыллы, җыйнак булырга, яхшы укырга һәм дуслыкның кадерен белергә өйрәтә. Дустым белән безнең фикеребез шундый.
Тема буенча сораулар:
1.Әти-әнидән һәм туганнардан башка тагын кем кирәк?
2.Дустың булу нәрсә дигән сүз?
3.Авторның дусты нинди кыз?
4.Мәкальгә нигезләнеп , нинди дус сайларга кирәклеген сөйләгез.
5.Авторның дустының гаиләсе турында сөйләгез.
6.Авторның дустының яраткан шөгыле турында сөйләгез.
7.К.Насыйриның дуслык турында әйткән фикерләрен аңлатыгыз.
8.Синең дустыңның сиңа ошамаган сыйфатлары бармы?
9.Сиңа дус нигә кирәк?
10.Ничек уйлыйсың, син үзең чын дусмы?
Билет №3
Мәктәп
Мәктәп сүзе татар теленә гарәп теленнән кергән. Ул уку йорты дигәнне аңлата. Хәзерге көндә мәктәпнең бик күп төрләре билгеле.Дәүләт мәктәпләре, хосусый мәктәпләр дә бар. Дәүләт мәктәпләрендә уку түләүсез, ә хосусый мәктәпләрдә уку түләүле. Малайлар яки кызлар гына укый торган мәктәпләр дә була. Күп мәктәпләрдә кайбер фәннәрне тирәнтен өйрәнәләр.
Безнең мәктәп Разведчиклар урамында урнашкан. Ул 3 катлы, сыйныф бүлмәләре зур һәм якты. Безнең мәктәп – фәннәрне тирәнтен өйрәтүче, гомуми белем бирүче дәүләт мәктәбе.Теләгән һәр укучы безнең мәктәптә укый ала, уку түләүсез. Мәктәптә барлыгы 656 укучы белем ала. Мәктәбебез –рус мәктәбе, руслар белән бергә татарлар, чувашлар, марилар һәм башка күп төрле милләт балалары бездә белем ала. Мәктәптә махсус мәктәп формасы кию мәҗбүри. Укучылар бик рәхәтләнеп формадан йөриләр. Безнең мәктәптә дәресләр иртән сәгать 8 дә башлана, 6 нчы дәрес көндезге сәгать1 тулып 25 минутта бетә. Мәктәбебезнең директоры Хәмитов Рафаэль Рәхим улы. Мәктәптә барлыгы 48 укытучы балаларга белем бирә. Мәктәптә 2 спортзал, актлар залы, бай китапханә, зур ашханә бар. Китапханә заманча җиһазландырылган, Интернеттан төрле үзеңә кирәкле мәгълүматлар алырга була.. Мәктәптә төрле очрашулар, кызыклы кичәләр, КВНнар гел үткәрелеп тора.
Безнең мәктәп-миллионер мәктәп, төрле конкурсларда даими катнашып килә. Кабинетлар яңача җиһазландырылган.3 кабинетта интерактив такта, инглиз теле кабинетында һәр укучыга җитәрлек ноутбук бар. Минемчә, белем алу өчен укучыларга бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Мәктәпнең үзенең инструменталь вокал ансамбле бар.Мәктәбебез Германиянең Вальхайм шәһәре укучылары белән тыгыз элемтәдә тора. Мәктәптәге чисталыкка үзебез җавап бирәбе.з Атна саен график нигезендә дежур итәбез.
Минем исемем Оля. Миңа 14 яшь. Мин рус милләтеннән, тугызынчы сыйныфта укыйм. Безнең сыйныфта 25 укучы,шуларның унысы- малайлар. Безнең сыйныф бик тату. Уку елы дәвамында театрларга, музейларга йөрибез. Математиканы быел яңа укытучы Марина Леонидовна укыта. Безнең сыйныфка яңа укучылар килде. Алар икәү: Слава һәм Фирүзә. Слава-Чаллыдан, Фирүзә үзебезнең шәһәрдә 2 нче мәктәптә укыган.
Мәктәптә минем дусларым күп, ләкин иң якыны бер генә. Аның исеме- Валя. Ул рус телен яхшы белә, шуңа күрә ул күп олимпиадаларда катнаша. Ул яхшы кыз. Валя чиста һәм пөхтә киенә, беркайчан да дәрескә соңга калмый, яхшы укый, кешеләргә ярдәмчел, өйдә әти-әнисенә булыша. Ул һәрвакыт яхшы күңелле, шуңа күрә аның белән бик рәхәт! Без аның белән бергә балалар бакчасына йөрдек, аннан без бергә мәктәпкә укырга килдек. Хәзер дә бергә укыйбыз.Без өй эшләрен бергә эшлибез, мисаллар чишәбез, язма эшләргә әзерләнәбез
Мин төгәл фәннәрне яратам. Мин тырышып укыйм, дәресләрне һәрвакыт әзерләп килергә тырышам. Без рус, татар һәм инглиз телләрен өйрәнәбез. Мин бию түгәрәгенә йөрим. Буш вакытларымда китап укыйм, Интернет аша дусларым белән аралашам, әнигә булышам
Миңа мәктәбем бик тә ошый, шуңадыр ул миңа бик тә кадерле.
Тема буенча сораулар:
1) Сезнең мәктәптә нинди чит телләр өйрәнелә?
2) Мәктәптә нинди түгәрәкләр эшли?
3) Мәктәбегездә Белем көне ничек үтте?.
4) Дүшәмбе көнгә уку расписаниесен әйт.
5) Син мәктәптә һәм уку кабинетында үзеңне ничек тотасың?
6) Синеңчә, мәктәп һәрвакыт матур,чиста булсын өчен нишләргә кирәк?
7) Дежур укучы сыйныфта нинди эшләр башкара?
8) Синең начар билгеләр алганың бармы?
9) Сиңа нинди фәннәр авыр бирелә?
10) Сезнең мәктәптә тәнәфесләр ничек үтә?
11)Сездә мәктәп формасы бармы?
12) Син нинди фән белән кызыксынасың?
13) Ничек уйлыйсың,син әдәпле, тәрбияле укучымы?
14) Син мәктәпкә теләп йөрисеңме?