Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Эк. билеты 9 кл. тат.яз.doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.04.2025
Размер:
346.62 Кб
Скачать

Билет№17

1.Милли ашлар турында сөйлә.

2.Бирелгән текстны тәрҗемә ит.”Әдәплелек кагыйдәләре”.

3. Биремнәрне үтәгез.

(2)

Татар халкы борын-борыннан ук бик кунакчыл. Ул еш кунак җыя, узе дә кунакка йөрергә ярата. Аның табыны мул, ризыклары да күптөрле була. Ризыкларны табынга билгеле бер тәртиптә чыгаралар. Элек татар халык табынында бизәкләп ясалган агач савыт-саба күп куелган. Мәсәлән, аш салынган зур агач табак табынның уртасында торган. Авыл җирләрендә өстәл һәм урындык кебек йорт җиһазлары бик сирәк өйләрдә генә очраган.

Өстәл янында башта ирләр генә утырып ашаган. Аннары чират хатын-кызларга да җиткән. Ир белән хатынның парлап утыруы бик сирәк күзәтелгән. Вакыт үтү белән өстәл янында утыру рәвеше узгәрә. Ул заманча итеп һәм вакытына туры китереп оештырыла.

Кунак өстәлен төрлечә әзерләргә мөмкин. Мәсәлән, туры бер рәт кенә итеп өстәл әзерләнә. Өстәл түгәрәк тә була ала.

Хуҗа кунакның сау-сәламәт килүен хуплап каршы ала. Татар халкы кунакны аяк өсте каршы алырга һәм сыйларга ярата. Гадәттә, зур мәҗлесләрдә кунаклар арасыннан мәҗлес башлыгы — тамада сайлана.

(«Көч һәм рух тамырлары» китабыннан)

3.

    1. Җөмләнең ахырын күрсәтегез.

Урамдагы песи баласы тәртипсез_________.

а) булып чыкты

б) килеп чыкты

в) йөгереп чыкты

    1. Кирәкле кушымчаларны языгыз.Тәрҗемәләрне күрсәтегез.

а)Нишләсә? Булыш___ - пусть поможет

б) Нишләсә дә ? булыш ___ - если поможет

в) Нишләсен ? булыш ___ - если даже поможет

г) Нишлисе бар ? булыш___ - надо помочь

    1. Кирәкле сүзләрне табып күрсәтегез.

Театрга спектакль ____________ 10-15 минутка иртәрәк килергә кирәк . Тамаша ______

____үз урыныңа узганда, тамашачыларга ____________ карап уз. Спектакль ___________

иптәшең белән сөйләшмә , башка тамашачыларга ________________. Антрактта _______

_____ кычкырып сөйләшмә. Антракт беткәч, кесә телефоныңны ______________.Артист-

ларга чәчәкләрне спектакль _________ һәм алар сәхнәгә ___________ чыккач кына би-

рергә мөмкин . _____________ ябылганчы , урыныңнан кузгалма . Этешә -төртешә гарде-

робка йөгерү бик ямьсез _______________ .

Сүзләр : 1) пәрдә, 2) залында,3) баш ияргә, 4) башланганчы, 5) гадәт, 6) йөзең белән,

  1. сүндереп куй, 8) беткәч, 9) кесә телефоныннан , 10) комачаулама , 11)вакытында.

Билет№18

1. Х.Якупов, Л.Фәттахов турында сөйлә.

2.Бирелгән текстны тәрҗемә ит “Трамвай”.

3. Биремнәрне үтәгез.

(2)

Без барыбыз да трамвайны бик яхшы беләбез. Ә ни өчен «трамвай"? Кайдан килә бу исем? Дөньяда беренче трамвай юлы Германиянең Берлин каласында ачыла. Аны салу эшләре белән Англиядән килгән инженер О. Трэм җитәкчелек итә, шуңа күрә бу юлны трамвай дип атыйлар. Аннары бу исем шул юлдан йөргән вагоннарга да күчә.

Россиядә беренче трамвай юлын Киевта төзиләр. Аннары трамвайлар Казанда, Орелда һәм башка шәһәрләрдә йөри башлый, ә Мәскәудә трамвай юллары соңрак салына. Трамвай вагоннары Германия һәм Англиядән кертелә. Беренче вагоннар хәзергеләрдән шактый аерыла. Алар барысы агачтан эшләнә. Рамнары гына тимердән ясала. Шулай да бу вагоннар нык була. Алар пассажирларны да күп сыйдыра. Ә хәзер инде иркен һәм йомшак утыргычлы вагоннар йөри. Трамвайлар уңайлы һәм гади транспорт булганга күрә, алар кешеләргә озак еллар хезмәт итә. Аларның арзанга төшүе дә бик мөһим. («Кызыклар дөньясында" китабыннан)

3.

    1. Кайсы тәрҗемә дөрес?

Минем берничә тапкыр, сәхнәгә менеп, актерларга чәчәкләр биргәнем бар .

а)Я несколько раз , поднявшись на сцену предподносил актерам цветы .

б) Мне несколько раз приходилось, поднявшись на сцену ,преподносить актерам цветы.

    1. Сүзләрнең сорау формаларын язып бетерегез һәм сүз төркемнәрен күрсә-

тегез.

а) терелү нишлә _______________ шарт фигыль

б) терелсә нишлә ________________ боерык фигыль

в) терелсен нишлә _________________ сыйфат фигыль

г) терелүче нишлә _________________ инфинитив

д) терелеп нишлә _________________хәл фигыль

е) терелергә нишлә _________________исем фигыль

    1. Сүзләрне сайлап, җөмләләрне язып бетерегез.

Кошлар___________ сайрый . Көннәр ______________ суыта . _____________ хәтта

кар ява. _____________ шомырт салкыннары була . Шомырттан__________ чия, алмагач

чәчәк ата. Алмагачтан ___________________ сирень чәчәк ата.

Сүзләр:1) ике-өч көнгә соңрак, 2) кинәт, 3) кыска вакытка гына, 4) кайбер елларда,

5)тәүлек буе, 6) бераз гына соңрак.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]