
- •Билет № 1.
- •2. Алиянең чебешләре.
- •Билет №2
- •2. Урман
- •3. Кирәкле сүзләрне куеп языгыз:
- •Билет №3
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •3. 1. Җөмләдә сүзләр нинди тәртиптә торырга тиеш?
- •Кирәкле сүзләрне куеп языгыз:
- •Билет №4
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •2. Казан зоопаркы.
- •3.1.Җөмләдә сүзләр нинди тәртиптә торырга тиеш?
- •3. Кирәкле сүзләрне куеп языгыз:
- •Билет №5
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •2. Фәнияр Казанда.
- •3. 1. Җөмләдә сүзләр нинди тәртиптә торырга тиеш?
- •3. Кирәкле сүзләрне куеп языгыз:
- •Билет №6
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •2. Укытучым.
- •3. 1.Җөмләдә сүзләр нинди тәртиптә торырга тиеш?
- •3. Кирәкле сүзләрне куеп языгыз:
- •Билет№7
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •2. Песнәк.
- •3. Кирәкле сүзләрне куеп языгыз:
- •Билет№8
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •2. Январь.
- •Кирәкле сүзләрне куеп языгыз:
- •Билет №9
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •2. Көзне җәнлекләр дә сизә.
- •3. 1.Җөмләдә сүзләр нинди тәртиптә торырга тиеш?
- •3.Кирәкле сүзләрне куеп языгыз:
- •Билет №10
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •Билет №11
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •Билет №12
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •3. Кирәкле сүзләрне куеп языгыз.
- •Билет №13
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •Билет №14
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •Билет №15
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •Кирәкле сүзләрне куеп языгыз.
- •Билет №16
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •Билет№17
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •Билет№18
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •Билет №19
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •Билет№20
- •3. Биремнәрне үтәгез.
- •3.Кирәкле сүзләрне куеп языгыз.
- •Мин һәм минем гаиләм.
- •Тема буенча сораулар:
- •Билет №4
- •Билет №5 Телләр белгән – илләр гизгән.
- •Тема буенча сораулар:
- •Билет № 6 Татарстан Республикасы турында сөйләгез.
- •Билет №8 Минем яшәгән җирем.
- •Сораулар:
- •Билет №9
- •Тема бенча сораулар:
- •Билет №11 Театрда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре.
- •Тема бенча сораулар:
- •Билет №13 Табигать- уртак йортыбыз.
- •Билет №14
- •Тема буенча сораулар:
- •Билет №15 Коллективта аралашу кагыйдәләре.
- •Тема бенча сораулар:
- •Билет №17 Дөрес туклану
- •Тема буенча сораулар:
- •Билет №18 х. Якупов, л.Фататтахов
- •Билет №19 Габдулла Тукай
- •Билет №20 Татарстан Республикасының беренче Президенты м.Ш.Шәймиев.
Билет № 1.
1.Мин һәм гаиләм. Сөйлә.
2.Бирелгән текстны тәрҗемә ит “Алиянең чебешләре”.
3.Биремнәрне үтәгез.
2. Алиянең чебешләре.
Алияләр яшәгән балалар йортында атлар да, сыерлар да бар. Каз-үрдәк кебек йорт кошлары да асрыйлар. Һәр баланың үзенә беркетелгән аты, бозавы я сыеры бар. Тавык-чебешләр Алиягә беркетелгән. Ул аларны бик яратып карый. Беркөнне Алия чуар тавыгын югалтты. Күпме генә эзләсә дә, икенче көнне дә тапмады. Әле җитмәсә, аның тавыклары салган йомыркалар югала башлады. Йомыркаларны урлаганда, Алия, сагалап торып, Фәритне тотты.
Фәрит балалар йортына көз көне килгән иде. Бу 7-8 яшьлек малайны тимер юл станциясеннән тотып китерделәр. Коңгырт чәчле, чем-кара күзле бу малай башта беркем белән дә сөйләшмәде.
Аз сүзле булса да, юаш табигатьле малай булып чыкты ул. Акрынлап балалар аны яраттылар. Ул буйга кечкенә генә , ә үзе эш сөючән.
Чуар тавык чеби чыгарырга утырган, ә Фәрит аңа көн саен яңа йомыркалар өсти барган икән.
Иптәшләре Фәриттән көлделәр. Фәритнең моңа бер дә кәефе китмәде, чөнки ул иптәшләре алдында карак малай түгел икәнен күрсәтте.
(Г.Бакирдан)
3. 1.Җөмләдә сүзләр нинди тәртиптә торырга тиеш?
апасы а) 4, 1, 5, 2, 3
яши б) 2, 5, 1, 3, 4,
Максимның в) 3, 1, 4, 5, 2
Түбән Кама
шәһәрендә
2. Бирелгән сүзләргә сорау куеп , сүз төркемнәрен күрсәтегез.
а) нинди? __ аралаша __ исем
б) нишли ? __ иртән __ фигыль
в) кем? __ биш __ сыйфат
г) кайчан? __ тәртипле __ сан
д) ничә? __ малай __ рәвеш
3. Кирәкле сүзләрне куеп языгыз:
Этләрне көнгә ике тапкыр иртән һәм_______ ашатырга кирәк. Азык _____ булмасын.
Этләр күп эчәләр, шуңа күрә савытта һәрвакыт ____ булсын. Этләр камыр ашлары, ______
азыклар яраталар. Аларның урыны ________ һәм ______ булырга тиеш. Этләр көчле _____ яратмыйлар. Алар _______ яхшы сизәләр.
Сүзләр: 1) исне, 2) баллы, 3) кич, 4) чиста су, 5) җылы, 6) кайнар, 7) йомшак, 8) тавыш
Билет №2
1.Дуслык.Дусларың турында сөйлә.
2.Бирелгән текстны тәрҗемә ит “Урман”.
3. Биремнәрне үтәгез.
2. Урман
Урман - матурлык һәм сәламәтлек чыганагы. Ул табигатьнең барлык якларына да тәэсир итә: су агышын җайга сала, эрозияне киметә, климатны яхшырта. Урман кыргый хайваннарга һәм кошларга азык бирә, аларның яшәү урыны булып тора. Кырлардагы урман полосалары авыл хуҗалыгы культураларының уңышын арттыра.
Агачлар бик озак үсә, шуңа күрә аларны күпләп утырталар.
Урманнарны сакларга, алардан акыл белән файдаланырга кирәк. Урманда уйнап йөрүче балалар, ял итәргә чыккан яшүсмерләр еш кына агачларны сындыралар, кырмыска ояларын туздыралар, бакаларны, еланнарны үтерәләр, шуңа күрә урманга зыян килә. Урманда ут ягу да куркыныч. Утта үсемлекләрнең тамырлары пешә, агач һәм куаклар корый. Ут шулай ук янгын чыгуга да сәбәп була.
Урман хайваннарын , бөҗәкләрне аеруча сакларга кирәк.
Татарстанда Идел-Кама тыюлыгы бар. Монда ау белән шөгыльләнү ,балык тоту, гөмбә һәм җиләк җыю, автомобильдә һәм мотоциклда йөрү рөхсәт ителми.
Урманны саклауда бөтен кеше катнашырга тиеш!
3. 1. Бу җөмлә кайсы сорауга җавап була ала?
- Әйе, бер ай элек сатып алдык.
А) Сез компьютерны кайсы кибеттән сатып алдыгыз?
Б) Сез инде компьютер сатып алдыгызмы?
В) Сез компьютерны кайчан сатып алдыгыз?
2. Сорауларның кушымчаларын язып бетерегез һәм сүз төркемнәрен күрсәтегез.
Нишлә____ аралашу __ шарт фигыль
Нишлә____ аралашса __ боерык фигыль
Нишлә ____ аралашсын __ сыйфат фигыль
Нишлә____ аралашкач __ хәл фигыль
Нишлә ____ аралашучы __ инфинитив
Нишлә ____ аралашырга __ исем фигыль