
- •Хикмәт хаҗи
- •Сәлим бабай
- •Тәрәккый тормозлары
- •Кем усал?
- •Күңелсез хәбәр
- •Бичара Әсма
- •Йосыф бабай вә картчыгы
- •Шайтан ялчысы
- •Зәйнүш абыстай яки теләнчеләр
- •Яшь кыз вә хатыннар
- •Тәрбияханә
- •Мөгаллимә ханым
- •Хикмәт хаҗиның соңгы көне
- •Мөгаллимәне таләпләр[17]
- •Иске кешедән яңа хәбәр
- •Бәхетле Әсма
- •Ир һәм хатын
Хикмәт хаҗиның соңгы көне
Бикбулат хәзрәт ир уртасы улып, сакаллары агара башладыгы бер вакытта, кара кашлы, ак йөзле, симез бәдәнле бер кызның калпаганы кырын салып, каршысында тордыгыны җаны эстәмәгә башлады. Әүвәлге абыстай күп хәстәлекләр күреп өшәнгән вә балалар тәрбия итеп мәшгуль улдыгыннан әүвәлге төсләрене ташлаган, уен-көлкеләрдә дә артык рәгъбәте (теләге) калмаган иде...
Ләкин алыначак хатын бөек бер бай кызы улмадыгында, каршыга килеп, киенеп, бизәнеп тормагы мөмкин улмадыгыны гүзәл аңладыгыннан, Бикбулат хәзрәт тә олуг һәм дә иң олуг бер сәүдәгәр кызы эзләр иде...
Дөньяда бар нәрсә, тырышлык камил улмак шарты илә, әлбәттә, табылыныр. Бикбулат хәзрәткә дә җаны арзу әйләмеш рәвештә бер кыз табылды. Бу да Хикмәт хаҗиның Габбас меллага бирмәк фикерендә улган бишенче кызы иде. Вәгъдәләшлектән соң, никах көннәренә кадәр янә улган ике ай вакытта Бикбулат хәзрәтнең күрмәктә улган төшләрене, күңелендә улган хыялларыны һич сорамагыз... Бонлар исә сөйләп, язып аңлатырлык хәлләрдән дәгелдер. Энҗе калпакларыны киеп, муеннарына асылташларны асып каршысына килеп торачак бер кыз килмәгенә, күңел бозачак шәйләр улмасын өчен, Бикбулат хәзрәт карт хатыныны олуг вә кечек җиде баласы илә: "Үз көнегезне үзегез күрегез. Бәннән сезгә хәер-фатиха!" – дия авылның икенче бер очына бер ү(өй) салып, аерып чыкармыш иде.
Бикбулат хәзрәт: "Һай, көннәр бик озын үтә!"-дия, көн кичерә алмай йөрдегендә, ике олуг хадисә (вакыйга) булды. Бере-йөз мең рублялек сәнәд (вексель) җаваплылыгынча, Хикмәт хаҗиның хәзинәсендә улган барлык әйберләренә торг (мөзаядә) игълан ителде. Икенчесе – Мәкәрья базарына китмеш улган угылы, Казан шәһәрендә банкыдай илле мең рубля акча алып чыкмыш улдыгыннан дүрт-биш сәгать соң, бер фәхешханәдә кател улынып (үтерелеп), акчасы угырланды. (...) Хикмәт хаҗи урамда торып ач калды...
Хикмәт хаҗи, бу көннәр соңында фәкать берәр ай микъдары яшәп, бер башкортның иң зәбун (начар) бер ханәсендә вафат итте...
Мөгаллимәне таләпләр[17]
[19]01 сәнәсе җәй көннәре иде, мөгаллимә ханымны бердән ике таләп зоһур итте (сораучы килеп чыкты). Бере-...Таһир бай угылы Ибраһим, икенчесе... мөгаллим әфәнде иде. Таһир бай тиңсез бер бай улдыгы хәлдә, Ибраһим Таһир байның ялгыз бер баласы иде. Әмма мөгаллим исә... иң фәкыйрь бер зат иде. Таһир бай вә угылы Ибраһим һәркемгә мәгълүм улдыкларыннан, хакларында сүз сөйләмәк габәстер (файдасыздыр). Әмма мөгаллим әфәнде авылда мәктәбе ибтидаи (башлангыч мәктәп) күрдегеннән соң, атасыннан мирас уларак калмыш өлешене акчага тәбдил идәрәк (алыштырып), ике йөз рубляне кесәсенә салып Казанга китмеш вә харикылгадә (гадәттән тыш) бер тырышлык белән ун сәнә укып, ошбу сәнәдә кайтмага илә "Г..." шәһәренә килмеш иде. Казан шәһәрендә Ислам гыйлемнәрендә мәһарәт (сәләтлелек) кәсеп иттегеннән башка Дарелмөгаллимин (Учительская школа) программасы нигезендә имтихан биреп, шәһадәтнамә[18] алмыш вә хаҗәт әда идәр (үтәр) микъдарда французча, немецчә дә үгрәнмеш иде. Боннан башка бухгалтерия, матбагачылык гыйлемнәренә дә белер иде.
Бу ике таләптән һичбере икенчесенең сорадыгыны белмәерләр, бу хәл фәкать мөгаллимә вә Салих бай илә аның хатыны улган өч зат арасында мөштәрәк (уртак) бер сер иде. Салих бай вә хатыны исә мөгаллим әфәндегә бирмәгә камил дәрәҗә арзу итдекләре хәлдә, мөгаллимәнең үз күңелене белмәк эстәрләр иде. Әгәр дә бу мөгаллимәдән башка бере улса иде, һич шөбһәсез Таһир бай угылы вә иң дөресе дә Таһир бай угылының байлыгын ихтыяр итәр иде. Ләкин мөгаллимә хисапсыз мондый бер байлыкны бер тарафка куеп, бернәрсәсе улмаган мөгаллим әфәндене ихтыяр итте...
Мөгаллимә илә мөгаллим гыйлем, мәгърифәт, гүзәл холык, тәкъвалык тугырысында бер-беренә шулкадәр бәрабәр килмешләр иде ки, буйлә рәвештә бер-беренә бәрабәр килгән ир илә хатыннарга дөньяда надир тәсадеф (сирәк очрашу) иделенер... Гали әфәнде (мөгаллимнең исемедер) боннан ун-унбер сәнәләр мөкатдәм "Шәриф" авылында бер гами (надан) угылы улдыгы хәлдә, бу көндә, Гали әфәнде дип, шөһрәтле әдип вә мөхәррирләрдән улып, гаять мәгълүматлы вә гүзәл холыклы бер кызга ир улмак шәрәфенә иреште...