
- •Хикмәт хаҗи
- •Сәлим бабай
- •Тәрәккый тормозлары
- •Кем усал?
- •Күңелсез хәбәр
- •Бичара Әсма
- •Йосыф бабай вә картчыгы
- •Шайтан ялчысы
- •Зәйнүш абыстай яки теләнчеләр
- •Яшь кыз вә хатыннар
- •Тәрбияханә
- •Мөгаллимә ханым
- •Хикмәт хаҗиның соңгы көне
- •Мөгаллимәне таләпләр[17]
- •Иске кешедән яңа хәбәр
- •Бәхетле Әсма
- •Ир һәм хатын
Тәрбияханә
"Г..." шәһәрендә мөселман ятимнәренә махсус улган тәрбияханәдән хәбәрегез бармы?.. Улмаз исә, боерыгыз, боның хакында сезләргә бер-ике сүз сөйләялем: бөтен Азиягә исеме мәгълүм улган Салих бай "Г..." шәһәрендә ир вә кыз балалар өчен ике бүлектән гыйбарәт бер ислам ятимханәсе төзегән иде.
Тәрбияханәнең ирләргә махсус бүлегенә дәгел, бәлки хатыннарга махсус улган бүлегенә боерыгыз, сезләр илә бәрабәр кереп күрәлем. Курыкмагыз, кермәгегез хакыйкать дәгел, бәлки фараз вә хыялыйдыр.
Олуг бер залда уникешәр гадәттән гыйбарәт улдыгы хәлдә, алты саф уларак тезелмеш кыз балалар күрелер. Аякларында ап-ак оек, өсләрендә яшел материядән күлмәк, ак киндердән ал япма, башларында кызыл хәтфә (катыйфә) өстенә чикмеш калфак, аның өстендә зәңгәр төстә кечкенә шәл салынмыштыр.
Сафларның бер башында дин мөгаллимәләре ике мөслимә, икенче башында һөнәр мөгаллимәләре улган өч рус хатыны вә бонлардан бер тарафта гарәп теле, фарсы теле мөгаллимәсе вә ятимханәнең мөдирәсе, дәхи өч мөслимә булынып, анлар артында конторада дәфтәр тотучы язып баручылар вә иң соң урында тәрбияханә хадимнәре тезелеп, җөмләсе бер кыяфәт үзәрендә тезеленеп тормакталардыр.
Беренче сафның тәмам урта бер җирендә, башында чуар чалма, өстендә сөт кеби ак җилән улдыгы хәлдә бер карт хәзрәт кызларга каршы тордыгы хәлдә күреләдер. Ак сакалы, мөлаем сүзе, нурлы йөзе, саф күңеле бу урында телгә алынмага яраклыдыр. (...)
Югарыда әйтелгән кызлардан күпләре тегеш, чигеш, нәкыш һөнәрләре үгрәндекләре кеби, өсләрендә улган киемнәре үз куллары илә тегелмеш вә эшләнмеш имеш. Кул һөнәрләреннән күп шәйләр камил кызыксыну илә олуг магазин (мәхазин)нар тарафыннан алынмакта имеш.
Мөгаллимә ханым
Кичкән бүлектә ишарәт иттегемез мөслимә мөгаллимәләрдән бере хикәямезгә мөнәсәбәтле уллыгыннан, бу җирдә аның тугырысында дәхи беркадәр сүз сөйләмәк икътиза (кирәк) идәр. Бу мөгаллимә егерме яшьләрендә бер кыз улып, ошбу тәрбияханәнең иң элек чыкмыш сачкәсе вә яки беренче уларак пешмәк җимеше иде. Ятимханәдә алты ел тәрбияләнеп вә гыйлем-мәгърифәт алып, имтихан бирдеге соңында, ошбу тәрбияханәгә мөгаллимә... улынмыш иде.
Бу кеби милләт аналары арабыздан зоһур иттеге (килеп чыгуы) җөмләмез өчен бер ифтихар (горурлык) улдыгы кеби, исемнәре дә милләтемез өчен бөек бер бәхеттер. Ләкин "мөгаллимә ханым" тәгъбире илә хикәят итмәк җиңел улдыгыннан, безләр хәзерге боның мөбарәк исемнәрене зикер итмәермез. "Хәзерге" дидек, чөнки киләчәктә дөрес вә асыл исеме зикер иделенер вә күп хәлләре мәгълүм улыр. Ихтимал ки, бу кыз бу әсәрнең иң беренче баһадиры ула белер. Безләр мөгаллимә ханым дия хикәямездә дәвам итәчәкмез.
Мөгаллимә ханым яшь вакытында ата илә анадан мәхрүм калмыш улган бер ятим кыз иде. Салих бай тәрбияханәсе ачылдыгында иң элек кабул ителгән кызлар илә берлектә тәрбияханәгә кабул улынмыш иде. Тәрбияханәдә улган дөрес тәрбия сәясендә вә хосусан ахыр сыйныфларында карт хәзрәт килдегендә аның гүзәл нәсыйхәтләре вә мэбзул (мул, күп) улган һиммәтләре (тырышлыклары) сәбәбеннән, әхлагыны гаять гүзәлләштермеш иде. Тәрбияханәдә улган җөмлә ятимнәр ханымны үзләренең аналары мәртәбәсендә сәвәрләр иде. Чыннан да, һәр нәкадәр тугдырмыш аналары дәгел исә дә, аналарыннан артык шәфкатьле вә аналарыннан күп мәртәбә мәрхәмәтле улып, җөмләсене яклар һәм ярдәм итәр иде.
Мөгаллимә ханымның, туганым, карендәшем, балам, бәгырем, дия ачык йөз вә ләззәтле сүзләр илә бирмеш нәсыйхәтләре, ятим балаларга Наполеон гаскәреннән артыграк эш күрер вә көлемсерәп сөйләмеш юатулары балаларга елдырым[16] кеби тәэсир бирер иде.
Инсанның яшьлегендә алмыш тәрбиясе каберенә кадәр берлектә улыр, аерылмас. Бу исә гакыллы кемсәләрнең тәҗрибәләре илә исбат ителмеш бер шәйдер...
Тәрбия голәмасы фикеренә күрә, гаилә – кечкенә бер дәүләт кебидер. (...)
Әдәбият илә шөгыльләну-күңелене сафламак вә нәфсене тәрбия итмәк бабында иң әсәрле углан дәвадыр. Шуңа күрә, хатын улган кемсә әдәп китапларыны укудан һич вакытта мөстәгъни (хаҗәтсез) улмас. Гарәби, фарси, төрки телләрене белгән затлар өчен һәртөрле әдәп китаплары бардыр. Шуңа күрә, гаилә башлыгы вә милләт анасы улган хатын буш вакытларында бонлар илә гомер кичерер вә әдәби мәҗлесләр корып, кул астында улганнарга гүзәл әхлак вә гыйбрәт дәресләре сөйләр. Буйлә итмәкнең файдасы гаилә вә өммәт өчен чиксездер.
Мөгаллимә ханымда бу камиллекләр җөмләсе бардыр...