
- •Хикмәт хаҗи
- •Сәлим бабай
- •Тәрәккый тормозлары
- •Кем усал?
- •Күңелсез хәбәр
- •Бичара Әсма
- •Йосыф бабай вә картчыгы
- •Шайтан ялчысы
- •Зәйнүш абыстай яки теләнчеләр
- •Яшь кыз вә хатыннар
- •Тәрбияханә
- •Мөгаллимә ханым
- •Хикмәт хаҗиның соңгы көне
- •Мөгаллимәне таләпләр[17]
- •Иске кешедән яңа хәбәр
- •Бәхетле Әсма
- •Ир һәм хатын
Ризаэддин Фәхретдин
Әсма (яки гамәл вә җәза[1])
Габбас мелла
"Б..." авылы мәшһүр бер авыл улдыгы кеби, кәндесендә (үзендә) исеме ерак җирләргә китмеш күренекле бер имам бар иде. Кырык яшьләрендә булган бу имамның гаиләсе (җәмәгате) Гайшә исемле хатыны илә Әсма исемендә бер данә кыздан гыйбарәт иде. Габбас мелланың (имамның исемедер) башка балалары да улмыш исә дә, барысы да вафат улып, ялгыз ошбу кыз дөньяда яшәмәктә иде. Ошбу сәбәптән Әсма бу гаилә эчендә иң сәвекле бер җан иде.
Габбас мелла яшьлегендә гаять тә зирәк вә шат вә һәрнәрсәгә вә һәр нәрсә кулыннан килер ки мөстәгыйт (сәләтле) бер бала иде исә дә, уйланылган, фараз ителгән кадәр камиллек кәсеп идә алмадыгы хәлдә мәдрәсәдән чыгып имам улды...
Мәгълүмдер ки, дөньяда бай балалары мал кадерен вә мөдәррис балалары гыйлем кадерен тиешле мәртәбә белмәсләр. Ләкин боның өчен мондый балалар гаепле улмай, бәлки бу нәрсәләрнең хөрмәтене белерлек рәвештә тәрбия идә алмаклары вә шушындый тәрбияләргә игътибар итмәдекләре өчен аталар гаепле улсалар кирәк.
Габбас мелла, әгәр дә үзе кеби җиңел фикерле, дөньяга илтифатсыз бер хатынга тугыры килмеш улса, гомерене ахмаклар гадәте эчендә бозыклык дөньяларында кичермәк вә бөтен фамилиясенең олы, хөрмәтле исеменә дегет буяп, дөнья белән хушлашачак иде. Ләкин җәнабе Илаһының мәрхәмәте уларак, боңа гакыллы, тәкъва[2], диндар, булдыклы, мәрхәмәтле бер хатын җиңел туры килде.
Ошбу хатынның гайрәт вә тырышлыгы аркасында Габбас мелла да үзенә ябышмыш улан начар гадәтләрене берәм-берәм өстеннән төшермәгә вә табигый сәләт һәм зирәклеген хәрәкәтләндермәгә башлады...
Гайшә абыстайның тәрбиясе вә төн-көн улган тырышлыгы сәбәбеннән Габбас мелла һәрбер яңа вә иске китапларны, рус, төрки, гарәби газета вә журналларны укымага һәм дә бөек бер ихлас вә хирыс илә укымага башлады.
Әдәби, фәнни китаплар да Габбас мелланың холкыны төзәтмәк өчен күп ярдәм итте. Укыла, өйрәнелә торган китаплар адәм угылы өчен иң куәтле тәрбиячеләр идеке шөбһәсездер. (...)
Габбас мелла, белер өчен гайрәтле улдыгы кеби, белдекләре, илә гамәл кылыр иде. Вәгазьләрне йомшак сөйләр, мисалларны ачык күрсәтер, Ислам кагыйдәләрене гавам халкына саф вә ап-ачык аңлатыр иде...
Габбас мелланың янә бер олуг эше улды. Ул исә мәхәллә мәктәбе төзеп, бөтен авылда улган Ислам балаларыны мәктәпкә җыеп дәрес бирер вә бу эшкә яраклы мөгаллимнәр билгеләп, балаларны алардан да укытып, белем бирдерер иде... (Бу урында Габбас мелланың мәктәптә яңа ысул – "осуле җәдидә" белән укыту кертүе турында языла.-Ш. С.)
Габбас мелла бай кемсә дәгел иде. Ләкин тормыш-көнкүрешен сорыкорт тәртибенә куймай, бәлки, бал корты ысулына кормыш, ягъни үзе хәле җиттеге кадәр иген иктерер вә ханәсе янында улан җимеш багчасында Гайшә абыстай илә җәй көнендә эшләрләр иде.
Хатыны илә берлектә рәхәт-рәхәт сөйләшеп, мәзәк сүзләр әйтешеп, тәрбия әйләмеш багчаларының уңышы уларак чия, карлыган, җиләк кеби җимешләрен саттырып яхшы гына акча кәсеп идәрләр иде...
Гайшә абыстай үз тирә-якларында шөһрәтле бер мөдәррис кызы улдыгы хәлдә, ни өчендер мәхдүм вә мәхдүмәләр[3] табигатенә тәмам башка бер табигатьтә вә анлар гадәтеннән башка бер гадәттә иде. Мәсәлән, гыйлемлек хөрмәтене белер, укыр һәм язар, иркәлек нәдер-белмәс, тәкәбберлекне күңеленә китермәс, кешедән асла көлмәс иде...
Гайшә абыстай әгәр дә дәүләтле кемсә кызы улса иде, Габбас меллага дәгел, бәлки аның хәлфәләренә яр улачак иде. Ләкин дәүләтсез улдыгыннан бу егеткә яр улды вә бер байгура баласына әсир дөшмәдекеннән шатланып, Габбас мелланың холкыны тәрбия идәргә кереште һәм теләгенә дә иреште.
Ирләрнең һиммәте[4] урыннарыннан тауларны күчерер, диерләр. Ләкин хатыннарның һиммәте боннан дәхи бәләндтер (артык, бөек).
Чөнки анларның һиммәтләре арсланнардан гайрәтле ирләрне үз фәрманнары астында тотарлар. Эстәсәләр, һич тәрбия кабул итмәгән ирләрне тәрбияле бер ир итмәгә муафыйк улырлар. Ирләр һәрвакытта хатыннар теләгәнчә улырлар.
Әсма
Әсма сигезенче яшенә җиттекеннән сабак укытмак заманы тәмам килмеш, вә бу фикер Гайшә абыстай илә Габбас мелланың күңелләрендә олуг бер урын алмыш иде.
Бу көнгә кадәр Әсмага бер хәреф улсын дәрес бирелмәдеке Гайшә абыстай тарафыннан: "әлеп, би, ти, си әләх" дия күңеленә бикләттерелмәдеке Әсманы хәтергә алынмалыгыннан улмай, бәлки билгакес (киресенчә), боны фәүкылгадә (гадәттән тыш) бер олуг эш хисап иделлегеннән иде.
Вакыты тәмам килмәсдән элек, булыр-булмас рәвешчә, сабак укытмак, хосусән әлифбаның исемнәренә ятлаттырмак баланың башыны бозмага вә дәресләренә тәртипсез укымага сәбәп идеке мәгълүмдер.
Мәгълүм заманы җитешмәсдән элек йөк тарттырылмыш ат имгәнеп, эштән чыктыгы кеби, вакыты җитмәсдән элек сабак укыттырылмыш бала да имгәнеп калмактадыр.
Начар мөгаллимнәр вә дәрес ысулыннан хәбәрсез хәлфәләр кулында алтын улачак балаларның тупрак улып калдыкларыны яхшы белдеге сәбәбеннән, Габбас мелла кызы Әсмага сабак укытмак өчен боннан ике-өч еллардан бирле хәзерләнмәктә иде...
Әсманың сабак укымакта улан шатлыгы зирәклеге илә туры килешеп торганлыктан, көннән-көн алга бармакта иде. Боны күреп, Габбас мелла илә Гайшә абыстай сөйләп аңлатуы мөмкин дәгел дәрәҗәдә куанырлар вә җәнабе Иләйһигә нә кеби шөкерләр идәргә белмәй гаҗиз калырлар иде. Чыннан да, мондый шатлык иң дөрес вә тиңе улмаган бер шатлыктыр.
Әсманы тәрбия итмәктә ата вә анасы бу мәртәбә сәгый (тырышлык) иттекләре кеби, бәхет вә сәгадәте хакында һәм һәрдаим Аллаһы Тәгалә хәзрәтенә мөнәҗәтләр кыйлырлар вә ялынырлар иде. Вә дөнья һәм ахирәттә улан өмитләре дә Әсмада иде. (...)
Хикмәт хаҗи
"Б..." авылында бөек мал вә күп милек-мөлкәт иясе Хикмәт исемле бер сәүдәгәр бар иде. Ошбу илле яшьләрендә улган Хикмәт хаҗи авылларда дәгел, шәһәрләрдә тиңе аз улган байларның бере улдыгы хәлдә чиксез надан, риялы, тәкәббер бер зат иде.
Һич тәкъва улмадыгы хәлдә тәкъва күренер, беренче дәрәҗәдә залим улдыгы хәлдә хаҗилар кеби үзен изге, тыйнак белер иде. Очраган вакытта ерактан торып сәлам бирмәгәннәргә яки тиешенчә хөрмәт күрсәтмәгәннәргә бер вакытыны туры китереп җәзасыны бирер иде.
Хикмәт хаҗиның байлыгы ата вә бабадан мирас булып калмыш дәгел, бәлки Казан сәүдәгәре истилахыңча (әйткәнчә), сәүдәгә мәһарәттән (осталыктан) килмеш иде.
Яхшы нәрсәләр арасына начар нәрсәләр салып бер бәһадән җибәрмәк, акчага гаҗиз булып карз (бурыч) сорамыш кемсәгә акча янына сигез тиенлек ситсаларны егерме тиен бәһагә куеп бирмәк, базарларга читтән алучы вә сатучы күп килдекендә очсыз вә кыйммәт алып, чит сәүдәгәрләрне биздермәк, соңра тәмам үзе теләгәнчә ялгыз иркенләп сатмак сәүдәгә маһирлек имеш!..
Ләкин Хикмәт хаҗиның осталыгы бу дәрәҗәдә генә дәгел, тагын да артыграк иде. Үзе хезмәт итмәктә улган байның ике яшь угылыны сәфаһәткә (бозыклыкка) үгрәтмеш вә анлар акчага гаҗиз улдыклары бер сәгатьтә һәр икесенә йөзәр тәңкә акча табып биреп, егермешәр мең тәңкәлек вексель алмыш иде. Әлеге бай вафат улдыгында, ул байның хатыныны никах идеп, аның теге угылларыны исә бөтен милектән куып чыкармыш иде. (...)
Хикмәт хаҗи агачтан да надан кызларыннан дүртене Казан тарафыннан олуг шөһрәт илә укып килмеш дүрт муллага биреп, бу муллалар да Хикмәт хаҗиның һәр эшенә фәтва[5] вирерләр, хәтта кикерер исә дә, янында "ярхәмекә..." укып торырлар иде...
Хикмәт хаҗи бишенче кызыны яңа указ алмакта улган Габбас мелла сорамакында һич шөбһә итмәюр иде. Меллаларның нәфес коллары идекене бер дәгел, хәтта дүрт кемсә илә тәҗрибә идәрәк белдегеннән вә бонлары да ишәк җыеннары дия эченнән хисап иттегеннән, Габбас меллага үзе һәм тәмам теләге илә бирәчәк иде. Ләкин Габбас мелланы кулдан җибәрүне теләмәгән хәлдә беркадәр назланмак вә ялындырмак фикерендә иде.
Әгәр дә бу кызыны Габбас меллага бирер исә, Хикмәт хаҗиның сафсаталарын хуплап утыручы дүрт ишәк урынына, биш ишәк улачак иде.
Ләкин чук улсын ки, ишәк улмак Габбас мелланың язмышында юк имеш. Хикмәт хаҗи кызы аңа булмады. Гәрчә ике дәфга (тапкыр) сорамыш иде исә дә, Хикмәт хаҗиның бу дәфга улан политикасы җиренә килмәде.
Хикмәт хаҗи, кызыны нә бирмәс, вә нә өзмәс, бәлки үлчәвенең телене бер тарафка авыш иттермәй тордыгында, иң сәүмәктә улан карт хезмәтчесе Сәлим бабайның: Хатынсыз мал кирәк улса – Хикмәт хаҗи кызыны, вә малсыз хатын кирәк улса – Сөләйман хәзрәт кызыны алырсың! – дия киңәш бирүенә карап, Габбас мелла Сөләйман хәзрәт кызыны (Гайшә абыстайдыр) сорады, алып та кайтты.
Бу хәл Хикмәт хаҗига бик ачы килмәде, чөнки, озак тормас, икенче хатынга алыр, дия фикер әйләмәктә иде. Чөнки хаҗиның вафат улмыш вә аермыш ничә гадәд (данә) хатыннарыннан башка, бүген дә өч гадәд хатыны улып, дүртенчегә яучы йөртмәктә улдыгыннан, кызларыны бирмәктә дә, хатын өстенә улмасын иде, димәс иде. Боның фикеренә күрә, хатынның күп вә аз улмасында бер аерма улмай, гаилә вә әдәп җәһәтенчә, хатын күп улмасында да кимчелек күрмәс иде.
Ләкин Габбас мелланың уй-фикере боңа каршы, ягъни хатынының иң тугры аркадаш вә тереклек мәшәкатьләрендә иптәш вә сердәш дия белдегеннән, зарурлык улмадыгында, хаҗи кызыны сорамак ихтималы юк иде. Боны гүзәл аңладыгы соңында, Хикмәт хаҗи олуг бер дошман улды вә ничек улса да аягыннан чалып аудармага вә яки тирән базга төшереп батырмага бер чара эзләр иде.
Ундүрт-унбиш еллар үтеп киттеге хәлдә бу дошманлык йомшамады, бәлки артты вә киләчәктә хәбәр биреләчәк олуг маҗараларга сәбәп улды.
Гәрчә икенче мәртәбә хаҗ сәфәренә киттбгендә, холкыны бәлки төзәтеп кайтыр, дия Габбас мелла өмит идеп торды исә дә, Хикмәт хаҗи исә, киресенчә, әүвәлгедән артык тәкәбберлелек, көнчелек, ходбинлек (үзен яратучылык) ияртеп килде. (...)