Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Учебник татарского.doc
Скачиваний:
6
Добавлен:
01.04.2025
Размер:
534.02 Кб
Скачать

Тема 4 татарстан һәм икътисад

  1. Сүзләрне тәрҗемә итегез. Асларына сызылган сүзләрнең язылышларын аңлатыгыз.

Мәгълүмат, җайланма, җитештерүче, шәхес, таләпчән, зыялы, әхлак, сәүдә, мөнәсәбәт, эшкуар, кагыйдә, шөгыльләнергә, икътисадый эшчәнлек, бөтендөнья базары, мөлкәт, милек.

  1. икътисад сүзен килеш белән төрләндерегез.

  2. татарчага тәрҗемә итегез. Икесе белән җөмләләр төзегез.

рынок ценных бумаг, рыночные отношения, экономическое развитие, международный опыт, внешне-экономическая деятельность.

  1. җөмләләрне төрле заманнарда әйтегез

Татарстан Республикасы башкаласы Казан шәһәре Россиянең икътисади, мәдәни һәм фәнни үзәге булып тора.

Төбәкара һәм халыкара хезмәттәшлекне үстерү шәһәребездәге алдынгы юнәлешләрнең берсе булып тора.

Татарстан Республикасы икътисады көннәре Казахстанның Астана шәһәрендә үткәрелде.

Казан һәм Астана шәһәрләре арасында туганлашу һәм партнерлык мөнәсәбәтләре хакында меморандум кабул ителде.

Төбәк бүлекчәсен булдыру буенча Устав һәм Оештыру договоры расланды.

5. Татарстандагы сәнәгать үзәкләренең берсе турында сөйләгез.

а) Россия Федерациясе сәнәгате

Россия Федерациясе территориясенең зур һәм файдалы казылмаларга бай булуы сәнәгать һәм авыл хуҗалагының үсүенә йогынты ясый.

Фән сыешлы (наукоемкий) җитештерүгә авиа-, авто-һәм приборлар ясау сәнәгате керә. Алар халкы миллионнан арткан эре шәһәрләрдә туплана.

Урал якларында машина төзү, текстиль, химия, станоклар эшләп чыгару, авыл хуҗалыгы, таудан казып чыгару (горнодобывающий), металл эшкәртү машиналары җитештерелә. Уралда шулай ук кара һәм төсле металлургия заводлары эшли.

Энергетика сәнәгатеннән – нефть, газ, ташкүмер, коба (бурый) күмер чыгарыла һәм эшкәртелә.

Балыкчылык белән Камчатка халкы шөгыльләнә.

Азык сәнәгатенә килгәндә, Россия Федерациясендә сөт, ит, кондитер ризыклары, консервлар эшләү төрле завод, фабрика һәм комбинатларда башкарыла. Аларның кайберләре шәхси милек (частная собственность) булып торалар.

Урман сәнәгате дә РФсе халкы өчен зур әһәмияткә ия. Җир шарындагы барлык урманнарның 22%ы РФсендә үсә. Аның 80%ы – ылыслы агачлар. Россиянең 80% урманы Урал артында – Себер, тайга һәм Ерак Көнчыгышта үсә. Татарстанга килсәк, аның 12% мәйданын урманнар били. Урманның әһәмияте – басу һәм кырларны ышыклау, һаваны чистарту, тыюлыкларны тәэмин итү, җиһаз һәм кәгазь җитештерү. Кызганычка каршы, кисеп алынган урманның 40% гына кулланылып, 60%ы әрәмгә китә.

Б) Россия Федерациясенең авыл хуҗалыгы

РФсенең авыл хуҗалыгы терлекчелектән һәм игенчелектән гыйбарәт. Алга киткән илләрдә, гадәттә, терлекчелек өстенлек итә. Ләкин Россиядә 55% – игенчелеккә, 45% терлекчелек туры килә. Россиядә иң киң таралган бөртеклеләрдән бодай, арыш һәм кукуруз исәпләнә. Терлекчелектә итнең 2/5 өлешен эре терлек бирә. Төньяк районнарда мөгезле эре терлекнең сөтле токымнарын, көньякта итлеләрен үрчетәләр.

Икенче урында – дуңгызчылык. Бу юнәлеш ит җитештерүнең 1/3 өлешен тәшкил итә. Ашау ризыкларыннан тыш, авыл хуҗалыгы җиңел сәнәгатькә чимал да бирә, мәсәлән, сарыкчылык.

Россия авыл хуҗалыгы Аурупа дәрәҗәсенә әле җитмәде. Беренчедән, игенчелек өчен бик үк уңышлы булмаган климат, икенчедән, искергән авыл хуҗалыгы техникасы, өченчедән, аз уңдырышлы җирләрнең күп булуы. Шул уңайдан мәңгелек туң (вечная мерзлота) җирләрне дә әйтеп китәргә кирәк. Киләчәктә терлекчелекнең игенчелектән өстенрәк булуын, авыл хуҗалыгы техникасының камилләшүен, аз уңдырышлы (малоплодородный) җирләрне мелиорацияләүне күрәсе килә.

Авыл хуҗалыгы комплексы халыкны эш урыннары белән тәэмин итә.

Биремнәр.

  1. Тексттан тиңдәш кисәкле җөмләләрне табып укыгыз.

  2. Кушма фигыльләрне табыгыз, алар белән Икътисад темасына бәйле җөмләләр төзегез.

  3. Бирелгән җөмләләрне җәенкеләндерегез:

Сәнәгать үсеш ала. Халык тупланган. Урманнар үсә. Терлекчелек өстенлек итә. Уңайлы климат. Авыл хуҗалыгы тәэмин итә.

6. Нокталар урынына кереш сүзләр өстәп языгыз. (җөмләләр)

Татарстан – эре сәнәгый үзәк. 1990нчы елдан республиканың рәсми исеме – Татарстан Республикасы. Конституция нигезендә, Татарстанда ике тел – татар һәм рус телләре - дәүләт телләре булып санала.

Республикабызда дөньякүләм танылган театрлар, музейлар эшли. Бүгенге көндә Татарстан зур сәяси, икътисади, фәнни, мәдәни үзәк булып тора.

7. Бирелгән текстларны татарчага тәрҗемә итегез.

а) Классический менеджмент в решении социально-экономических проблем опирается на 2 основных подхода. Первый, связанный с именем Ф.Тейлора, основывается на нормирование трудового процесса, его рационализации и унификации. Ф.Тейлор был первым, кто начал изучать условия деятельности рабочего, организацию производственного процесса.

Второй подход, идущий от Мейо Э., во многом был противопоставлен классическим концепциям тейлоризма и ознаменовал переход к принципиально новым гуманистическим подходам. Корректировка поведения работника, несовместимого с целями и задачами предприятия, должна осцществляться не путем внешнего регулирования, а с помощью внутреннего осознания индивидом необходимости изменений.

В последнее время на Западе все чаще отказываются от традиционных форм оплаты труда. На смену почасовым, помесячным и др. традиционным видам зароботной платы, приходят такие ее формы, которые более учитывают индивидуальный вклад работника: количество и качество труда, новаторство и инициативу работника и др. сама жизнь заставляет искать такие пути, которые ведут непосредственно к человеку. Сегодня выгодно не заставлять работника, а сотрудничать с ним, не регламентировать его деятельность, а создавать условия наибольшей экономической свободы.

(Ф.Газизуллин)

б) В менеджменте важную роль играют организационные структуры, которые могут обеспечить достижение указанной цели, будь то проблемы повышения уровня и темпов роста производственности труда, инноваций, разработки новых товаров и услуг, более высокого качества маркетинга. Самый важный индикатор эффективности управления предприятием – это производительность труда.

В условиях формирования рыночных отношений социологам целесообразно обратиться к практике менеджмента, методам формирования профессиональных управляющих, к разработке модели деятельности этого нового социального института в наших социально-экономических условиях.

8. Сүзтезмәләр белән җөмләләр төзегез.

Куәтле һәм бай ил; нык үскән промышленность; алдынгы фән һәм мәдәният; мөстәкыйльлек турындагы Декларация; соңгы хәбәрләр; тарихи урыннар; милләтләр дуслыгы; референдум нәтиҗәләре.

Тәкъдим ителгән семинар темаларына чыгыш әзерләгез

- Татарстанның эре промышленность үзәкләре

- Дәүләт символлары

- Татарстанның милли икътисады

Иҗади эш

Драматург Туфан Миңнулинның әсәрләрендәге төп тема сызыгын ачыкларга тырышыгыз.