Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Учебник татарского.doc
Скачиваний:
2
Добавлен:
28.12.2019
Размер:
534.02 Кб
Скачать

Е) Татар театры

Татар профессиональ милли театрының туган көне – 1906 нчы елның 22 нче декабре. Бу көнне атаклы драматург, артист, режиссер Галиәсгар Камалның “Кызганыч бала” әсәре сәхнәштерелгән. Г.Камал татар драматургиясенә һәм театрына нигез салучы булып санала.

Беренче татар драма артистлары труппасы “Сәйяр” (сәяхәтче) дип атала. Ул Казанда Ильяс Кудашев-Ашказарский җитәкчелегендә төзелә. Аннары труппага сәләтле артист, режиссер Габдулла Кариев килә һәм тиздән труппа белән җитәкчелек итә башлый.

Беренче елларда спектакльләр Казанда оештырылган “Шәрык клубы”нда куела. Г.Камалның “Беренче театр”, “Безнең шәһәрнең серләре” һәм башка бик күп әсәрләре, шулай ук Фатих Әмирханның, Гаяз Исхакыйның драмалары зур уңыш казана.

Башта татар театры элек купецлар йорты булган бинага урнаша, ә 1926 нчы елда исә Татар дәүләт академия театры өчен махсус бина салына.

20-30 нчы еллар – татар театрында музыкаль драма жанры туган чор. Шул вакыттан бирле театр музыкаль драма театры сыйфатында яши. Бу елларда К.Тинчуринның “Зәңгәр шәл”, “Казан сөлгесе” әсәрләре сәхнәдән төшми. Татар халкының күренекле композиторы С.Сәйдәшев бу әсәрләргә музыка иҗат итә.

Шәхес культы елларында татар театрының иң яхшы вәкилләре юк ителә: театрның баш режиссеры, үлемсез “Зәңгәр шәл” авторы К.Тинчурин 1938 нче елда атыла; беренче профессиональ композитор С.Сәйдәшев нахак яла белән театрдан куыла...

Биремнәр

1) Затланышлы һәм затланышсыз фигыль формаларын аерып языгыз

О, бик зур һәм бик кодрәтле нәрсә ул – сүз. Әлбәттә, нәкъ үз урынын табып, үз төсмерләрен салып әйткәндә. Гадәттә, ашык-пошыграк язу аркасында, без аның барлык төсмерләрен дә искә алып җиткермибез, урынындамы бу сүз яки урынына ук куелып җитмәгәнме? – ул турыда уйлап баш ватмыйбыз. Шунлыктан кайбер сүзләрне кирәгеннән артык җигеп өшәндерәбез, шомарган бакыр акчага әйләндерәбез. Шул ук вакытта океандай бай телебезнең энҗедәй җемелдәүче аерым сүзләре, синонимнары, куллануга кермичә, әкренләп төшеп кала, онытыла бара. Хәлбуки телгә, сүзләрнең үз урыннарында үз бизәкләре белән яңгырауларына игътибар, шул турыда кайгырту, шул игътибарлыкны иң элек үзеңдә булдыру, аннары шуны каләмдәш иптәшләреңнән сорый белү – бу соң, барыннан да элек, без язучылар эше түгелме?

2) Фигыльләрнең барлык-юклык төрләрен аерып языгыз

Болардан бернәрсә дә чыкмавы билгеле булганга, без инде капка ачып мәшәкатьләнмибез. Арабыздан тик Шаһбазның гына кайда туганын белмиләр; минем бу газиз дустымның дөньяга килүе анасының кабергә китүенә сәбәп булганга, атасының кем икәне һичберәүгә мәгълум булмаганга, бу баланың гомереннән беренче сәгатьләрен һичбер өй үзенә алырга теләми. Моны ул үзе дә белми, башкалар да сөйләмиләр. Алмазны кем алмас. Матурны кем яратмас.

Тәкъдим ителгән семинар темаларына чыгыш әзерләгез

  • Тарихи Казан

  • Факультет тарихы

  • Казанның күренекле урыннары.

Иҗади эш

Г. Исхакыйның “Зөләйха” драмасын укып анализлагыз.

Т Миннулинның “Илгизәр +Вера” драмасындагы проблемаларны ачыклагыз.