
- •Тема 1 туган тел
- •Россиядә татар телен укыту тарихыннан
- •Тема 2 Татарстан җөмһүрияте. Милләт. Сәясәт.
- •Тема 3. Татарстанның күренекле урыннары
- •Г) татарстан республикасының милли музее
- •Д) Сынлы сәнгать музее
- •Е) Татар театры
- •1) Затланышлы һәм затланышсыз фигыль формаларын аерып языгыз
- •2) Фигыльләрнең барлык-юклык төрләрен аерып языгыз
- •Тема 4 татарстан һәм икътисад
- •Б) Россия Федерациясенең авыл хуҗалыгы
- •Тема 5 татар мәдәнияте һәм сәнгате
- •Тема 6 татарстанның мәгариф системасы милләтебез җәүһәрләре
- •Шиһабетдин Мәрҗани
- •Каюм Насыйри
- •Татар теле турында
- •А)татарстанның югары уку йортлары
- •Б) Социаль-икътисад факультеты
- •Тема 7 массакүләм информация чаралары Татар матбугаты тарихыннан
- •Тема 8 кешенең яшәү рәвеше сәламәтлек — зур байлык
- •Татар ашлары
- •Фикер сәламәтлеге тән сәламәтлегеннән килә
- •Не загсом единым с религией сложнее, чем с государством?
- •Православие
- •Т атарская кухня
- •Татар милли киемендәге асылташлар
- •Национальная татарская одежда
- •Как принимать гостей
- •Тема 9 россиядә һәм татарстанда бәйрәмнәр
- •Сабантуй бизәкләре
- •Нәүрүз – яңа елны каршылау бәйрәме
- •Тема 10 экология. Табигать һәм кеше. Татарстанның табигате
- •Су кадере
- •Экология, әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләсенең актуальлеге
- •Транспортная сеть
- •Тема 11 милләтебез җәүһәрләре бакый урманче
- •Фәрит Яруллин
- •Әлфия Авзалова
- •Тема 12 күренкле татар әдипләре
- •Һ.Такташ
- •Әдхәт Синугыл
- •Тема13 фольклор
- •Тема 14 фразеологизмнар
- •Тема 15 татар әдәби теленең функциональ стильләре
Г) татарстан республикасының милли музее
Татарстан җире зур тарихка ия. Аның бай тарихы музейларда чагыла. Татарстан Республикасының Милли музее 1895 нче елның 5 нче апрелендә ачыла. Андагы экспонатларның төп өлешен туган якны өйрәнүче, күренекле археолог һәм тарихчы Андрей Федорович Лихачевның шәхси тупланмасы һәм 1890 нчы елда үткәрелгән фәнни-сәнәгый күргәзмә материаллары тәшкил итә. Музейның беренче уставында болай дип язылган: “Музейның төп максаты – бу якның табигате, биредә яшәүче халыклар турында киң мәгълүмат бирү”.
Музей Россия һәм Татарстан өчен архитектура һәм тарихи истәлек булган бинада урнашкан. Элек анда Сәүдә йорты булган. Бина XIX гасыр дәвамында төзелгән һәм бары гасыр ахырына гына тулысынча формалашкан. Аның беренче архитекторы Ф.Е.Емельянов булган. Соңрак бу бина И.Бессонов, И.Колмаков, С.Козлова кебек архитекторлар тарафыннан үзгәртеп эшләнгән.
Берләштерелгән Дәүләт музее фондларында дөньяның төрле илләреннән җыелган 700 меңнән артык экспонат саклана. Алар арасында Болгар чорына караган әйберләр дә, Казан ханлыгы чорын да, Татарстанның бүгенгесен күрсәткән мәгълүматлар да бар. Каен тузына язу өчен кирәкле әйберләр, чуен кою формалары, металлга төшерелгән бизәкләр, үзенчәлекле киемнәр, чигүле читекләр, бизәнү әйберләре, тәңкәле акчалар – болар барысы да музейга килүчеләрне ерак-ерак заманнарга алып китә.
Татарстан табигатенә - елга-суларына, урман-тауларына, кошларына һәм җәнлекләренә багышланган экспонатлар да бик кызыклы.
1981 нче елдан алып музей Татарстан Республикасының музейлар җәмгыятен җитәкли. Аңа республикабызда урнашкан 80 музей карый
Биремнәр
1) Ясалма исемнәрне табыгыз.
2) Затланышлы һәм затланышсыз фигыльләрне табыгыз. Фигыль формаларын билгеләгез.
Татарстанда урнашкан нинди музейларны беләсез. Кайсында булганыгыз бар. Берсе турында сөйләгез.
Д) Сынлы сәнгать музее
Казанда Карл Маркс урамында бик матур ак йорт бар. Монда Сынлы сәнгать музее урнашкан.
Музей залларыннан үтү еллар, гасырлар буйлап сәяхәт итүгә тиң. Беренче зал безне XVI гасырга алып килә: монда борынгы иконалар, чиркәү кирәк-яраклары урын алган. Икенче зал стеналарына алтынланган рамлы портретлар эленгән. Менә тагын бер зал. Монысына ап-ак каминнар, фарфор савыт-саба, сыннар куелган. Аннан соң кергән залда наратлар үсә, урманнар шаулый, аланнарда кояш нурлары уйный. Бу – якташыбыз Иван Иванович Шишкин картиналары.
Икенче катта саклана торган әйберләр татар өйләрендә XX гасыр башында киң кулланылган: төрле төстәге җепләр белән чигелгән сөлгеләр, энҗе һәм сәйлән белән бизәлгән калфаклар, көмеш беләзекләр...
Беренче коллекция хуҗасы – Андрей Федорович Лихачев – үзе үк җыючы да, саклаучы да, галим дә булган. Аны аеруча археология фәне кызыксындырган. Үз чорында ул борынгы Болгар тарихын иң яхшы белүчеләрдән саналган. Хәзер А.Лихачев коллекциясенең археологик өлеше Казандагы Дәүләт музеенда саклана. А.Ф.Лихачев шулай ук сынлы сәнгать белән дә мавыккан, үзе дә рәсемнәр ясаган. Башка рәссамнарның картиналарын да җыйган. Замандаш рәссамнары И.Шишкин, А.Каменев картиналарын үзләреннән сатып алган. Узган гасыр рәссамнары Д.Левитан, В.Боровиковский, В.Тропинин, А.Венецианов хезмәтләрен антикварлардан эзләп тапкан. Италия, Франция, Германия буйлап сәяхәт иткәндә, Көнбатыш Европа осталарының әсәрләрен алып кайткан. Сынлы сәнгать музее шушы картиналар галереясыннан башланган.
Биремнәр.
1) Сыйфат фигыльләрне табыгыз. Аларның заман формаларын билгеләгез.
2) Калын шрифт белән бирелгән җөмләләрне төрле заман формаларына куеп языгыз.