Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Учебник татарского.doc
Скачиваний:
5
Добавлен:
01.04.2025
Размер:
534.02 Кб
Скачать

Тема 3. Татарстанның күренекле урыннары

1. Казанның күренекле урыннарына багышланган текстлар белән танышыгыз. Татарстандагы берәр танылган шәһәр яки туган ягыгызның тарихи урыны турында чыгыш әзерләгез.

а) Сөембикә манарасы

Сөембикә манарасы – Казандагы милли архитектура һәйкәлләренең иң күркәме һәм иң атаклысы. Калабызга килгән кунаклар аның мәһабәт һәм күккә ашып торган матур эшләнешенә сокланалар.

Сөембикә манарасы җиде кат итеп кызыл кирпечтән төзелгән. Нигезенең тигез утырмавы сәбәпле, ул акрынлап көнчыгыш тарафына авышкан. Бу авышлык 1960 нчы елларда 1 метр 69 сантиметр булса, хәзер инде 1 метр 84 сантиметрга җитте. Мондый манаралар дөньяда санаулы гына. Шулар арасыннан Италиядәге Пиза манарасын, «Егылучы манара» дип тә атыйлар.

Манараның биеклеге – 58 метр, нигез мәйданы – 140 квадрат метр, архитектурасы сирәк очрый торган алымнар белән эшләнгән. Манара стеналарының эчке ягында каттан катка менү өчен тар һәм текә баскычлар ясалган. Нәфис итеп эшләнгән тәрәзә уемнарыннан шәһәр һәм аның тирә-ягындагы манзараны күзәткәндә, ирексездән бабаларыбыз гомер кичергән ерак заманнар, Сөембикәнең аянычлы язмышы турында уйланасың.

Сөембикә Нугай князьләренең олысы Йосыф кызы булган. Тарихта, әдәбиятта ул гүзәл, мөлаем, кешелекле һәм акыллы хатын итеп сурәтләнә.

(С.Алишевтан)

б) Сөембикә манарасы! Казанның гына түгел, Татар иленең символына әверелде бу корылма.

...1549 елда Казан ханы Сафагәрәй үлә. Сафагәрәйнең ха­тыны Сөембикә кушуы буенча, хан кабере өстенә шушы ма­нара салына. Ул бик тиз арада төзелә. Сөембикәне 1551 елда Мәскәүгә алып китәләр. Димәк, мәгълүматлар әлеге манара­ның 1549—1551 еллар арасында салынуы турында сөйлиләр,

1552 елда Сафагәрәй кабере аннан алына. Шуннан соң бу корылманы күзәтү манарасы итеп файдаланалар. Шул заманнар өчен ул бик мөһим стратегик урын була.

Һәйкәл көнчыгыш стилендә эшләнгән һәм борынгы культ корылмаларына охшаш: кисек пирамидалардан төзелгән; 7 катлы; иң югарысы — изге урын; төрле төсләргә буялган һәм төрле орнаментлы террасалар бар. Сөембикә манара­сының архитектура ягыннан тиңдәшләре Ыссык-Күл янын­дагы борынгы каберлектә бар. Алар XII—XIV гасырларда куелган.

Бу элементлар нәрсә турында сөйлиләр соң? Моңа җавапны мөселман мифологиясеннән табарга мөмкин: "Алла катлам-катлам итеп Җиде Күкне яраткан. Җиденче күк өстендә Алла тәхете урнашкан..."

Җиде күк! Җиде катлы манара! Сөембикә үзенең сөекле иренең мәңгелектә җиденче кат күккә күтәрелүен, җәннәттә булуын теләгән (Вакытлы матбугаттан).

Биремнәр

1) Изафә бәйләнешендәге сүзтезмәләрне күчереп алыгыз, ясалышларын аңлатыгыз.

2) Текстлардан бер составлы җөмләләр табыгыз.

в) Кол Шәриф мәчете

Казанда хәзер яңа биналар бик күп. Ләкин шулар арасында иң күренеклесе – Кол Шәриф мәчете. Шәһәрнең иң матур урынында, иң матур бинасы ул. Бу кабатланмас архитектура үрнәген күргән һәр кеше сокланмый булдыра алмый. Аның турында шагыйрьләр, горурланып, шигырьләр, җырлар иҗат итәргә дә өлгерделәр. Моннан 452 ел элек хәзерге Казан Кремле урынында 8 манаралы зур мәчет булган. Болгар-татар традицияләренә нигезләнеп төзелгән бу мәчет бик күркәм булган, диләр. Аны Кол Шәриф мәчете дип йөрткәннәр.

Кем соң ул Кол Шәриф?

Кол Шәриф – Казан ханлыгында яшәгән дин һәм дәүләт эшлеклесе, шагыйрь. Ул Казаны яклаганда сугышта батырларча һәлак була. Казан алынганнан соң мәчет юкка чыгарыла. Ләкин халык, бик күп еллар үтсә дә, үзенең батыр улын онытмый. Аның исемендәге мәчет Казан Кремлендә яңадан калкып чыкты.

Биремнәр

1) Һәр җөмләнең иясен һәм хәбәрен табыгыз, алар кайсы сүз төркеме белән белдерелгән?

2) Калын шрифт белән бирелгән җөмләләрне җыйнак җөмләгә әйләндереп языгыз.

3) Татарстанда күренекле шәхес исемен алган нинди истәлекле урыннар бар?