
- •Тема 1 туган тел
- •Россиядә татар телен укыту тарихыннан
- •Тема 2 Татарстан җөмһүрияте. Милләт. Сәясәт.
- •Тема 3. Татарстанның күренекле урыннары
- •Г) татарстан республикасының милли музее
- •Д) Сынлы сәнгать музее
- •Е) Татар театры
- •1) Затланышлы һәм затланышсыз фигыль формаларын аерып языгыз
- •2) Фигыльләрнең барлык-юклык төрләрен аерып языгыз
- •Тема 4 татарстан һәм икътисад
- •Б) Россия Федерациясенең авыл хуҗалыгы
- •Тема 5 татар мәдәнияте һәм сәнгате
- •Тема 6 татарстанның мәгариф системасы милләтебез җәүһәрләре
- •Шиһабетдин Мәрҗани
- •Каюм Насыйри
- •Татар теле турында
- •А)татарстанның югары уку йортлары
- •Б) Социаль-икътисад факультеты
- •Тема 7 массакүләм информация чаралары Татар матбугаты тарихыннан
- •Тема 8 кешенең яшәү рәвеше сәламәтлек — зур байлык
- •Татар ашлары
- •Фикер сәламәтлеге тән сәламәтлегеннән килә
- •Не загсом единым с религией сложнее, чем с государством?
- •Православие
- •Т атарская кухня
- •Татар милли киемендәге асылташлар
- •Национальная татарская одежда
- •Как принимать гостей
- •Тема 9 россиядә һәм татарстанда бәйрәмнәр
- •Сабантуй бизәкләре
- •Нәүрүз – яңа елны каршылау бәйрәме
- •Тема 10 экология. Табигать һәм кеше. Татарстанның табигате
- •Су кадере
- •Экология, әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләсенең актуальлеге
- •Транспортная сеть
- •Тема 11 милләтебез җәүһәрләре бакый урманче
- •Фәрит Яруллин
- •Әлфия Авзалова
- •Тема 12 күренкле татар әдипләре
- •Һ.Такташ
- •Әдхәт Синугыл
- •Тема13 фольклор
- •Тема 14 фразеологизмнар
- •Тема 15 татар әдәби теленең функциональ стильләре
Тема 2 Татарстан җөмһүрияте. Милләт. Сәясәт.
Бирелгән сүзләрне тәрҗемә итеп алар белән җөмләләр төзегез.
Сәясәт, хакыйкать, мөрәҗәгать, мәдәният, җәмгыять, хөкүмәт, мәгариф, мәгърифәт, бердәмлек, иминлек, мәйдан, табылдыклар, нигез, бина.
Текстны укып дәвамын уйлап языгыз.
Милләттәшләребез дөньяның төрле төбәкләрендә яши. Хәтта ерак Австралиядә дә татарлар бар. Бөтендөнья татар конгрессында кунаклар кайдан гына юк иде. Чит илләрдә яшәүче татарлар Татарстанның мөстәкыйль, бәйсез дәүләт булуын телиләр.
Республикабыздагы халыкның 48 проценты – татарлар, 43 проценты – руслар. Республикабызда йөздән артык милләт вәкиле яши. Барча милләт халыклары дус яшиләр. Милләтләр дуслыгы – бездәге иң зур байлык.
3. Татарстан турындагы текстлар белән танышыгыз. Биремнәрне үтәгез.
а) ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
Татарстан Идел буенда урнашкан. Аның мәйданы— 68 мең кв. км. Халкы — 3 миллион 700 мең кеше. Татарстанда 100 дән артык милләт вәкиле дус-тату булып яши. Татарстан Республикасы составында 43 район, 19 шәһәр, шәһәр төрендәге 21 бистә һәм 3000 гә якын авыл исәпләнә. Иң зур шәһәрләр - Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә, Чистай, Алабуга һәм башкалар. Татарстан аша 4 зур елга ага: Идел, Чулман, Нократ, Агыйдел. Кечкенә елгалар һәм күлләр дә күп.
Татарстан — эре сәнәгый үзәк. Казан шәһәрендә самолетлар, вертолетлар, медицина җиһазлары, мех һәм тегү әйберләре житештерелә: Чаллыда - "КамАЗ" йөк автомобильләре һәм "Ока" җиңел машиналары, Чистай шәһәрендә — атаклы "Восток" сәгатьләре, Түбән Камада — синтетик каучук һәм автомобиль шиннары, Яшел Үзәндә суыткычлар эшләнә. Татарстанда эшләнгән югары сыйфатлы товарлар төрле республикаларга, БДБ илләренә, чит илләргә чыгарыла. Республикабызга да бу дәүләтләрдән төрле товарлар кертелә: авыл хуҗалыгы машиналары, минераль ашламалар, төзелеш һәм юл техникасы, агач материаллары һәм башкалар.
Соңгы елларда Татарстан Россия Федерациясенең өлкәләре, БДБ илләре, Балтыйк буе илләре һәм күп кенә чит илләр белән килешүләр төзеде һәм ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштырды. Татарстан Көнчыгыш илләре белән дә, Көнбатыш илләре белән дә багланышларны киңәйтә. Чит илләрдә Татарстанның вәкаләтле вәкиллекләре эшли. Алар чит ил кешеләренә Татарстан турында тулы мәгълүмат җиткерәләр.
1990 нчы елдан республиканың рәсми исеме — Татарстан Республикасы. Конституция нигезендә, Татарстанда ике тел — татар һәм рус телләре — дәүләт телләре булып санала. Татарстанның иң югары органы — Дәүләт Советы. Ул 5 елга сайлана. Татарстанның ил башлыгы — Президент. Ул да 5 елга сайлана. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев 1991 нче елда сайланды.
Республикабызда дөньякүләм танылган театрлар, музейлар, югары уку йортлары эшли. Биредә ел саен Рудольф Нуриев исемендәге халыкара балет фестивале, Федор Шаляпин исемендәге халыкара опера фестивале үткәрелә.
Бүгенге көндә Татарстан — зур сәяси, икътисадый, фәнни, мәдәни үзәк.
Биремнәр
Калын шрифт белән бирелгән сүзләрнең ясалышын аңлатыгыз.
Асларына сызылган сүзтезмәләр белән җөмләләр төзегез.
б) ТАТАРСТАН ТАРИХЫННАН
Мең еллар элек Идел белән Кама кушылган җирдә болгар кабиләләре яшәгән. X гасырда болгар кабиләләре дәүләт булып оешкан. Бөек Болгар дәүләте Европаның көнчыгышында беренче зур дәүләт булган. 922 нче елда болгарлар ислам динен кабул иткәннәр. Бу вакыйга Болгар дәүләтенең үсешенә зур йогынты ясаган. Болгар иле ислам илләре белән тыгыз бәйләнешләр урнаштырган. Болгарлар башка дәүләтләр белән сәүдә иткәннәр, акча сукканнар, төрле кораллар, савыт-саба ясаганнар. Болгарларның үз язулары булган, фән, мәдәният, мәгариф үсеш алган.
1236 нчы елда монгол явы Болгар Дәүләтен басып ала. Болгар дәүләте җимерелә һәм Алтын Урдага кертелә. Алтын Урда таркалганнан соң, XV гасырда яңа дәүләт — Казан ханлыгы төзелә. Биредә яшәүчеләрне Казан татарлары дип йөртә башлыйлар. Казан ханлыгы Бөек Болгарның дәвамы була. Казан ханлыгы кешеләре игенчелек һәм тукучылык белән шөгыльләнгәннәр, матур биналар, мәчетләр, мәктәп-мәдрәсәләр төзегәннәр. Казан шәһәрендә гыйлем йортлары күп булган һәм аларда укырга-язарга, матур итеп китап күчерергә өйрәткәннәр. Илдә ханнан кала икенче кеше сәед булган. Сәедләр мәдрәсәләр тотканнар, мәгърифәт таратканнар.
XVIII гасырда Казан шәһәре Казан губернасы үзәгенә әверелгән. Казан губернасы хуҗалык үсеше ягыннан Россиядә алдынгы урында торган. Икътисадый тормышның нигезен авыл хуҗалыгы тәшкил иткән. Казанда зур остаханәләр, завод-фабрикалар барлыкка килгән. Шәһәр тиз үсеш алган.
Бу чорда Казан Россиянең иң эре сәүдә үзәкләреннән саналган. Анда телефон үткәрелгән, шәһәрнең үзәк урамнарында трамвай йөри башлаган, тимер юл челтәре киңәйгән.
1920 нче елда Татарстан автономияле республикасы төзелә. 1921 нче елда татар теле рәсми рәвештә беренче тапкыр дәүләт теле дип игълан ителә. Сугыштан соңгы елларда Татарстанда югары сыйфатлы товарлар җитештерелә башлый. 1950 нче елда "Татнефть" берләшмәсе төзелә һәм республикабызның икътисадында яңа тармак — нефть сәнәгате барлыкка килә. 1956 нчы елда Татарстан нефть чыгару буенча СССРда беренче урынга чыга.
1990 нчы елда Татарстан Республикасының дәүләт суверенлыгы турында Декларация кабул ителгәннән соң, Татарстанның Дәүләт Советы төзелде, беренче Президенты сайланды, Дәүләт символлары булдырылды.
Бүгенге көндә Татарстан башка республикалар, чит илләр белән турыдан-туры килешүләр төзи, тыгыз һәм ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштыра, башка республикаларда, өлкәләрдә һәм чит илләрдә вәкиллекләрен ача.
Биремнәр
Татарстан тарихы буенча нинди кызыклы мәгълүматлар беләсез?
Икенче абзацтан сүзтезмәләрне күчереп языгыз.
Таблицаны тутырыгыз
тамыр |
Ясалма |
кушма |
парлы |
|
|
|
|
в) “Татарстан Республикасының флорасы һәм фаунасы”
Татарстан киң яфраклы һәм катнаш урман, шулай ук урман-дала зоналарында урнашкан. Идел һәм Кама елгалары Татарстанны 3 өлешкә бүлә: Иделнең уң як яры (Идел алды), Иделнең сул як яры һәм Каманың уң як яры (Кама алды), Каманың сул як яры (Кама арты).
Республиканың төп елгалары: Идел, Чулман, Нократ, Агыйдел, Ык.
Сусаклагычлар: Куйбышев һәм Түбән Кама.
Республика территориясенең 16% ында урманнар үсә. Нигездә яфраклы урманнар өстенлек итә: имән, юкә, өрәңге...
Республикада бай фауна сакланган: төлке, поши, тиен, борындык, сурок, куян; кошлардан - глухарь, рябчик һ.б.
Республика территориясендә Түбән Кама милли паркы, Идел-Кама тыюлыгы бар. 1921 нче елдан Идел-Кама тыюлыгында дендрарий ачыла, анда агачларның һәм куакларның Европада, Азиядә һәм Америкада үсә торган бик күп төрләре исәпләнә.
Татарстан дала үсемлекләренә дә бик бай.
Флорада барлыгы 844 төр үсемлек исәпләнә, шул исәптән анарның 51е “Кызыл китап”ка кертелгән.
Биремнәр
1) Асларына сызылган сүзләрнең синонимнарын табыгыз
2) Тексттан күп мәгънәле сүзләр табыгыз. Сүзлек ярдәмендә мәгънәләрен аңлатыгыз.
3) Тексттан омоним сүзләрне табып аңлатыгыз.
4) Татарстанның «Кызыл китабы» турында сөйләгез.
4. “Казан” текстын укып чыгыгыз, сорауларга җавап бирегез. Үзегезнең туган шәһәрегез (район үзәге) турында сөйләгез.
Казан – Татарстан Республикасының башкаласы. Анда миллионнан артык кеше яши. Ул Идел елгасының сулъяк ярында урнашкан. Элек-электән үк сәүдә үзәге булган.
Казан – бик борынгы шәһәр. Элеккерәк елларны Казанга кайчан нигез салынуы турында дәлилле мәгълүматлар юк иде. 90 нчы елларда археологлар Казан Кремленең төрле өлешләрендә казу эшләре алып барды. Тарихи датаны ачык билгеләрлек табылдыклар килеп чыкты. Бу табылдыклар Казанга 1000 ел элек нигез салынуы турында сөйлиләр. 1438 елдан ул Казан ханлыгының башкаласы була. 1552 елда Иван Грозный тарафыннан басып алына һәм рус дәүләтенә буйсындырыла. 1708-1920 елларда – губерна шәһәре булып тора. 1920 елның 27 маеннан Казан – Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының башкаласы, ә 1992 елның 7 февраленнән Татарстан Республикасының башкаласы.
Казанда тарихи урыннар бик күп. Шуларның берсе – Кремль. Аның ХVI гасырда төзелгән диварлары XVII һәм XIX гасырларда реконструкцияләнә. Сөембикә манарасы – шәһәрнең иң борынгы манарасы. Аның турында легендалар да бар.
Борынгы архитектура үрнәкләреннән XVI гасырга караган Благовещен соборы, XVIII гасырда төзелгән Мәрҗәни һәм Апанай мәчетләре, Петропавловск соборы, XIХ гасырда Борнай мәчете, Әҗем мәчете, Казан университеты комплексы, ХХ гасыр башында Шамил йорты, Дәүләт банкы бинасы һ.б. бар. 90 нчы еллардан башлап шәһәрнең тарихи урыннарын төзекләндерү буенча эш җәелдерелде.
Казан – иң эре шәһәрләрнең берсе. Ул 300 квадрат километр мәйданга якын җирне били. Анда 1 миллион 100 меңгә якын Кеше Яши. Димәк, һәр квадрат километрга 4000ләп Кеше туры килә дигән сүз бу.
Казан бүген 7 районны – Вахитов, Киров, Мәскәү, Совет, Авиатөзелеш, Идел буе, Яңа Савин районнарын – берләштергән промышленность үзәге. Шәһәребездә гади кадактан алып катлаулы электроника җиһазларына кадәр, балалар уенчыгыннан алып самолетларга кадәр җитештерелә. Соңгы елларда Казан шәһәре үзенең йөзен шактый үзгәртте, ул тагын да матурланды.
Казан — эре сәнәгый үзәк. Биредә самолетлар, вертолетлар, медицина җиһазлары, магнитлы тасмалар, мех һәм тегү әйберләре, дарулар һәм башка югары сыйфатлы товарлар житештерелә. Казанда эшләнгән әйберләр төрле республикаларга, Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге (БДВ) илләренә, чит илләргә чыгарыла.
Казан — фән патшалыгы. Биредә Россия фәннәр академиясенең Казан филиалы, Татарстан фәннәр академиясе, күпсанлы фәнни-тикшеренү институтлары урнашкан. Казан дәүләт университеты, техник һәм технологик, педагогика, энергетика һәм медицина университетлары, авыл хуҗалыгы академиясе, финанс-икътисад институты һәм башка югары уку йортларында 70 меңнән артык студент белем ала. Бу югары уку йортлары, шулай ук театр, музыка училищелары Идел буе һәм илебезнең башка төбәкләре өчен белгечләр әзерлиләр.
Казан — танылган мәдәни үзәк. Шәһәрдә 6 театр эшли: М.Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театры, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, В.Качалов исе-мендәге Зур рус драма академия театры, К.Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театры, Яшь тамашачылар театры, Курчак театры. Биредә С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залы, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе, "Казан" милли-мәдәни үзәге, мәдәният сарайлары, китапханәләр эшли.
Бүгенге Казан зур, матур, мәһабәт. 2005 нче елда Казанга 1000 ел була.
Сораулар
- Татарстан кайда урнашкан?
- Татарстанда нинди районнар бар?
- Татарстан нинди табигать ресурсларына бай?
- Татарстандагы данлыклы берәр завод яки фабрика турында сөйләгез.
- Татарстанның киләчәген ничек күрергә телисең?
Биремнәр.
1) Сүзләрнең синонимнарын әйтегез:
борынгы, эре, шәһәр, сәнәгать, яши, дивар, йөз, җөмһүрият, эш, соңгы, шәрык
2) Сүзләрнең антонимнарын әйтегез:
сул, борынгы, күп, биек, тар, бар, матур, ерак, бердәм, еш, кушу
3) республикасының, шәһәребездә, шәһәрләрнең, Кремленең, өлешләрендә, җиһазларына сүзләренең кушымчаларын аңлатыгыз.
башкала сүзен тартым белән төрләндерегез.
тексттан хәзерге заман хикәя фигыль, билгеле үткән заман хикәя фигыль, билгесез үткән заман хикәя фигыль, исем фигыль, хәл фигыль, сыйфат фигыльгә икешәр мисал табыгыз.
5. “ЧИТ ИЛЛӘРДӘГЕ ТАТАРЛАР” текстын укып чыгыгыз. Эмиграциядәге татарлар турында ниләр беләсез?
Татарларның күпчелеге Татарстанда яшәсә дә, төрле елларда һәм төрле сәбәпләр аркасында чит илләргә киткән татарлар да бар. Татарлар Чиләбе, Оренбург, Пермь, Ульяновск өлкәләрендә, Башкортстанда, Украина, Молдова, Литва, Эстония, Себердә һәм башка төбәкләрдә яшиләр. Элеккеге СССР территориясеннән башка Төркиядә, Финляндия, Польша, Австралия, Кытай, Германия һәм Америкада татар диаспоралары бик көчле.
Элек чит илләрдәге татарларның Татарстан, Казан белән элемтәләре булмаган, әмма алар туган телләрен онытмаганнар, саклап калганнар, татар халкы турындагы мәгълүматларны, истәлекләрне буыннан-буынга тапшырганнар.
90 нчы елларда үзгәртеп кору башлангач, аларга әти-әни-ләренең туган җирләре белән якыннан танышырга мөмкинлекләр булдырылды. 1992 нче елда татарларны берләштерү максатыннан, Казанда Беренче Бөтендөнья татар конгрессы үткәрелде. Чит илләрдә яшәүче татарлар беренче тапкыр Татарстандагы туганнары, дуслары белән очраштылар. Шул көннән бирле алар бер-берсенә хатлар язышалар, Интернет аша хәбәрләшәләр, Татарстан белән кызыксынып торалар. Алар 5 елга бер тапкыр татар корылтаенда катнаша алалар.
Хәзерге вакытта 25 меңгә якын татар Төркиядә яши. Бу илгә татарларның иммиграциясе XIX гасыр ахырында башланган һәм 20 нче гасырның 20 — 40 нчы елларына кадәр дәвам иткән. Польшада 5 меңгә якын татар яши. Мондагы татар диаспорасы берничә дулкын эмигрантлардан формалашкан. Татарлар, нигездә, дәүләтнең көнчыгышында яшиләр. Фин татарларына килгәндә, аларның күбесе Хельсинки, Тампере һәм башка шәһәрләрдә яши. Татарлар бу илгә 19 нчы гасыр ахырында — 20 нче гасыр башында сәүдәгәр буларак килгәннәр.
Америка Кушма Штатларындагы татар диаспорасының нигезен Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Европа һәм Азия илләреннән күчеп килгән татарлар тәшкил итә. Америка татарлары бер-берсе белән аралашалар, милли бәйрәмнәрне билгеләп үтәләр.
Татар диаспоралары шулай ук Канадада да, Австралиядә дә бар. Биредәге татар гаиләләре бергәләп Сабан туен бәйрәм итәләр, төрки халыкларның сәнгате һәм мәдәнияте белән кызыксынып яшиләр.
Татарстан хөкүмәте чит ил татарлары белән тыгыз элемтәдә тора (Вакытлы матбугаттан).
Биремнәр
1) Таблицаны тутырыгыз (затланышлы-затл)
Хикәя фигыль |
Шарт фигыль |
Боерык фигыль |
Исем фигыль |
инфинитив |
Сыйфат фигыль |
Хәл фигыль |
|
|
|
|
|
|
|
2) Алынма сүзләрне табып аларның телдән икәнлеген билгеләгез
3) Ясалма, кушма, тезмә, парлы сүзләргә мисаллар табып языгыз.
6. Текст үрнәгендә Татарстан Республикасының дәүләт төзелеше турында сөйләгез.
Россия Федерациясенең дәүләт төзелеше
Идарә итү формасы буенча Россия Федерациясе Президент республикасы булып санала. Дәүләт башында Президент тора. Ул 4 елга бер тапкыр сайланыла, бер үк вакытта дәүләт башлыгы һәм башкарма хакимият башлыгы да булып тора. Хөкүмәт Президент тарафыннан билгеләнә. Дәүләт думасы һәм Федерацияләр Советыннан гыйбарәт булган Федераль җыелыш Закон чыгару органы булып тора.
Федерацияләр Советын Россия Федерациясе субъектларының һәрберсеннән икешәр вәкил тәшкил итә. Барлыгы 89 Россия Федерациясе субъекты бар. Димәк, Федерацияләр Советында 178 кеше исәпләнә. Федерацияләр Советы Дәүләт Думасы кабул иткән законнарны хуплый яки кире кага. Шулай ук РФ субъектларының чикләре үзгәрүне, гадәттән тыш хәл кертелү турында Президент Указларын, Президентның эштән азат ителүен раслый, Югары, Конституцион, арбитраж судларына судья вазифаларын билгели.
Дәүләт Думасы – Россия Федерациясенең закон чыгару органы. Аның составында 450 депутат исәпләнә.
Думаның вазифалары: 1) закон проектларын карау һәм кабул итү; 2) хөкүмәт башлыгы итеп билгеләнүгә Президентка ризалык бирү; 4) амнистия игълан итү; 5)импичмент чыгару өчен, Президентка каршы игълан билгеләү.
Биремнәр
Алынмаларны табыгыз, кайсы телдән кергәнлеген аңлатыгыз
Үткән заман сыйфат фигыльләрне аерып языгыз. Аларны билгез үткән заман хикәя фигыль функциясендә кулланып, җөмләләр төзегез.
Асларына сызылган сүзләрнең синонимнарын табып языгыз.
Тәкъдим ителгән семинар темаларына чыгыш әзерләгез
-Татарстанда фән үсеше.
- Татарстан һәм сәясәт.
- Республиканың үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге.
Иҗади эш
- Нурихан Фәттах”Әтил суы ака торур” әсәрен укыгыз һәм анализлагыз