Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Учебник татарского.doc
Скачиваний:
5
Добавлен:
01.04.2025
Размер:
534.02 Кб
Скачать

Тема 12 күренкле татар әдипләре

ГАЯЗ ИСХАКЫЙ

Гаяз Исхакый — татар халкының күренекле язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе.

Ул 1878 нче елның 22 нче февралендә хәзерге Татарстан Республикасының Чистай районында туган. Чистай, Казан мәдрәсәләрендә белем алган. Соңыннан укуын Татар укы­тучылар мәктәбендә дәвам иткән. Аны тәмамлагач, Оренбург­та укытучы булып эшләгән.

1904 нче елда ул Казанга әйләнеп кайта. Төрле мәкаләләр язып бастыра, җәмәгать эшендә актив катнаша. "Бай углы", "Кәләпүшче кыз", "Өч хатын белән тормыш", "'Ике гашыйк", "Ике йөз елдан соң инкыйраз" — Гаяз Исхакыйның беренче әсәрләре.

XX гасыр башында язылган әсәрләреннән "Зиндан", "Тормышмы бу?", "Солдат", "Алдым-бирдем", "Зөләйха", "Тарты­шу", "Мөгаллим"не әйтеп китәргә кирәк.

1919 нчы елдан алып Гаяз Исхакыйга төрле илләрдә — Төркиядә, Германиядә, Польшада яшәргә туры килә. Биредә ул газета чыгару эшен активлаштыра, татар милләте проблемаларын кайгырта, яңа романнар, повестьлар, драмалар яза. Эмиграциядә иҗат иткән әсәрләре арасында "Көз", "Дулкын эчендә", "Җан Баевич"; "Олуг Мөхәммәд" зур игътибарга лаек. Гаяз Исхакыйның әсәрләре озак еллар махсус фондларда сакланды, эшчәнлеге бозып аңлатылды. Хәзер Г.Исхакый ту-лысынча акланды, аның әдәби мирасы халыкка кире кайтты.

1991 нче елда Татарстан Язучылар берлеге Гаяз Исхакый исемендәге премия булдырды. (Вакытлы матбугаттан).

Биремнәр

1) Әдәби китаптан синтетик һәм аналитик иярченле, теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләлргә икешәр мисал сайлап языгыз.

2) Г.Исхакый «Көз»

1) Гөлсем һәм Нәфисәгә характеристика бирегез. Аларны чагыштырыгыз.

2) Ике хатын-кызны Бер җепкә бәйләүче Хәлил образы турында сөйләгез.

3) Әсәрдә Г.Исхакый татар милләтенә мөнәсәбәтен ничек белдерә.

4) Әсәр ни өчен «Көз» дип исемләнгән. әлеге сүзгә нинди мәгънәләр салынган.

«Локман хәким»

    1. Локман хәким кем ул?

    2. әкияттәге халыкны татар халкы белән чагыштырырга мөмкинме? Ни өчен?

    3. Ил белән нинди Кеше идарә итәргә тиеш?

    4. Идарәче беренче чиратта нәрсәләрне күздә тотарга тиеш?

    5. Әкияттәге соңгы җөмләләр турында фикерегез.

    6. «Мин идарәче булсам…»

Дәрдмәнд

Урысча күп сүзең, азы татарча,

Белалмыйм, кем син – урысмы, татармы?

Ничектер белмәдек исме шәрифең:

Хәсәнме, юкса Иванмы, Макармы?...

Һ.Такташ

Авазлары, борыннары җимерелгән сүзләрне яклап

Кабыргасыз, йомшак урыс теле,

Ничек борсаң шулай борыла, -

(Башка чарасы юк),

Безнең агай-эне

Эләккән һәр урыс сүзенең

Кабыргасын тотып сындыра!

Сүз юк,

Урыс телен белү кирәк нәрсә,

Ләкин

Кирәклеген аның бутыйлар…

Татарларга, татар булла торып,

Урысчалап доклад укыйлар.

Әтбитработниклар!

Бәлки,

Урыс теле шәп тел икәнлеген

Күрсәтүдер сезнең уегыз, -

Яхшы эш ул,

Тик шулай да, зинһар, куегыз!

«Ответ» дигән сүзнең «в»сын ашап,

«Әтбит» дигән булып йөрисез;

«Моя» белән «мой»ның муенын борып,

үтерергә, ахры, телисез.

«Совсем» сүзен «чәпчим» чәпчеттегез,

урыс аңламаслык иттегез;

бу ни хәл бу, «әтбитработниклар»,

бу нинди юл белән киттегез?!

Татар газетасына урысчалап

Мәкаләләр язып бирәсез.

(Секретарьга кушып яздыруны

сизмиләр дип, ахры, беләсез…)

х х х

Урыс теле Инде урыс белән

Сөйләшергә, әйтик, яраса,

Татар теле бит ул татар белән

Аңлашырга ярый лабаса…