Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Учебник татарского.doc
Скачиваний:
2
Добавлен:
28.12.2019
Размер:
534.02 Кб
Скачать

Фәрит Яруллин

Танылган композитор Фәрит Яруллин – татар милли балетына нигез салучы. Ул 1914 нче елда Казанда туган. Аның әтисе – күренекле халык музыканты Заһидулла Яруллин. Кечкенә чакта ук Фәрит Яруллин әтисе кебек оста музыкант булырга теләгән. Башта аны әтисе фортепианода уйнарга өйрәткән. Соңыннан Фәрит Яруллин Казан музыка техникумында укыган. Яшь музыкант Казанның мәдәни тормышында актив катнашкан: концертларда аккомпаниатор булган, үзешчән хор белән җитәкчелек иткән...

Техникумны бетергәч, Фәрит Яруллин Мәскәү консерваториясендә укуын дәвам итә. Биредә ул татар опера студиясендә белем ала. Фәрит Яруллин опера студиясенә кергәндә, инде берничә җыр һәм фортепиано өчен пьеса язган була. Студиядә укыганда, ул фортепиано белән виолончель өчен соната, кыллы квартетын һәм симфониясенең беренче кисәген, романслар яза.

1939 нчы Фәрит Яруллин бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның “Шүрәле” поэмасы буенча музыкаль әсәр яза башлый. Тиз арада сценарий төзелә, һәм композитор балетның күренешләрен бер-бер артлы иҗат итәргә керешә. “Шүрәле” балеты 1941 нче елның августында Мәскәүдә татар әдәбияты һәм сәнгате көннәрендә куелырга тиеш була. Ләкин 1941 нче елның июнендә Бөек Ватан сугышы башлана, һәм Фәрит Яруллин фронтка китә. 1943 нче елда лейтенант Фәрит Яруллин батырларча һәлак була.

Фәрит Яруллинның “Шүрәле” балеты беренче тапкыр бары тик 1945 нче елда куела. Озак еллар инде бу әсәр Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсеннән төшми. Балетны Татарстан тамашачылары да, чит ил кунаклары да яратып карыйлар.

Фәрит Яруллинның иҗат гомере кыска булса да, аның исемен халык онытмый.

Әлфия Авзалова

Татар эстрадасына 50 елга якын иҗат гомерен багышлаган Әлфия Авзаловага 2008 нче елның гыйнварында 75 яшь тулды. Чын мәгънәсендә җырлы, моңлы гомер.

Агыйдел һәм татар иле кызы сәхнәдә кәккүк кебек моңлана да, сандугачтай сайрый да, илкәе белән бергә яшьтән сөйгән иркәсен дә сагына белде. Белде, дип әйтү генә аз, төрле җиргә сибелгән татарның моң-зарын, сөенеч-көенечен, сагыну-мәхәббәтен аһәңле тавышы белән халыкка җиткерде.

Сөекле җырчыбыз кайларда гына куандырмады үз татарын: Урта Азиядә дисеңме, Төмәндәме, Свердловскидамы, ерак Себер якларындамы – бар җиргә дә өлгер иде ул һәм бүгенгәчә шулай, вакытын, сәламәтлеген һич тә җәлләмичә, халыкка хезмәт итә. Ә туган Татарстанын ул аеруча ярата, үз төркеме белән концертлар куеп, авыл хезмәтчәннәренә олы бәйрәм ясый. Һәм бу фидакарь хезмәте өчен илебез аны Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләсә, тугрылыклы тамашачысы олы мәхәббәте белән иркәли.

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисткасы, Республиканың Тукай бүләге лауреаты Әлфия Авзалова – Актаныш авылы кызы. Әлфия Авзалованың җырчы булып китүе очраклы хәл түгел. Табигать-ана биргән сәләт, җырга булган мәхәббәт, кешеләрне ярату аңа үз юлын табарга ярдәм итә.

Аңа бер үк вакытта нота грамотасын да, күренекле композиторлар иҗатын да өйрәнергә кирәк була. Күңеленә хуш килгән җырчыларның иҗатын йөрәк түренә сеңдереп бара ул. Яшь башкаручыга тәҗрибәле остазлары – Разия Тимерханова һәм Зөләйха Әхмәтова ярдәмгә килә. Ул елларда авылларның сикәлтәле юллары, карлары-бураннары җырчыны күп мәртәбә җырлатып кына түгел, хәтта елатмыйча да калдырмагандыр. Чи утын ягып җылытыла торган салкын клубның сәхнәсенә чыгып, баянга кушылып, күкрәк тавышы белән җырлап җибәрүгә, Ильич лампасының кинәт сүнеп китүен һәм Әлфия апаның җиделе лампа яктысында “Актаныш таңнары”н “аттыруын” бик яхшы хәтерлим. Болар һәммәсе дә минем балачак-яшүсмер чакта хәтер төпкелендә яшеренеп калган моңсу хатирәләрем. Рәхмәт сиңа барысы өчен дә, безнең Әлфия апа! Җырларың, җор сүзләрең өчен, тормыш авырлыкларына бирешмәвең, яшьлек хатирәләренә кайтарганың өчен мең яшә!

Биремнәр

1. Җөмләләрнең бәйләнеш төрен билгеләгез (аналитикмы синтетикмы).

Урта яшьләрдәге Ир Кеше җыйнак кына баскыч кую белән, кешеләр самолеттан төшә башладылар. Миңнегөл китеп, биш-ун минут узуга, тагын телефон шалтырады. Бу сүзләр шул чаклы да ышандыргыч итеп әйтелде ки, Шәвәли карт хәтта берничә көн Лотфулла мастерга карата күңелдә җылы хисләр уянуын тоеп йөрде. Кулларына билетларын тоткан бүтән юлчылар самолетка утыра башлагач кына, ул аптыраулы кыяфәт белән кире борылды. Тагы унбиш минут чамасы узуга, Рәис үзе кайтып керде. Ә биредә ата кешеләр үз балалары турында шундый матур итеп сөйлиләр: тыңлаган саен, күңел рәхәтләнеп тора.

Тәкъдим ителгән семинар темаларына чыгыш әзерләгез

  • Дөньякүләм танылган татарлар

  • Ел саен үткәрелә торган фестивальләр (“Татар җыры”, “Алтын мөнбәр”....)

Иҗади эш

Х.Вахитның “Беренче мәхәббәт” әсәренә анализ ясагыз