Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Учебник татарского.doc
Скачиваний:
6
Добавлен:
01.04.2025
Размер:
534.02 Кб
Скачать

Тема 10 экология. Табигать һәм кеше. Татарстанның табигате

Татарстанның табигате матур, бай, серле һәм төрле. Калын зур урманнар да, тигез далалар да бар анда. Урманнарда төрле агачлар үсә, шуңа күрә катнаш урманнар да, ылыслы урманнар да шактый. Алар арасында төз наратлар, нык имәннәр, зифа каеннар, нәфис юкәләр, өрәңге, чыршы, карагай агач­лары да бар. Куе агачлар арасында, куаклыкларда зур мөгезле пошилар, аюлар, бурсыклар, бүреләрне очратасың. Кызыл тунлы төлкеләр, куркак куяннар да еш очрый.

Татарстан Республикасын "дүрт елга иле" дип йөрткәннәр. Аның аша Идел, Чулман, Агыйдел, Нократ елгалары ага. Ык, Зәй, Мишә, Чирмешән, Зөя, Казансу ел­галары исә — аларның кушылдыклары. Кечкенә елгалар, күлләр дә күп анда. Аккош күле, Кабан күле, Зәңгәр күл, Тирән күл һәм башка бик күпләр безнең республикабызда урнашкан. Алар бик уңайлы ял итү урыннары булып тора.

Татарстанның климаты уртача: кышлары артык салкын түгел, ә җәйләре түзә алмаслык эссе булмый. Шуңа күрә рес­публиканың бай табигате, йомшак, саф һавасы иген үстерергә, терлек үрчетергә уңайлы. Киң болын-кырларда аллы-гөлле чәчәкләр, шифалы үләннәр бик күп. Татарстан кырларында бодай, арыш, кукуруз, карабодай, борчак, чөгендер, бәрәңге үстерәләр. Терлекчеләр мөгезле эре терлек үрчетә­ләр, дуңгызчылык һәм кошчылык белән шөгыльләнәләр. Идел һәм Чулман буенда өлгергән алма, чия, кура җиләге, җир һәм каен җиләкләре, кара бөрлегән, чикләвекләр тирә-якта иң тәмлеләрдән санала.

Чиста табигать - сәламәтлек нигезе. Шуңа күрә аны карап, чистартып торырга кирәк. Табигатьне саклау - Ватанны саклау дигән сүз ул! (Вакытлы матбугаттан).

Биремнәр

1) ялгызлык исемнәрне табыгыз.

2) калын шрифт белән бирелгән җөмләләрне тәрҗемә итегез

3) хәбәрләре фигыльдән башка сүз төркеме белән белдерелгән җөмләләрне табып, алардагы тыныш билгеләрен аңлатыгыз.

4) тексттагы метафораларны табыгыз, аларның русча эквивалентларын әйтегез.

Су кадере

Дөньяда, тормышта иң кадерле әйберләрнең берсе – су. Татарстан үзәгендә ике зур елга – Идел һәм Чулман (Кама) бергә килеп кушылган. Борынгы заманнардан ук Европа белән Азияне, көньяк белән төньякны тоташтыруда әһәмиятле артерия хезмәтен үтәгән шушындый зур елгалар агу халкыбызның мәдәнияте һәм икътисады үсүгә сәбәп булган.

Көндәлек тормышта судан башка хуҗалык итәргә мөмкин түгел. Су иген игүгә, җиләк-җимеш, терлек, кош-кортлар үстерүгә ярдәм итә. Җир йөзендә су булмаса, тереклек бөтенләй яшәмәс иде.

“Елгам минем – Аллам минем”, “Аллам минем – елгам минем”, “Елгаларым – тормыш тоткаларым” дигән мәкаль-әйтемнәр халыкның елга-инешләрне илаһилык дәрәҗәсенә күтәреп олылавын күрсәтә. Шуны истә тотып булса кирәк, борынгы бабаларыбыз элек-электән авылларны урман белән капланып алынган зур елга ярларына һәм аларның тирә-юненә, күл буйларына, чишмәләрдән сулар мул чыккан, җире уңдырылышлы булган урыннарга салганнар. Халыкның ихтыяҗын су чыганаклары, урман кебек табигый байлыклар үтәгән. Халык көнкүреше табигать белән нык үрелеп барганга, туган ягыбызның һәр кечкенә һәм зур су чыганаклары халык хуҗалыгында киң файдаланыла. Ата-бабалар суның кадерен белгәннәр, зурларын һәм кечкенәләрен дә аерым исем белән атап йөрткәннәр.

Республикабызда Идел, Чулман, Нократ кебек мәһабәт елгалардан башлап, һәр вак чишмәнең исеме бар. Су чыганакларының төрләрен дә, ягъни елга, күл, кое, саз, инеш, бәке һәм чишмәләрне җирле халык үзенчә атый. Мондый күренеш су чыганаклары күп булган урыннар өчен бик табигый.

Бик борынгы заманнарда кешеләр су чыганакларын, гомумиләштереп, елга, күл, саз, инеш, кое, су, дип кенә атаганнар. Бу күренеш барлык континентлар һәм илләр өчен хас булган. Мәсәлән, “Идел” атамасы “елга”, “зур елга” мәгънәсен аңлаткан. Африкадагы Нил елгасы атамасы да симет-хәмит телләрендә “елга”ны белдергән “нагал” сүзе белән бәйләнешле.

Зур елгалар элекке заманнарда ук халыкларның аралашу юллары һәм урында ориентлашу чаралары булган. Шуңа күрә андый елга исемнәре еракларга мәгълүм интернациональ топонимнар рәтенә керәләр. Гадәттә, елга никадәр зур булса, аның исеме дә борынгырак була. Су чыганаклары атамалары халыкның үткән тарихы, мәдәнияте, көнкүреше һ.б. үзенчәлекләре турында кыйммәтле мәгълүматлар хәбәр итәләр.