
- •Тема 1 туган тел
- •Россиядә татар телен укыту тарихыннан
- •Тема 2 Татарстан җөмһүрияте. Милләт. Сәясәт.
- •Тема 3. Татарстанның күренекле урыннары
- •Г) татарстан республикасының милли музее
- •Д) Сынлы сәнгать музее
- •Е) Татар театры
- •1) Затланышлы һәм затланышсыз фигыль формаларын аерып языгыз
- •2) Фигыльләрнең барлык-юклык төрләрен аерып языгыз
- •Тема 4 татарстан һәм икътисад
- •Б) Россия Федерациясенең авыл хуҗалыгы
- •Тема 5 татар мәдәнияте һәм сәнгате
- •Тема 6 татарстанның мәгариф системасы милләтебез җәүһәрләре
- •Шиһабетдин Мәрҗани
- •Каюм Насыйри
- •Татар теле турында
- •А)татарстанның югары уку йортлары
- •Б) Социаль-икътисад факультеты
- •Тема 7 массакүләм информация чаралары Татар матбугаты тарихыннан
- •Тема 8 кешенең яшәү рәвеше сәламәтлек — зур байлык
- •Татар ашлары
- •Фикер сәламәтлеге тән сәламәтлегеннән килә
- •Не загсом единым с религией сложнее, чем с государством?
- •Православие
- •Т атарская кухня
- •Татар милли киемендәге асылташлар
- •Национальная татарская одежда
- •Как принимать гостей
- •Тема 9 россиядә һәм татарстанда бәйрәмнәр
- •Сабантуй бизәкләре
- •Нәүрүз – яңа елны каршылау бәйрәме
- •Тема 10 экология. Табигать һәм кеше. Татарстанның табигате
- •Су кадере
- •Экология, әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләсенең актуальлеге
- •Транспортная сеть
- •Тема 11 милләтебез җәүһәрләре бакый урманче
- •Фәрит Яруллин
- •Әлфия Авзалова
- •Тема 12 күренкле татар әдипләре
- •Һ.Такташ
- •Әдхәт Синугыл
- •Тема13 фольклор
- •Тема 14 фразеологизмнар
- •Тема 15 татар әдәби теленең функциональ стильләре
Фикер сәламәтлеге тән сәламәтлегеннән килә
Физик тәрбия белән кешеләр цивилизация чорыннан башлап, акыл хезмәте физик хезмәттән аерылгач кына максатчан һәм аңлы рәвештә шөгыльләнә башлаганнар. Аңа кадәр исә кешеләрнең физик үсеше хезмәт эшчәнлеге процессында тәэмин ителгән. Борынгыдан ук физик тәрбия өч төп бурычны хәл итүгә юнәлдерелгән: сәламәтлекне ныгыту, гомерне озынайту; хезмәткә сәләтне үстерү; әдәп-әхлак сыйфатлары тәрбияләү.
Балаларның һәм яшьләрнең физик камил, әдәпле-әхлаклы, көчле ихтыярлы булып үсүе өчен кайгырту халыкта элек-электән килгән. Халык иҗатының бик күп әсәрләрендә әлеге сыйфатларны тәрбияләү кирәклеге искәртелә. Мәсәлән, күп кенә татар халык әкиятләрендә геройның физик ныклыгына, рухи сафлыгына дан җырлана, сүзендә торучанлыгы мактала. Халык улларының чикләнмәгән мөмкинлекләре әкиятләрдә, җырларда, мәкаль-әйтемнәрдә тасвирлана.
Татар халык традицияләре, яшьләр уеннары физик тәрбияне аңлы һәм максатчан итеп оештырырга ярдәм иткән. Бу нәтиҗә Сабантуйдагы күптөрле милли уеннар һәм спорт ярышлары, ел әйләнәсендә хәзерлек алып бару, җыеннарда һәм аулак өйләрдә, җәйге айлы кичләрдә гөрләп торган яшьләр уеннары белән дә раслана. Борынгыдан ук халыкта билгеле булганча, аз хәрәкәтләнгәндә яки ул бөтенләй булмаганда, мускулларда торгынлык туа. Ә бу, үз чиратында, кайбер әгъзаларның зәгыйфьләнүенә китерә.
Физик хезмәт, физик тәрбия тән тазалыгына гына түгел, акыл үсешенә дә уңай йогынты ясый. Шуңа күрә халкыбыз әлеге процессны “Фикер сәламәтлеге тән сәламәтлегеннән килә” дигән бик тирән мәгънәгә ия тәгъбире белән тасвирлар әйтеп бирә алган.
Физик тәрбиянең булмавы, озак хәрәкәтләнми тору, физик эштән читләшү организмда тискәре үзгәрешләр барлыкка китерә. Галимнәр моны тәҗрибәләр нигезендә ачыклаганнар. Ун айлык күселәр, аз хәрәкәтләнү шартларында яшәп, 80-85 көннән соң үлгәннәр. Ә табигый шартларда алар 600 көн яшиләр. Аз хәрәкәтләнүче кешеләр төрле йогышлы авыруларга тиз бирешәләр. Атеросклероз, гипертония, инфаркт кебек авырулар да аз хәрәкәтләнүче кешеләрдә ешрак очрый.
Даими рәвештә хәрәкәтләнү, физкультура белән шөгыльләнү тәндәге матдәләр алмашын яхшырта, кан тамыларының эластиклыгын, функциональ мөмкинлеген арттыра. Даими рәвештә физик күнегүләр, хезмәт белән шөгыльләнгән, дөрес физик тәрбия алган кешеләрнең рухы күтәренке һәм саф, гәүдәсе җыйнак һәм җиңел була. Шуңа күрә халык, “Сәламәт тәндә - сәламәт акыл”, дип, бик дөрес әйткән. (Ш.Җәләлиев)
“Ак үлем”нән саклан!
Тормышта һрвакыт шулай: белмәгән, күрмәгән нәрсәне татып карыйсы килә. Ул сине үзенә магнит кебек тарта. Менә телләрдән-телләргә күчеп сөйләнә торган “могҗиза” – наркотикларны алыйк. Бала-чаганың, яшүсмернең тыелган бу әйберне татып карыйсы, нәрсә икәнен беләсе килә. Әмма әле аның интеллекты түбән, ул наркотикның кешегә никадәр зур зыян салуын башына да китерә алмый. Аннары тагын шунысы да бар: наркотиклар тирәсендәге вәсвәсә аның күңелен гел кытыклап тора. Эчке психологик халәт, энергия ташкыны вәсвәсә салган чакта иң югары ноктага җитә, һәм шунда әхлакый хис өстенлек алса, вәсвәсә кире чигенә.
Әхлак мәсьәләсе, беренче чиратта, тәрбия белән бәйле. Кешенең әхлакый хәле, индивидуум буларак, үзеннән генә тормый. Яши торган җәмгыятебезнең дә әхлакый биеклеге булырга тиеш. Шул чакта тәрбия үзенең нәтиҗәсен бирәчәк.
Бездә мәдәнилек җитеп бетмәгәнлектән, тәрбиясезлек тә аз түгел, һәм төрле яман гадәтләргә, шул исәптән наркотиклар куллануга да җирлек бар. Минемчә, моңа беренче сәбәп – бизнес, ягъни байлык артыннан куу. Бу наркобизнес дип атала. Наркобизнес белән наркоманлык турыдан-туры бер-берсе белән тоташкан. Менә шушы наркобизнесның колы булырга өлгергән күпме кеше юкка чыга.
Наркобизнес коллары булу ул вәсвәсә салудан гына башланмый, әлбәттә. Аның башка сәбәпләре дә бар. Мәсәлән, мәҗбүри кол итү, ягъни бизнес ясар өчен, мәҗбүри рәвештә кешегә наркотик кадау, эчертү, кешегә ияреп, бу агуны куллану һ.б. Инде бер күнеккәч, кеше, наркоман буларак, үзенең агуын эзли башлый. Ул чирле.
Наркоманнар аз гына микъдарда агуның психикага никадәр һәм ничек тәэсир итүен, ничек итеп наркотиклар колына әверелүен үзе дә сизми кала. Менә шул сизми калу мизгеле – иң бөек хаталану. Бу – тәмәке тарту, аракы эчү гадәтләренә дә кагыла.
Наркотик кулланучы кеше тәмам үзгәрә: йөзе, күзләре ямьсезләнә, төрле авыру кешеләр белән тиз интим якынлыкка кереп, венерик һәм СПИД кебек дәһшәтле чирләр ала. Психикасы бозылгач, ул кеше үтерүгә, урлауга һәм тагын әллә нинди вәхшилекләргә барып җитәргә мөмкин. Бу – җәмгыять өчен бик куркыныч.
Наркомания чирен үз белдегең белән дәвалау мөмкин түгел. Шуңа күрә кеше никадәр иртәрәк врач янына килсә, тизрәк терелергә ышаныч шуның кадәр зуррак.
Нәкыйп Каштанов, табиб
Рәхәтләнеп ял итәргә!
“Волга” санаторий-профилакторие – 1998 елда ачылган күп профилле шифаханә.
Санаторий Яшел Үзән шәһәренең парк зонасында, Казаннан 40 км. ераклыкта урнашкан. Идел буендагы бу тыныч, уңайлы шәһәр һәр ягыннан диярлек урманнар белән уратып алынган. Саф һава, урта полоса климаты, бай үсемлек дөньясы – болар һәммәсе дә сәламәтлекне ныгытуга уңай йогынты ясый.
Шифаханә башлыча ашкайнату органнары, йөрәк-кан тамырлары, нерв һәм сулыш юлы системалары авыруларын дәвалау белән шөгыльләнә. Аның заманча дәвалау базасы кунакларга тулысынча дәвалану һәм тагын бер еллык энергия туплау өчен бөтен мөмкинлекләрне тудыра.
Монда сезнең карамакта – су белән дәвалануның күптөрле процедуралары (скипидарлы, йодлы-бромлы, бишофитлы, Үле диңгез тозлары кушылганы, тозлы-ылыслы, җәүһәр ванналар, Шарко душы, церкуляр душ, су асты душ-массажы). Су белән дәвалану сеансларыннан тыш, сез әле ләм белән дә дәвалана аласыз (Бәкер, Зәңгәр күл ләмнәре), җылылык белән дәваланырга, ингаляция алырга, 30 аппараты булган электр яктылыгы белән дәвалану кабинетларыннан, фитобар, кислород коктейльләреннән файдаланырга мөмкин. Әгәр дә еш салкын тию, бронхиаль астма, хроник бронхит яисә башка шуның ише авырулардан зарланасыз икән, сезгә галокамера тәкъдим итәчәкләр һәм массаж билгеләячәкләр. Дәвалау нәтиҗәле булсын өчен, табиблар процедураларны һәр кеше өчен аерым билгели.
Матурлык салоннары хатын-кызларга яшәртү процедураларының киң спектрын тәкъдим итә. Гүзәллек корбансыз да була ала: косметик процедуларының һәммәсе дә рәхәтлек бирә, монда “Талак” дигән француз линиясе косметикасы кулланыла. Солярийда тигез алтынсу төскә кергәнче кызынырга мөмкин, ә “Дермолайф” капсуласы артык майдан һәм целлюлиттан котылырга булыша.
Заказлар системасыннан читкә тайпылмыйча, ашханәдә бер дигән диетик ашлар әзерлиләр, ул ризыклардан сез аерым ләззәт алырсыз. Ял сәгатьләре фильмнар карау, бильярд, теннис, экскурсияләр, чаңгыда һәм тимераякта шуу, фитнес-зал – барысы да күңелле итеп оештырыла һәм дәвалану көннәрегезне тагын да мәгънәлерәк итә.
Аерым органнарны түгел, ә кешенең үзен дәвалау – шифаханә хезмәткәрләренең эш принцибы әнә шундый.