Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Учебник татарского.doc
Скачиваний:
6
Добавлен:
01.04.2025
Размер:
534.02 Кб
Скачать

Тема 8 кешенең яшәү рәвеше сәламәтлек — зур байлык

Сәламәт булу өчен, һәркем тырышырга тиеш. Сәламәт булырга теләсәң, иң беренче чиратта, яхшы тукланырга ки­рәк. Ашый торган ризыкта витаминнар булуы бик мөһим. Шуңа күрә кешеләр ит тә, сөт ашамлыклары да, яшелчәләр дә, җиләк-җимеш тә ашарга тиеш. Ләкин һәр ризыкны норма белән генә ашау яхшы.

Көндәлек гигиена таләпләрен үтәү дә бик әһәмиятле: иртән физик күнегүләр ясарга, ашаганнан соң тешләрне чистар­тырга, өс һәм аяк киемнәренең чисталыгын сакларга, бүлмәне даими чиста тотарга һәм җилләтергә, атнага 2-3 тапкыр физ­культура һәм спорт белән шөгыльләнергә, саф һавада күбрәк булырга кирәк. Үзеңне чыныктыру да мөһим эш булып санала. Мәсәлән, салкын душ астында торырга мөмкин. Кышын да, җәен дә көн саен саф һавада йөрү яки йөгерү кеше организмына файда китерә. Җәен су коенырга, йөзәргә, көймәдә йөрергә, урманга барырга, футбол яки бадминтон уйнарга мөмкин. Ә кышын тимераякта, чаңгыда, чанада шуу, хоккей уйнау бик файдалы.

Шуны да истә тотыгыз: сәламәтлегегезне сакларга телә­сәгез, тәмәке тартмаска, аракы эчмәскә, начар кешеләр белән аралашмаска, стрессларга бирешмәскә кирәк.

Сәламәтлек — зур байлык ул. Сәламәт тәндә — сәламәт акыл, диләр.

Татар ашлары

Татар халкы бик борынгыдан ук аш-су әзерләргә оста булган, тәмле, оригиналь ашлар пешергән. Ит, бигрәк тә сарык, сыер һәм ат (тай) ите татарларның яраткан ашы булган. Иттән аш, шулпа пешергәннәр, аштан алган итне еш кына шулпадан соң биргәннәр.

Борынгы татар ашлары арасында тавык, каз, үрдәк, күркәдән әзерләнгән ашамлыклар шактый булган, терлек һәм кош итен күп очракта пешереп (сирәк кенә – парландырып пешереп) кулланганнар.

Татар ашлары арасында сөт азыклары зур урын алып торган. Ләкин сөтне шул килеш кенә сирәк кулланганнар, чәйгә салып эчкәннәр яисә ашамлыкларга салганнар. Сөттән май язганнар, сөзмә, эремчек, катык, каймак, корт ясаганнар. Татарлар ясаган атланмай бөтен тирә-юньдә дан тоткан.

Йомырканы төрлечә пешергәннәр: ашка салганнар, тәбә әзерләгәннәр, камырга һәм төрле бәлешләргә сытканнар, Сабантуй вакытларында ул традицион ашамлык булып саналган.

Татар пешекчәләре, төрле вакыйгалар уңае белән табынга куяр өчен, бик күп ашамлыклар уйлап чыгарганнар. Туй табынына – бал-май, чәкчәк, гөбәдия, талкыш хәләвә. Хатын-кызга бала тапканнан соң әлбә китергәннәр. Кәләшнең әнисе кияү пилмәне, кияү коймагы, кияү пәрәмәче пешергән. Сабан туе һәм җыен кебек язгы-җәйге бәйрәмнәргә каклаган каз белән казылык әзерләгәннәр.

Башка бәйрәмнәрдә һәм ял көннәрендә иртәнге ашка коймак, белен яки кабартма, көзен каз өмәсенә килгән кызларга шулпалы каз бәлеше, чәй янына каз маенда коймак пешергәннәр. Юлга чыгасы кешегә бавырсак, юка, төче күмәч биргәннәр.

Хәзер табында, өчпочмак, гөбәдия, бәлеш, пәрәмәч, кыстыбый кебек милли ашлар белән беррәттән, щи, борщ, балык шулпасы, гөмбә һәм башка ашамлыклар күрергә була. Шул ук вакытта татар ашлары бизәлүе, әзерләнүе һәм тәме ягыннан оригинальлеген саклап калды. Бу аларның популярлыгы хакында сөйли.

Өстәлгә әйбәтләп үтүкләнгән ак ашъяулык җәяләр, аның астына йомшак тукыма җәеп калдыралар. Кунакларның санына карап, һәркемнең буе җитәрлек итеп, берничә җиргә юка гына телемләп кискән арыш һәм бодай ипие куеп чыгалар. Борыч, тоз, горчица, аш серкәсе, бөтнек савытын, катыкны, ничә кеше булуга карап, өстәл уртасы буйлап, берничә төшкә урнаштыралар. Болардан тыш, кайнар аш алдыннан ашала торган кабымлыклар: яшелчә, тозлы кыяр, кәбестә, помидор, төрле салатлар, балык һәм иттән әзерләнгән салкын ашамлыклар, салкын кош ите, казылык һ.б. чыгарып тезәләр.

Һәр урындык турысына зур сай тәлинкә, аның өстенә өлеш тәлинкәсе куялар. Өлеш тәлинкәсенә - дүрткә бөкләп яисә өчпочмаклап, тастымал, өстәлгә кәгазь салфетка салалар. Берничә урынга кәгазь салфеткалы кечкенә вазалар утырталар. Тәлинкәнең сул ягына – очлы ягын өскә каратып, чәнечке, уң ягына – йөзен тәлинкәгә таба каратып, пычак, аның янына, чокырлы ягын өскә каратып, аш кашыгы куялар.

Салкын кабымлыкларны өлеш тәлинкәсенә һәркем үзе салып ала, шуңа күрә һәр ашамлык янына аерым кашык һәм чәнечке дә куярга кирәк.

Татар халкы кунакны аяк өсте каршы алырга һәм сыйларга ярата. Бәйрәмгә ашамлыкларны мул әзерлиләр һәм аларны билгеле бер тәртиптә чыгаралар. Салкын кабымлыклардан соң иттән әзерләнгән кайнар кабымлык бирергә мөмкин. Аннары, аш тәлинкәсенә салып, кайнар шулпа – токмачлы аш яки шулпалы пилмән бирәләр. Аш тәлинкәләрен җыеп алгач, өлеш тәлинкәләренә салып, гөбәдия яки бөтен көе бәлеш, алар артыннан, зур тәлинкәләргә салып (8-10 кешегә бер тәлинкә), икенче итеп бирелә торган итле ашамлыклар: ит белән бәрәңге, тутырган тавык, кыздырган күркә һ.б. чыгаралар.

Мәҗлеснең беренче өлеше җиләк-җимеш суы (компот), кесәл эчкәннән соң, карбыз яисә җиләк ашаганнан соң тәмамлана.

Аннары чәй әзерлиләр. Өстәл уртасына буйдан-буйга бал, варенье, конфет, шикәр салган вазалар тезеп чыгалар, аларның ике ягына чәкчәк, роза, кош теле, бавырсак, пәхләвә, талкыш кәләвә кебек камыр ашлары куялар. Кунаклар өстәл янына урнашкач, чәй китерәләр, һәр чынаяк тәлинкәсенә, шулай ук һәр вазага, варенье салып алу өчен, балкашык куялар. Кунаклар күп булмаса, самоварны өстәлгә куярга мөмкин, ул табынны бизәп торачак, чәй дә тәмлерәк булып тоелачак.

Чәй эчкәннән соң, өстәлне җыештыралар да вазалар белән җиләк-җимеш: алма, груша, йөзем, апельсин һ.б. чыгаралар. Җиләк-җимешне, татлы шәраб алдыннан кабу өчен, аш өстәленә дә бераз куярга мөмкин. Туган көннәрне бәйрәм иткәндә, өстәлгә торт, чәк-чәк тә чыгаралар.

Әлбәттә, кунак өстәлен нәкъ әйтеп үтелгәнчә әзерләү мәҗбүри түгел. Аны һәркем мөмкинлегеннән, мәҗлеснең сәбәбеннән һәм гаиләдәге гадәтләрдән чыгып, үзенчә әзерли ала. Ләкин ашамлыкларны алдан әйтелгән тәртиптә бирү мәҗлескә оешканлык бирә, күңеллерәк итә, кунакларда әйбәт тәэсир калдыра.