Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Учебник татарского.doc
Скачиваний:
5
Добавлен:
01.04.2025
Размер:
534.02 Кб
Скачать

Тема 7 массакүләм информация чаралары Татар матбугаты тарихыннан

Татар вакытлы матбугаты тарихы XIX гасыр ахырыннан башлана һәм беренче төрки газета “Тәрҗеман”га барып тоташа (1883-1905). Аны күренекле җәмәгать эшлеклесе Исмәгыйль бәй Гаспралы чыгара. Бу газета, Бакчасарайда нәшер ителсә дә, бөтен төрки дөньядагы яңалыкларны яктыртып бара һәм төрки халыклар өчен мөһим булган мәсьәләләр турында яза.

Татар телендә беренче газета исә 1905 нче елның сентябрендә дөнья күрә. Ул Петербургта чыга һәм “Нур” дип атала. Аның мөхәррире Гатаулла Баязитов була. Шул көннән башлап, төрле шәһәрләрдә яңа газета һәм журналлар чыга башлый. Октябрь аенда Казанда “Казан мөхбире” (“Казан хәбәрчесе”) газетасы дөнья күрә. Беренче татар газетасыннан өч ай соңрак Җаек шәһәрендә “Фикер” газетасы басыла башлый. Аны күренекле татар шагыйре Габдулла Тукай һәм аның фикердәшләре чыгара. Шул ук елда Казан шәкертләре дә үз газеталарын булдыралар. Ул “Әльислах” дип атала һәм мәдрәсә шәкертләре тормышындагы төрле вакыйгаларны чагылдыра.

1905-1906 нчы елларда татар зыялылары тырышлыгы белән бик күп газета һәм журналлар чыга. Казанда “Азат” (соңрак “Азат халык” исеме белән басыла) газетасын Галиәсгар Камал нәшер итә, ә “Таң йолдызы”на Гаяз Исхакый, Фуат Туктаров, Сәгыйть Рәмиевләр җитәкчелек итәләр. Оренбургта Хөсәен Ямашев тырышлыгы белән “Урал” газетасы чыга һәм анда эшчеләр тормышын яктырткан мәкаләләр басыла. Бу вакытта Җаекта – “Уклар”, Оренбургта – “Карчыга”, “Чүкеч”, Әстерханда – “Туп”, Казанда – “Яшен”, “Ялт-йолт” кебек сатирик журналлар да чыга. Алар татар әдәбияты һәм матбугатының алга таба үсешенә зур йогынты ясыйлар һәм татар халкын милли рухта тәрбияләүдә, гореф-гадәтләрне саклауда мөһим роль уйныйлар.

Хәзерге вакытта да татар телендә чыга торган газета һәм журналлар шактый күп. Татар халкы, Татарстан Республикасы турындагы иҗтимагый-сәяси яңалыкларны “Ватаным Татарстан”, “Татарстан хәбәрләре” газеталарыннан, “Казан”, “Татарстан” журналларыннан белергә мөмкин. Мәдәният өлкәсенә караган хәбәрләр “Мәдәни җомга”, “Шәһри Казан” газеталарында, “Казан утлары”, “Мәйдан” журналларында басыла. “Мирас” журналы әлегә кадәр билгеле булмаган борынгы әдәби әсәрләр белән таныштыра. “Сөембикә” журналы татар хатын-кызлары өчен нәшер ителә. Фән өлкәсендәге яңалыкларны укучыга “Фән һәм тел” журналы хәбәр итә. Мәктәп, мәгариф өлкәсенә караган хәбәрләр “Мәгариф”, “Фән һәм мәктәп” журналларында, “Мәгърифәт” газетасында басыла. Балалар өчен дә махсус басмалар бар. Бу – “Сабантуй” газетасы, “Ялкын”, “Салават күпере” журналлары. Яшьләр тормышы турында “Татарстан яшьләре” газетасыннан, “Идел” журналыннан укып белергә мөмкин.

Биремнәр

1) Синтетик иярчен җөмләләрне аналитик иярчен җөмлә итеп үзгәртегез; һәр төр җөмләнең төп үзенчәлекләрен әйтегез.

  1. Бу типография тарафыннан эшләнеп чыгарыла торган барлык китап продукциясе корректор Мәҗит Гафури кулыннан берничә тапкыр үткәннән соң гына басылып дөньяга чыкканлыктан, Уфадагы барлык әдәби яңалыклар иң элек аңа билгеле була торган иде. 2)Наҗия, иңбашына канатлар чыккандай, өенә очып кайта. 3)Ләкин Нуретдин абзый сүзенең ахырында гына Нургали һич көтмәгән, җыелышны гаять кызыксындырган һәм, әйтергә кирәк, анны яңадан кыздырып җибәргән бер мәсьәлә кузгатты. 4)Көн суыклыктан, колаклар чатнап-чатнап китә.

2) Аналитик иярченле кушма җөмләләрне синтетик иярченлегә, һәм синтетикны аналитика үзгәртеп языгыз.

1)Тышта, инде кич җиткән булуга карамастан, көн матурланып, яктырып киткән иде. 2)Хәрефләренә карап та чамаларлык түгел: адрес машинкада басылган. 3)Рәис килеп кергәндә, почта ябылыр вакыт җиткән иде инде. 4)Хәлисәнең вакыты кыска иде, шунлыктан ул өй эшләрен бик коры тотты. 5)Су өсте тыныч, шуңа күрә дә яр буена үскән тал яфракларын тешләргә теләгән кебек, елтыр чабаклар башларын Судан чыгарып алалар. 6)Эшкә керәсем килә дип әйткәнмен икән, акча юктан түгел, өйдә утырасым килмәгәннән әйтәм. 7)Сәбәбен эзлиләр-эзлиләр дә, анык кына итеп әйтерлек Кеше булмагач, башлары әйләнә дә китә. 8) Җил юк шул, шуның өчен дә күбәләкләр, дөнья кайгыларын онытып, Бер-берсен куышалар да «ялгыш кына» суга килеп төшәләр. 9)Кич якынлашып, театр пәрдәсе ачылыр минутлар җитүгә, һәр көн аның йөрәге түзәлмәслек булып әрни башлый идее.

Тәкъдим ителгән семинар темаларына чыгыш әзерләгез

  • Татарстан телевидениесе

  • Татарстан радиосы

Иҗади эш

Үзегезнең яратып карый (тыңлый) торган тапшыруыгыз турында сөйләргә әзерләнеп килегез.