Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Учебник татарского.doc
Скачиваний:
5
Добавлен:
01.04.2025
Размер:
534.02 Кб
Скачать

А)татарстанның югары уку йортлары

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында 20 дән артык дәүләт югары уку йорты бар. Аларда 70 меңгә якын студент белем ала, 2 меңгә якын аспирант укый. Шулар арасында унысы Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгына карый, ә калганнары тармак министрлыклары системасында эшли.

90 нчы елларда Татарстанда күп кенә институтлар уни­верситет һәм академия статусын алдылар. Алар арасында Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе, Казан дәүләт ме­дицина университеты, Казан дәүләт педагогика һәм энерге­тика университетлары һәм башкалар. Татарстанның югары уку йортларында тәҗрибәле профессорлар, үз эшләрен яра­тучы белгечләр эшли. Алар студентларга сайлаган һөнәрләре буенча кирәкле мәгълүмат җиткерәләр, тәҗрибәләре белән уртаклашалар һәм тирән белем бирәләр.

Татарстанда дәүләтнеке булмаган югары уку йортлары да бар. Аларның саны 20 дән артык. Һәр ел диярлек заман таләпләренә туры килерлек белгечләр әзерләү буенча уку йортлары, аларның филиаллары ачыла тора. Билгеле бул­ганча, дәүләтнеке булмаган уку йортларында уку түләүле, шуңа да карамастан, аларда йөзләрчә студент белем ала. Бу югары уку йортлары яңа икътисади шартлар өчен кирәкле булган белгечләр әзерли.

Югары уку йортларында гадәттә дүрт төрле уку формасы бар: көндезге, читтән торып уку бүлеге, дистанцион уку һәм кичке уку бүлеге. Аларда бюджет хисабына һәм түләүле уку система­лары яшәп килә.

Болардан тыш, Татарстанның төрле шәһәрләрендә дә берничә югары уку йорты эшли. Алар арасында Алабуга дәүләт педагогика университеты, Яр Чаллы педагогика һәм политехник институтлары, Әлмәт нефть институты һәм башкалар бар.

* казандагы кайсы югары уку йортларын беләсез? Үзегез укыган университет турында сөйләгез.

Б) Социаль-икътисад факультеты

Бу факультет 2006 елда Татар-Америка төбәк институты белән берләшкәннән соң оеша. Факультет Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының ректоры карары белән 12.04.06 елда барлыкка килә. Деканы – Россия мәгариф академиясенең әгъзасы, педагогика фәннәре докторы, профессор Ибраһимов Г.И. Факультета түбәндәге белгечләр әзерләнә: Милли икътисад, дөнья икътисады, маркетинг, менеджмент, оештыру менеджменты, кешеләр белән идарә итү, гамәли информатика. Кайбер белгечлекләр Татар-Америка төбәк институтыннан үзләштерелгән булса, аның икесе яңалар: дәүләт һәм муниципаль идарә итү, маркетинг. Андый белгечлекләрне кертү җирле үзидарәнең үсешендә һәм муниципалитетларның мөстәкыйльлеге үсүе – бүгенге көндә актуаль проблема булуы ихтияҗы тора. Безнең җөмһүриятебезгә уңышлы идарә итә белүче профессиональ белгечләр бик кирәк. Маркетинг – бизнесның уңышлылыгын билгеләүче төп фән. Маркетологлар – компаниянең әйдәп баручы белгечләр, аларның хезмәтләре нигезендә компаниянең барлык өлешләре эшчәнлекләрен тәэмин итәләр һәм менеджерлар фирма язмышын хәл итүдә зур рольне уйныйлар.

Социаль – икътисад факультетында 5 кафедра эшләп килә:

1. Дөнья икътисады

2. Милли икътисад һәм финанслар

3. Икътисади информатика һәм математика

4. Менеджмент һәм маркетинг

5. Педагогика, психология һәм иҗтимагый инноватика

Биремнәр

1. Тексттан кушма сүзләрне күчереп языгыз. Кайсы сүз төркеменә каравын әйтегез.

2. Хикәя фигыльләрне табып юнәлешләрен билгеләгез.

3. фигыльләреннән барлык юнәлеш формаларын ясагыз һәм җөмләләр төзегез.

Тәкъдим ителгән семинар темаларына чыгыш әзерләгез

  • Минем сайлаган белгечлегем

  • Татарстанда фән үсеше

  • Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты тарихы

Иҗади эш

Икътисад өлкәсендә үзенең казанышлары белән сезгә кайсы шәхес таныш, аның турында сө1ләгез.