Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Учебник татарского.doc
Скачиваний:
5
Добавлен:
01.04.2025
Размер:
534.02 Кб
Скачать

Каюм Насыйри

XIX йөзнең 60 нчы елларыннан башлап, ярты гасыр дәвамында тырыш һәм нәтиҗәле эшчәнлек күрсәткән педагог, язучы, галим Каюм Насыйри – татар мәгърифәтчелегенең күренекле вәкиле.

Каюм Насыйри 1825 нче елда туган. Каюмның бабалары һәм әтисе укымышлы кешеләр булалар. 1841 нче елда аны Казанга мәдрәсәгә укырга җибәрәләр. Анда ул гарәп, фарсы телләрен өйрәнә, татар әдәби теле буенча белемен арттыра.

1855 нче елда Каюм Насыйрины рухани училищега татар теле укытучысы итеп чакыралар. Соңрак бу училищеның дәвамы булган рухани семинариядә ул 1870 нче елга кадәр татар теле укыта. К.Насыйри үзенең укытучылык эшенә бик җитди карый. Аның семинариядәге шәкертләре арасыннан да татар теле галимнәре чыга.

1871 нче елдан башлап, ул татар балаларына рус теле укытуга керешә. Ләкин К.Насыйрига бу эшне башкару җиңел булмый. Бина табу, балаларны укуга тарту өчен, күп тырышлык күрсәтергә, төрле авырлыклар кичерергә туры килә.

1879 нчы елдан К.Насыйри гомерен язучылык эшенә һәм фәнгә багышлый. Аның фәнни һәм әдәби хезмәтләре шул вакытларда дөнья күрә. Галим барлык көчен китап һәм дәреслекләр язуга, алган акчасын аларны бастыруга сарыф итә.

Каюм Насыйри – XIX йөз татар мәгърифәтчеләре арасында иң эшлеклесе. Галим ана телендә математика, география, ботаника, табигать фәннәре буенча дәреслекләр яза, еллык өстәл календарьлары чыгара.

Каюм Насыйриның иң зур эшчәнлеге тел өлкәсенә карый. Ул татар теленең беренче аңлатмалы сүзлеген төзи, русча-татарча һәм татарча-русча сүзлекләр төзеп бастыра, дөрес һәм матур язу кагыйдәләрен күрсәткән кулланма яза.

Татар теле турында

Татар теле – иң бай һәм борынгы төрки телләрнең берсе. Берләшкән Милләтләр Оешмасының карары нигезендә, җир шарындагы 6500 телнең 14е халыкара тел дип игълан ителгән. бу телләр арасында татар теле дә бар. Татарча белгән Кеше 30 лап телдә сөйләшүчеләр белән иркен аралаша ала.

Татар халкы рус халкы белән бик күптәннән иҗтимагый, сәяси, икътисади, мәдәни, сәүдә һәм көнкүреш бәйләнешләрендә торган. Бу бәйләнешләр татар һәм рус телләренә дә кагылган. Рус дәүләтендә татар теле башка төрки халыклар белән бәйләнештә арадашчы булып торган. Казан ханлыгы чорында сату-алу белән шөгыльләнүче рус сәүдәгәрләре өчен сүзлекләр төзелгән. казан ханлыгы рус дәүләтенә кушылганнан соң, 2 тел арасында мөнәсәбәтләр тагын да киңәя. Руслар арасында татар теле белән кызыксыну арта.

XVII-XVIII гасырларда дәүләтара мөнәсәбәтләрдә дә татар теле кулланыла. Рус дәүләте мәнфәгатьләрен яклау өчен, татарча белә торган чиновниклар, хәрби кадрлар әзерләү кирәк булла. Шул сәбәпле җирле телләрне өйрәнә торган мәктәпләр ачыла. 1730 елның ахырында тарихчы-галим, дәүләт эшлеклесе В.Н.Татищев русларга татар һәм калмык телләрен укыту өчен махсус мәктәп ача. 1769 елда Екатерина II Казан губернаторына татар теле укыту өчен гимназия каршында махсус класс оештыру турында боерык бирә. Аның татар телен яхшы белгән рус чиновниклары әзерлисе килә. Бу гимназиядә 60 ел дәвамында татар теле укытыла.

Биремнәр

1. Аныклагычларны табып, кайсы сүзне аныклавын әйтегез

Татарларда элек-электән иң кадерле кунакларга чәй янына таба ашы – белен (коймак) пешергәннәр. Әйдә, хәерле булсын, авызлыкны читкә бер чөйгәч, яңадан кабасы килми, бәйсезрәк кылана башладым: чәчне дә кешенекечә җиткереп җибәрдем, кичләрен таган атынырга, киноларга да йөргәлим. Сәвия әнисе яраткан көйне – “Рамай”ны уйный иде. Кешеләргә кушылып көлгәндәй итте: ирен читләре сизелер-сизелмәс кенә дерелдәп китте. Ул елларда без – Леналар, Малахатлар, Ларисалар, Фәридәләр – кыз булып җитештек. Ул атасына охшаган: күпсөйләми, эшли дә эшли. Көннәрнең берендә, Тынычбай атаның елы тулганда, илнең өлкәннәре җыелган зур бер кымыз мәҗлесендә, күп уен-көлкедән соң, заманның авыраюыннан, дошманның җәфасыннан зарланып, әңгәмә ачылды. Йорт хуҗасы Степан – билен бөргән кара бишиәт, зур кара картуз киеп йөри торган таза гына карт – һәр җомганы йорттагы малайларга өр-яңа икешәр тиенлек өләшә.