Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Учебник татарского.doc
Скачиваний:
4
Добавлен:
01.04.2025
Размер:
534.02 Кб
Скачать

Тема 1 туган тел

1. Текстны укыгыз. Татар әдәби теле тарихының чорларга бүленешен исегездә калдырыгыз.

Тел - кешеләр арасында аралашу коралы. Ул хезмәт процессында кешеләрнең аралашу ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен туган, аралашу арткан саен тел дә үсә, камилләшә барган. Тел булмаса кешеләр үзара аралаша, аңлаша алмаслар, җәмгыять төзеп яши алмаслар иде.

Татар теле төрки телләр гаиләсенә керә. Бу гаиләгә тагын башкорт, казах, үзбәк, кыргыз, уйгур, чуваш, якут, төрекмән, азербайҗан, төрек телләре керә.

Тарихи чор белән тыгыз бәйләнештә, билгеле бер эзлеклелектә караганда гына әдәби тел нормаларының үсеш юлларын төгәл ачыкларга мөмкин. Гасырлар буена әдәби тел катлаулы юл үтә. Шуңа күрә әдәби тел үсешен чорларга бүлеп өйрәнгәндә телнең эчке үсеш законнарына нигезләнеп эш ителә. Халыкларның аралашуында язу барлыкка килү хәлиткеч роль уйнаган. Әдәби тел бары тик язма әдәбият мәйданга чыккач кына киң үсеш ала һәм тулы хокуклы булып санала. Татар әдәби теле тарихының чорларга бүленешен түбәндәгечә күрсәтергә мөмкин:

  1. Идел буе төркисе һәм борынгы татар әдәби теленең барлыкка килү һәм үсә башлау чоры: Болгар дәүләте әдәби теле (X-XIII гасыр урталары)

  2. Иске татар әдәби теленең үсү чоры: Алтын Урда дәүләте әдәби теле (XIII гасырның икенче – XV гасырның беренче яртысы)

  3. Иске татар әдәби теленең нормалашып җитү чоры: Казан ханлыгы чоры әдәби теле (XV гасырның икенче яртысы – XVI гасырның уртасы)

  4. Татар милли әдәби теленең үсеше өчен хәзерлек чоры (XVI гасырның икенче яртысы һәм XVII- XVIII гасырлар)

  5. Татар милли әдәби теленең нормалашу һәм үсеш чоры (XVIII гасыр ахырыннан ХХ гасыр башына кадәр)

  6. ХХ гасыр әдәби теле (20 нче еллардан хәзерге көнгә кадәр)

Биремнәр:

    1. Тексттан мөстәкыйлъ сүз төркемнәренә мисаллар табып таблицаны тутырыгыз

исем

сыйфат

сан

алмашлык

фигыль

рәвеш

    1. Түбәндәге сүзләргә фонетик анализ ясагыз

ихтыяҗын, җәмгыять, канәгатьләндерү, камилләшә, хәлиткеч

    1. Тексттан сингармонизм законына буйсынмаган сүзләрне сайлап языгыз

2. Күренекле әдип Гомәр Бәшировның тел турында язган сүзләрен игътибар белән укыгыз. Халык, тел һәм мәдәниятнең бер-берсенә бәйләнеше бермы? Үз фикерегезне дәлилләр белән аңлатыгыз. Башка шагыйрь, язучыларның тел турындә әйткән сүзләрен искә төшерегез.

Тел – халыкның өзлексез байый һәм, иҗтимагый тормышның үзгәрүе белән бергә һаман үзгәрә, яңара торган чиксез бай һәм кыйммәтле күңел хәзинәсе. Бу хәзинәгә халык үзенең ничә мең еллар буена тупланган тормыш тәҗрибәсен, яшәеш турындагы фәлсәфәсен, үзенең иҗатын, гореф-гадәтен, уйларын-хыялларын, моңнарын-сагышларын, хәтта иң яшерен күңел кичерешләрен ышанып тапшырган. Шунлыктан һәр сүз, борын-борыннан ук, халыкның әманәте рәвешендә, үзе белән билгеле бер мәгънә-йөкләмә алып килә, моңарчы билгеле булмаган бик күп серләрне ачарга ярдәм итә, аларны аңлатып бирә. Телсез – халык үзе дә була алмый, халыксыз – тел дә юк. Шунлыктан телгә мәхәббәт ул бер үк вакытта халыкка да, туган илгә дә мәхәббәт дигән сүз.

(Г.Бәширов)

Биремнәр

1) Әлеге текстка әдәби тәрҗемә ясагыз.

2) Сингармонизм законына буйсынган 10 сүз күчереп алыгыз.

3) Бирелгән сыйфатларга мәгънәсе буенча туры килгән исемнәр өстәп языгыз.

т уган иҗтимагый әдәби

3. Текстны укып чыгыгыз. Анда телгә алынган авторлар, аларның санап кителгән әсәрләре турында сез нәрсәләр беләсез?

Мәгълүм ки, узган гасыр башында әдәбиятыбызга милләт юлбашчысы вазифасы йөкләнеп, әдипләр ул вакытта татар язмышы турында тирәнтен уйлана башлыйлар. Дәрдмәнд, мәсәлән, әле милләт язмышын кораб образында («Кораб») гәүдәләндерергә алынып, җил-тәкъдирнең аны кая сөргәнен аңлый алмый, әле җилләр комнарны күчереп җирдә тереклек эзен бетергәндәй: «Дәригъ! Мәхзун күңел без дә бетәрбез!» - дип уфтана («Без»). «Ике йөз елдан соң инкыйраз» повестенда Г.Исхакый әлеге бетүнең, әгәр ул туктатылмаса, кайчан булачагын да фаразлый. С.Рәмиев исә «Таң вакыты» шигырендә эзоп теле белән Россиядәге Милли сәясәтне бәяләп («Теге ләгънәт үсә, зурая әле һаман да…»), бу илдә татар булып яшәүнең җиңел түгеллеген күрсәтә дә, туган халкының киләчәгенә өмет белән карарга һәм мондый өметен мәгърифәтле булуда күрергә тели. Гомумән алганда, ХХ йөз башында татарның язмышы аның милләтпәрвәр улларында күбрәк борчылу уята.

Милләт язмышы өчен борчылу без яңа гына аяк баскан ХХI гасыр бусагасында кабат өстенлек итә. Соңгы елларда Россиянең татарлар күпләп яшәгән төбәкләрендә булып, аларның хәл-әхвәле белән якыннанрак танышкач, халкыбызның 3/2 өлешен тәшкил иткән әлеге милләттәшләребезнең милли язмышы инде драматик төс алуын күрәсең. Әле күптән түгел генә Себер якларында кабат булып, мин аянычлы бу хакыйкатькә тагын бер мәртәбә инандым. Иң аянычлысы шунда: Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез арасында үз милли язмышларына битарафлык торган саен көчәя һәм киңрәк тарала. Милли хиснең сүрелгәннән-сүрелә баруы аларның башка милләтләр йогынтысына җиңелрәк бирелүенә һәм алар арасында эреп югала баруына китерә.

Ахыр чиктә моннан бер гасыр элек Г.Исхакый гоманлаган инкыйразга алып бара торган бу күренешнең аеруча үкенечле мисаллары итеп түбәндәгеләрне китерергә мөмкин. Бер яктан, халкыбызның зур күпчелеге яшәгән төбәкләрдә милләтнең киләчәге булырга тиешле яшьләрнең байтагы хәзер туган телен белми. Туган телен белмәгән яшьләр арасында чукыну очраклары артканнан-арта бара.

Икенче яктан, хәзерге «йомышлы татарлар» дип аталырлык кавемнең (монда дәүләт хезмәтендә, хуҗалык, фән, мәдәният, бизнес һәм башка өлкәләрдә билгеле бер дәрәҗәгә ирешкән татарлар күздә тотыла) үз карьерасын саклап калу һәм үстерү өчен ата-ана теленнән һәм кайчак милләтеннән дә ваз кичә баруын искә алырга була.

(Ф.Мусин)

Биремнәр

1) Үз фикерләрегезне өстәп, текстның эчтәлеген сөйләгез.

2) Алынма сүзләрне табып сүзлек ярдәмендә аларның синонимнарын языгыз.

3) Парлы съзләрне табып аларның кайсы сүз төркеменә караганлыгын аңлатыгыз.

    1. Дәрдмәнднең «Кораб» шигырен яттан сөйләгез.

4. Текстны укып чыгыгыз.