Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
9 класс имтихан 2012.doc
Скачиваний:
2
Добавлен:
01.04.2025
Размер:
238.08 Кб
Скачать

Билет №3 (1) Телләр белгән – илләр гизгән.

Барлык милләт кешесенең дә үз теле бар. Беренче сүзен шушы телдә әйтә. Ата-аналар теле – барлык милләт кешеләре өчен дә җанга якын тел. Һәр милләт кешесе шушы телдә аңлый башлый, беренче китабын укый, шушы телдә ишетә һәм сөйләшә.

Мин үзем рус милләтеннән. Минем туган телем - рус теле. Мин Татарстанда яшим. Татарстанда күп милләт кешеләре яши, алар барысы да татар телен өйрәнәләр. Чөнки Татарстанда ике дәүләт теле: рус теле һәм татар теле. Мин дә татар телен өйрәнәм.

Татар теле – дөньяда иң киң таралган 14 телнең берсе. Бүгенге көндә татар телендә 7 миллионнан артык кеше сөйләшә. Шуның ике миллионга якыны – Татарстанда, калганы Россиянең төрле төбәкләрендә һәм Финляндия, Төркия, Кытай, Америка, Германия, Япония, Австралия, Румыния, Польша кебек чит илләрдә яши.

Теләге булган кешегә телләрне өйрәнергә бөтен мөмкинлекләр бар. Безнең мәктәптә татар теле беренче сыйныфтан, инглиз теле икенче сыйныфтан өйрәтелә. Мин телләрне тырышып өйрәнәм, чөнки телләр белүче кешеләр өчен бик күп илләр, чикләр ачык.Чит телләрне белүчеләр башка халыклар белән таныша, дуслаша, аралаша ала. Төрле телләр белүчеләргә күп кеше соклана, кызыга.

Чит телдә сөйләшергә өйрәнү өчен, теләк кенә җитми, зур тырышлык, яхшы хәтер кирәк. Чит телне өйрәнергә теләгән кеше башта шушы тел фонетикасының, грамматикасының башлангыч курсын һәм күпмедер сүз өйрәнергә тиеш. Һәр телнең актив сүзлеге бар. Актив сүзлек ул – иң кирәкле, шушы телдә еш әйтелүче сүзләр. Бу сүзләр ярдәмендә без гади сораулар бирә алабыз һәм гади сорауларга җавап бирә алабыз. Чит тел өйрәнүнең башлангыч курсын өйрәнү безгә шушы телдә аралашырга, аңлашырга мөмкинлек бирә.

Нинди дә булса чит тел өйрәнәсебез килсә, безгә шул телдә күбрәк сөйләшергә кирәк. Радио тыңларга, телевидение тапшырулары карарга, магнитафон язмалары тыңларга кирәк. Телне даими өйрәнергә кирәк, һәр көн яртышар сәгать өйрәнү яхшырак. Тел өйрәнү өчен кирәкле материалларның һәрвакыт үзең белән булуы, мөмкинлек булганда, өйрәнә торган телдә сөйләшү, уку, язу, сөйләгәнне тыңлау зур ярдәм итә. Транспортта барганда да, чират торганда да вакытны файдалы үткәрергә була. Бу вакытны тел өйрәнүгә файдаланырга була.Менә шулай эшләгәндә телләрне өйрәнергә күпкә җиңелрәк була.

Тема буенча сораулар:

1)Ни өчен Татарстанда рус телен дә, татар дә өйрәнергә кирәк?

2)Сезнең мәктәбегездә нинди телләр өйрәтәләр?

3)Ә син нинди телләр өйрәнәсең?

4)Син ул телләрне ничәнче сыйныфтан өйрәнәсең?

5)Кайсы телдән яхшы тәрҗемә итәсең?

6)Нинди телдә яхшы сөйләшәсең?

7)Телләрне ничек өйрәнәсең?

8)Сиңа нинди телне өйрәнү ошый?Ни өчен?

9)Татар теле дәресе атнага ничә тапкыр була?

10)Кайсы көннәрне була?

11)Өй эшләрен җиңел эшлисеңме?

12)Татар теле дәресендә нәрсәләр эшлисез?

13)Син ничә телдә сөйләшә аласың?

14)Гаиләгездә нинди телдә аралашасыз?

15)Телләр белү нәрсә өчен кирәк?

Билет №4 (1) Дуслык һәм минем дустым.

Минем якын дустым бар. Аның исеме -Настя. Ул бик акыллы, ягымлы, тыйнак кыз. Дустым белән аралашу миңа бик ошый, чөнки ул бик шәфкатьле, кызыксынучан. Без аның белән инде кечкенәдән дуслар.

Аның чәчләре кара төстә, озын. Күзләре дә кара төстә, алар гел көлеп тора . Дустымның холкы да бик ипле, ул үпкәчел түгел, беркайчан да төшенкелеккә бирелми. Мин дустым белән мәктәптә генә түгел, буш вакытларымда да бергә булырга тырышам.

Дустымның гаиләсе дә бик тәртипле. Аның әнисе мәктәптә укыта, әтисе-төзүче. Сеңлесе без укыган мәктәптә 5 нче сыйныфта укый, энесе балалар бакчасына йөри. Мин аларга еш барып йөрим. Әнисе безне ял көннәрендә тәмле ризыклар белән сыйлый. Безнең гаиләләребез дә үзара аралаша.

Дустымның яраткан шөгыле бар. Ул чигү чигәргә һәм бәйләргә ярата. Мине дә бу эшләргә өйрәтә .

Безнең ошатып йөргән егетләребез бар. Минемчә, беренче чиратта дуслык мөһим, ә мәхәббәт дигән саф хис барлыкка килә икән , без аңа да әзер. Мәктәп елларында малайлар һәм кызлар арасындагы дуслык бик матур була.Ул дуслык безне тәртипле, акыллы, җыйнак булырга, яхшы укырга һәм дуслыкның кадерен белергә өйрәтә. Дустым белән безнең фикеребез шундый.

Тема буенча сораулар:

1.Әти-әнидән һәм туганнардан башка тагын кем кирәк?

2.Дустың булу нәрсә дигән сүз?

3.Авторның дусты нинди кыз?

4.Мәкальгә нигезләнеп , нинди дус сайларга кирәклеген сөйләгез.

5.Авторның дустының гаиләсе турында сөйләгез.

6.Авторның дустының яраткан шөгыле турында сөйләгез.

7.К.Насыйриның дуслык турында әйткән фикерләрен аңлатыгыз.

8.Синең дустыңның сиңа ошамаган сыйфатлары бармы?

9.Сиңа дус нигә кирәк?

10.Ничек уйлыйсың, син үзең чын дусмы?

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]