Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
Конкурс Илхам(2012-2013)_тат.doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
01.04.2025
Размер:
95.23 Кб
Скачать

Гомуми белем бирү мәктәпләренең 9-11 сыйныф укучылары арасында уздырыла торган V Бөтенроссия «Илһамлы каләм» әдәби әсәрләр конкурсының нигезләмәсе

«Бөтендөнья татар конгрессы» иҗтимагый берләшмәләренең

Халыкара берлеге Башкарма комитеты

РАСЛЫЙМ

Рәис

_________________ Р.З.Закиров

«____» ____________ 20___ г.

МП

РОССИЯ ФЕДЕРАЦИЯСЕНЕҢ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ

«Казан федераль университеты»

югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт автоном мәгариф учреждениесе

РАСЛЫЙМ

Ректор

_________________ И.Р.Гафуров

«____» ____________ 20___ г.

МП

Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

РАСЛЫЙМ

Рәис

_________________ Р.Х.Корбанов

«____» ____________ 20___ г.

МП

Гомуми белем бирү мәктәпләренең

9-11 сыйныф укучылары арасында уздырыла торган

V Бөтенроссия «Илһамлы каләм» әдәби әсәрләр конкурсының

НИГЕЗЛӘМӘСЕ

1. Гомуми нигезләмә

1.1. «Казан федераль университеты» югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт автоном мәгариф учреждениесе (алга таба – КФУ) Татарстан Республикасы Язучылар союзы һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән берлектә 9-11 сыйныф укучылары тарафыннан иҗат ителгән әдәби әсәрләр (проза, поэзия, драматургия, публицистика) конкурсы уздыра.

1.2. Конкурс Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе, якын һәм ерак чит илләрнең гомуми белем бирү мәктәпләрендә белем алучы укучылар өчен ачык массакүләм чара булып тора.

1.3. Конкурсны финанслау һәм җиңүчеләрне бүләкләү Казан (Идел буе) федераль университеты, «Бөтендөнья татар конгрессы» иҗтимагый берләшмәләренең Халыкара берлеге Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге ярдәме белән башкарылачак.

2. Конкурсның максатлары

2.1. Конкурсны уздыруның төп максатлары түбәндәгеләр:

  • укучыларда иҗади һөнәрләргә карата кызыксыну уяту;

  • татар халкының телен, әдәбиятын һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү;

  • гуманитар юнәлештә сәләтле яшьләрне эзләү һәм алар белән эшләү, аларга КФУда белем алу мөмкинлеге бирү.

3. Конкурсны оештыручылар

3.1. Гомуми белем бирү мәктәпләренең 9-11 сыйныф укучылары арасында уздырыла торган

V Бөтенроссия «Илһамлы каләм» әдәби әсәрләр конкурсының оештыручылары булып:

  • «Казан федераль университеты» югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт автоном мәгариф учрежденниесе;

  • Татарстан Республикасы Язучылар берлеге;

  • «Бөтендөнья татар конгрессы» иҗтимагый берләшмәләренең Халыкара Башкарма комитеты;

  • КФУның «Дарелфөнүн» газетасы.

4. Конкурсны уздыру тәртибе

4.1. Конкурс ике турда уза. I тур – 2012 елның 25 ноябреннән 2013 елның 15 мартына кадәр; II тур 2013 елның 26 апрелендә үтәчәк.

Нәтиҗәләр ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү – 2013 елның 26 апрелендә.

4.2. Конкурста катнашырга теләгән укучылар I турда жюри хөкеменә ирекле темага иҗат ителгән ике (икедән артмасын) әсәр җибәрә.

4.3. Катнашучылар үз әсәрләрен электрон почтага җибәрә яки университетка китерә ала.

4.4. Россия Федерациясе төбәкләре, якын һәм ерак чит илләрнең гомуми белем бирү мәктәбе укучылары гомуми шартларда катнаша ала.

5. Конкурска нәтиҗәләр ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү

5.1. Конкурска тәкъдим ителгән әсәрләр 10 баллы система буенча бәяләнә. Бәяләү түбәндәге критерийларга нигезләнә:

  • иҗади зәвык һәм сәнгатьлелек;

  • сюжет һәм хикәяләү үзенчәлекләре;

  • композицион осталык;

  • авторның үз стилен булдыруы.

5.2. Номинацияләр буенча бүләкләү:

  • проза;

  • шигърият

  • драма;

  • публицистика.

Шулай ук иҗади зәвык һәм сәнгатьлелек өчен; авторның үз стилен чагылдырган әсәр өчен; композицион осталык өчен; сюжет һәм хикәяләү үзенчәлекләре өчен бүләкләр тапшырылачак.

  • Гран-при уңышлы дип табылган иң яхшы әсәр өчен биреләчәк.

5.3. Конкурсның икенче туры КФУның Филология һәм сәнгать институты татар филологиясе бүлеге базасында иҗади эш язу рәвешендә үтәчәк.

5.4. Җиңүчеләрне бүләкләү КФУ ректоры, ТРның Язучылар берлеге рәисе һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе тарафыннан расланган жюри карары нигезендә башкарыла.

5.5. Гран-при иң югары бал җыючы укучыга тапшырыла.

5.6. Гран-при иясе һәм номинацияләр буенча җиңүчеләр КФУның татар филологиясе факультетына укырга кергәндә өстенлекләрдән файдалану мөмкинлегенә ия булачак.

5.7. Конкурс нәтиҗәләре турындагы мәгълүмат КФУ сайтында урнаштырылачак.

Сайт: www.kpfu.ru

5.8. Конкурста иң яхшы дип табылган эшләр КФУ студентларының әсәрләрен туплаган җыентыкка кертеләчәк.

6. Төзәтмәләр кертү

6.1. Нигезләмәгә төзәтмәләр һәм өстәмәләр кертү Нигезләмә проектын яңа редакциядә әзерләү юлы белән башкарыла. Проект каралган тәртиптә килешенә һәм КФУ ректоры тарафыннан раслана.

7. Нигезләмәне тарату

7.1. Әлеге нигезләмә мәҗбүри таратыла, аны Документ әйләнеше һәм контроль идарәсе КФУда билгеләнгән Инструкция ярдәмендә тормышка ашыра.

7.2. Нигезләмә КФУ веб-порталының Филология һәм сәнгать институтының веб-сайтына куела.

8. Регистрация һәм саклау

8.1. Нигезләмә Документ әйләнеше һәм контроль идарәсендә регистрацияләнә. Нигезләмәнең төп нөсхәсе аны яңа вариант белән алыштырганчы Документ әйләнеше һәм контроль идарәсендә тора. Нигезләмәнең расланган күчермәсе Филолгия һәм сәнгать институтының татар филологиясе бүлегендә саклана.

6. Элемтә

6.1. Катнашучыларның эшләре һәм үзләре турында мәгълүмат (Кушымта 1) түбәндәге адрес буенча җибәрелә: ilhamkalam@mail.ru

6.2. Телефон: 8-965-590-89-29.

6.3. Әсәрләр кулъязма вариантта кабул ителми – кәгазь һәм электрон (дискта яки электрон почта аша) вариантта җибәрелә.

КИЛЕШЕНДЕ

Юридик идарә башлыгы

______________________ Г.М. Сибгатуллина

(имза)

КИЛЕШЕНДЕ

Административ эшләр буенча проректор – аппарат җитәкчесе

________________________ А.Н. Хашов

(имза)

Кушымта 1

«Илһамлы каләм» әдәби конкурсында катнашучының анкетасы

1. Фамилия, исем, әтисенең исеме_____________________________________________________

_________________________________________________________________________________

2. Кайчан туган ________________________

3. Гомуми белем бирү учреждениесе _________________________________________________

__________________________________________________________________________________

4. Кыскача биографик мәгълүмат ____________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

5. Почта индексы күрсәтелгән өй адресы ______________________________________________

__________________________________________________________________________________

6. Контакт өчен телефоннар__________________________________________________________

7. Шәһәр яисә район коды күрсәтелгән өй телефоны _________________________________________________

8. Электрон почта адресы _________________________________________________________

РАСЛЫЙМ

«Бөтендөнья татар конгрессы» иҗтимагый берләшмәләренең

Халыкара берлеге Башкарма комитеты рәисе

________________ Р.З.Закиров

«____» ____________ 20___ г.

МП

РАСЛЫЙМ

Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе

_______________ Р.Х. Корбанов

«____» ____________ 20___ г.

МП

РАСЛЫЙМ

КФУ Ректоры

_______________ И.Р. Гафуров

«____» ____________ 20___ г.

МП

«Илһамлы каләм» әдәби конкурсын уздыру өчен төзелгән жюри комиссиясе исемлеге

ФИО

Кем булып эшли

1.

Җамалетдинов Рәдиф Рифкать улы

жюри рәисе, филология фәннәре докторы, профессор, КФУның ФһСИ директоры

2.

Корбанов Рафис Харис улы

рәистәш, ТР Язучылар берлеге рәисе

3.

Вәлиев Разил Исмәгыйль улы

рәистәш, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Президиум әгъзасы, Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе

4.

Закиров Ринат Зиннур улы

рәистәш, «Бөтендөнья татар конгрессы» Башкарма комитеты рәисе

4.

Сәйфуллина Флёра Сәгыйт кызы

жюри рәисе ярдәмчесе, филология фәннәре докторы, профессор, КФУ ФһСИның татар филологиясе бүлеге мөдире, татар әдәбияты тарихы кафедрасы мөдире

5.

Галимуллин Фоат Галимулла улы

филология фәннәре докторы, профессор, КФУ ФһСИның ХХ-ХХI гасырлар татар әдәбияты һәм укыту методикасы кафедрасы профессоры

6.

Маликова Мәдина Габделхак кызы (Мәдинә Маликова)

язучы

7.

Харисов Ренат Мәгъсүм улы

(Ренат Харис)

шагыйрь

8.

Минһаҗева Ләйлә Ихсан кызы

филология фәннәре докторы, КФУ ФһСИның татар әдәбияты тарихы кафедрасы профессоры

9.

Закирҗанов Өлфәт Мәгъсүм улы

филология фәннәре кандидаты, КФУ ФһСИның ХХ-ХХI гасырлар татар әдәбияты һәм укыту методикасы кафедрасы доценты

10.

Харрасова Рифә Фәтхрахман кызы

(Рифә Рахман)

шагыйрә, филология фәннәре кандидаты, КФУ ФһСИның татар әдәбияты тарихы кафедрасы доценты

11.

Гәрәева Гөлүсә Фәрит кызы

филология фәннәре кандидаты, КФУ ФһСИның татар әдәбияты тарихы кафедрасы доценты

12.

Кузьмина Халисә Хатыйп кызы

(Халисә Ширмән)

язучы, филология фәннәре кандидаты, КФУ ФһСИның татар теле тарихы һәм төрки тел белеме кафедрасы доценты, КФУның «Әллүки» әдәби иҗат берләшмәсе җитәкчесе

13.

Сәлахов Рифат Гали улы

шагыйрь, Язучылар берлеге әгъзасы, КФУның «Дарелфөнүн» газетасы мөхәррире

14

Миннекаева Динара Равил кызы

«Илһам» әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе, КФУның «Дарелфөнүн» газетасы мөхәррире

15.

Мөхәммәтшин Рүзәл Фаиз улы

шагыйрь, Язучылар берлеге әгзасы, «Идел» журналының шигырият бүлеге мөхәррире

5