Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
9кл билеты на парту.doc
Скачиваний:
1
Добавлен:
01.04.2025
Размер:
200.19 Кб
Скачать

14 Билет

1. Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлы турында сөйлә.

2. Энеңә зоопарка баруы турында сораулар бир.

3. Текстны сәнгатьле итеп укы, төрле заманнардагы хикәя фигыльләр булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.

1. Муса Җәлил

Муса Җәлил 1906нчы елның 15нче февралендә Оренбург өлкәсе Мостафа авылында гаиләдә алтынчы бала булып дөньяга килә. Ул бик яшьли әдәбият белән кызыксына, 9 яшендә үк шигырьләр яза. Бөек Ватан сугышына кадәр үк ул татар халкының күренекле шагыйре, җәмәгать эшлеклесе булып таныла. Бөек Ватан сугышы башлану белән үк, шагыйрь Совет Армиясе сафына баса. 1942нче елда авыр яраланып, фашистлар кулына эләгә.

Муса Җәлил яшерен оешмага 1943нче елның башларыннан ук кушыла, фашизмга каршы төрле юллар белән эш алып бара. Яшерен оешма әсирләрнең кораллы восстаниесен әзерли, ләкин гестапо анны белә, һәм җәлилчеләр восстаниегә берничә көн кала кулга алыналар. 1944нче елда Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә Дрезденда суд була, аларны үлем җәзасына хөкем итәләр һәм Плетцензее төрмәсендә гильотинада үтерәләр.

1956нчы елда СССР Югары Совет Президиумы Указы белән Муса Җәлилгә, Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыгы өчен, Советлар Союзы Герое исеме бирелде.

Муса Җәлилнең төрмәдә иҗат ителгән шигырьләре теркәлгән дәфтәрне «Моабит дәфтәрләре» дип йөртәләр.

Туган илгә Муса Җәлилнең ике дәфтәре кайтты.

«Моабит дәфтәрләре»- Муса Җәлил поэзиясенең иң югары ноктасы. Бөтен дөньяга мәшһүр «Моабит дәфтәрләре» Ленин премиясенә лаек булды.

2. - Сиңа зоопаркта ошадымы?

- Нинди җәнлекләр күрдең?

- Кайсылары сиңа бик ошады?

- Зоопарка кем белән бардың соң?

- Аю бармы?

- Ул зурмы, куркынычмы?

- Ә кошлар анда бармы?

3. Сабан туе – татар халкының иң яраткан бәйрәме. Ул, гадәттә, июнь башында үткәрелә. Сабан туе Идел буенда яшәүче барлык милләтләрнең дә уртак бәйрәменә әйләнде. Анда татар халкы белән бергә башка халыклар да катнаша. Бәйрәмне үткәрү өчен уңайлы урын сайлана. Бу урын мәйдан дип атала. Авыл халкы һәм кунаклар мәйданга кайсы җәяү, кайсы машина белән килә. Сабан туенда иң зур ярыш - көрәш. Көрәшне малайлар башлап җибәрә. Аннары мәйданда яшүсмерләр, егетләр, урта яшьтәге ирләр көрәшә. Көрәштә батыр калучыга тәкә һәм кыйммәтле бүләк бирәләр.

Сабан туенда икенче зур ярыш – ат чабышы. Атлар 5-8километр ераклыктан чабып килә. Ат чабышында җиңүчегә иң зур бүләкләрнең берсе бирелә. Иң арттан килгән атка да бүләк бирәләр.

Мәйданда төрле халык уеннары һәм спорт ярышлары оештырыла. Артистлар да чыгыш ясый. Балалар да күңел ача, төрле уеннарда катнаша.

15 Билет

1. Яраткан бәйрәмнәрең турында сөйлә.

2. Дустыңа үткән туган көне турында сораулар бир.

3. Текстны сәнгатьле итеп укы, саннар булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.

1. Сабан туе – татар халкының иң яраткан бәйрәме. Ул, гадәттә, июнь башында үткәрелә. Сабан туе Идел буенда яшәүче барлык милләтләрнең дә уртак бәйрәменә әйләнде. Анда татар халкы белән бергә башка халыклар да катнаша. Бәйрәмне үткәрү өчен уңайлы урын сайлана. Бу урын мәйдан дип атала. Авыл халкы һәм кунаклар мәйданга кайсы җәяү, кайсы машина белән килә. Сабан туенда иң зур ярыш - көрәш. Көрәшне малайлар башлап җибәрә. Аннары мәйданда яшүсмерләр, егетләр, урта яшьтәге ирләр көрәшә. Көрәштә батыр калучыга тәкә һәм кыйммәтле бүләк бирәләр.

Сабан туенда икенче зур ярыш – ат чабышы. Атлар 5-8километр ераклыктан чабып килә. Ат чабышында җиңүчегә иң зур бүләкләрнең берсе бирелә. Иң арттан килгән атка да бүләк бирәләр.

Мәйданда төрле халык уеннары һәм спорт ярышлары оештырыла. Артистлар да чыгыш ясый. Балалар да күңел ача, төрле уеннарда катнаша.

2. - … туган көнең ничек үтте?

- Кеше күп килдеме?

- Дусларыңнан кемнәр иде?

- Бәйрәм ничәдә башланды?

- Бәйрәм ничәгә кадәр барды?

- Сиңа нәрсәләр бүләк иттеләр?

- Туган көнеңдә биедегезме, җырладыгызмы?

- Нинди уеннар уйнадыгыз?

3. Кеше гомер - гомергә табигать белән көрәшкән, табигатьтән курыккан. Хәзер исә табигать үзе кешедән курка бугай…

Соңгы өч йөз илле ел дәвамында җәнлек – хайваннарның алтмыш төре һәм кошларның йөзгә якын төре юкка чыгарылган. Шуларның өчтән бере – соңгы илле ел эчендә. Африка филләренең озын ак тешләре бильярд шарлары ясарга әйбәт икән. Аларны шул тешләре өчен аулаганнар.

Һинд океаны утрауларында дронт дигән кошлар яшәгән. Дошманнары булмаганга күрә, алар очу сәләтен бөтенләй югалтканнар. Утрауга кешеләр килгәч, алар йөгереп качарга теләгәннәр, әмма котыла алмаганнар.

Америка даллаларында бизоннар көтүләп йөргән. Яңа дөньяны яулаганда, алар юкка чыккан. Кем тели, шул үтергән бизоннарны. Шунлыктан миллионлаган кыргый үгезләрдән хәзер берничә йөз бизон гына калган. Алары да тыюлыкларда гына әле.

Үсемлекләр дөньясы да күп кыенлыклар күрә. Кайбер үләннәр, агачлар юкка чыккан. Үсемлек, хайван, кошларның бетә баруы- табигать өчен зур югалту. Шуңа күрә җирдәге терлекне сакларга кирәк.