Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
9кл билеты на парту.doc
Скачиваний:
0
Добавлен:
25.12.2019
Размер:
200.19 Кб
Скачать

10 Билет

1. Татарстанның башкаласы Казан турында сөйлә.

2. Югары уку йортында белем алучы апаңа (абыеңа, танышыңа, дустыңа һ.Б.) бу уку йорты турында сораулар бир.

3. Текстны сәнгатьле итеп укы, төрле заманнардагы хикәя фигыльләр булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.

1. Казан – зур һәм матур шәһәр. Ул – Татарстанның башкаласы.

Анда бер милионнан артык кеше яши. Татарстан халкы дус – тату гомер итә.

Казанның үзәгендә тарихи һәйкәл – Кремль урнашкан. Аның каршындагы мәйданда герой – шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренә һәйкәл куелган. Казандагы иң матур биналарының берсендә Татарстан Милли китапханәсе урнашкан. Аның каршында – 1804 елда ачылган Казан университеты. Биредә атаклы галимнәр эшләгән, бөек ачышлар ясалган. Университет – республиканбыз горурлыгы. Башкалабызда тарихи биналар шактый күп. Алар арасында Сынлы сәнгать музее, Татарстан Милли музее, шәһәр хакимияте бинасы һәм башкалар.

Казан фән үзәге. Биредә күпсанлы фәнни – тикшеренү институтлары урнашкан. Югары уку йортлары, шулай ук театр, музыка һәм сәнгать училищелары Идел буе һәм илебезнең башка төбәкләре өчен яхшы белгечләр әзерли. Казан – танылган мәдәни үзәк. Биредә җиде театр эшли, халыкара фестивальләр үткәрелә. Казанлылар һәм шәһәр кунаклары башкалабызның матурлыгына соклана.

2. - Апам (абыем) син нинди уку йортында укыйсың?

- Уку йортыгыз зурмы?

- Ул кайчан ачылган?

- Анда нинди факультетлар бар?

- Анда керү өчен нинди имтиханнар биргә кирәк?

- Сиңа ничә ел укырга кирәк?

- Анда уку авырмы?

- Синең булачак һөнәрең нинди?

3. Агач яфракларны нигә коя?

Юкәләр, каеннар Сары кием киде, шомырт һәм миләш агачлары кызарды, ялкынга охшады. Усаклар кызгылт - сарыга әйләнде.

Яфраклар ник агачлардан коелды? Алар ник туган агачларын ташлады?

Һәр агач җирдән тамырлары белән су ала, кирәкле тозларны да суыра. Аларны үзләренә калдыра. Аннары суны парга әйләндерә һәм һавага очыра. Бер каен биш-алты тонна су очыра. Яфраклар кышка калмый. Чөнки кышын җирдә ул чаклы су булмый. Агач корыр, һәлак булыр иде.

Чыршы һәм наратлар ылысларын кыш көне дә коймыйлар. Шуңа күрә ул агачлар салкыннан зыян күрмиләр.

11 Билет

1. Татар телен өйрәнү турында сөйлә.

2. Дустыңны туган көне белән котла.

3. Текстны сәнгатьле итеп укы, фигыльләрне тап һәм аларны юклык формасында әйт.

1. Татар теле төрки телләрнең берсе. Төрки теленә башкорт, казак, ногай, карачай һ.б. телләр керә. Татар телендә 7 млн. кеше сөйләшә. Татар теле әһәмияте ягыннан дөньяда 14нче урында тора. Аны белсәң 30лап телдә аралаша аласың. Татар күп өлкәләрдә, дәүләтләрдә яшиләр. Чит илдә яшәсәләр дә алар үз телен онытмыйлар.

Миңа да татар теле дәресе ошый. Шул дәресләрдә без яңа сүзләр өйрәнәбез, алар белән җөмләләр төзибез, татарча сөйләшәбез. Укытучы безгә төрле сораулар бирә, ә без җавап кайтарабыз. Һәр дәресләрдә диярлек без күнегүләр язабыз, грамматик кагыйдәләр белән танышабыз, аларны кабатлыйбыз һәм истә калдырырга тырышабыз.

Дәресләрдә без Татарстан Республикасының дәүләт төзелеше, халыкара багланышлары, сәясәте, иктисады, туган ягыбызның табигате, Казан шәһәре һәм аның истәлекле урыннары турында мәгълүмат алабыз. Шулай ук татар халкының тарихы, әдәбияты, сәнгате, мәдәнияте, күренекле шәхесләре турында текстлар укыйбыз һәм тәрҗемә итәбез, аларның эчтәлеге буенча фикер алышабыз.

Телләр белгән - илләр белгән, диләр.

2. Дустым ….

Сине туган көнең белән котлыйм.

Туган көннәр ел да кабатлана,

Ләкин кабатланмый үткәне

Бәхет, саулык, куанычлар белән

Килеп торсын иде көткәне.

3. Исәнме, дустым Гөлназ!

Мин сине бик сагындым. Авылда бергә үткәргән көннәрне һәрвакыт искә төшерәм. Анда шундый күңелле булган икән!

Мин авылдан шәһәргә кайттым. Аннары без гаиләбез белән Кара диңгез буена бардык. Мин анда уйчан кызга әйләндем. Диңгезгә карыйм да авылның күлен, сине искә төшерәм. Көньякта ял иткәндә, Карина исемле кыз белән таныштым. Ләкин ул үзсүзле кыз булып чыкты. Шунлыктан аның белән дуслашмадым.

Гөлназ, мин сиңа хат язып торырмын. Син дә җавап яз. Соңгы сүзем шул: мине көзге каникулларга көт! Авылга кайтасым килә.

Сау бул! Әти - әниеңә һәм энеңә миннән күп сәлам әйт.

Сине сагынып, дустың Света!