
- •2 Билет
- •1. Якын дусларың турында сөйлә.
- •2. Сыйныфыгызга килгән яңа укучыга гаиләсе турында сораулар бир.
- •3. Текстны сәнгатьле итеп укы, тәрҗемә ит.
- •3 Билет
- •1. Яраткан шөгылең турында сөйлә.
- •2.Дустыңа мәктәп китапханәсе турында сораулар бир.
- •3.Текстны сәнгатьле итеп укы, исем фигыль булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
- •4 Билет
- •1. Мәктәбең, яраткан фәннәрең турында сөйлә.
- •2. Танышыңа телләр өйрәнү турында сораулар бир.
- •3. Текстны сәнгатьле итеп укы. Тамыр, ясалма, кушма сүзләрне тап һәм тәрҗемә ит.
- •5 Билет
- •1. Яраткан ел фасылың турында сөйлә.
- •2. Дустыңа театрлар турында сораулар бир.
- •3. Текстны сәнгатьле итеп укы, калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең синонимнарын әйт.
- •6 Билет
- •1. Яраткан бәйрәмнәрең турында сөйлә.
- •2. Күршеңә туган авылы (районы, шәһәре) турында сораулар бир.
- •3. Текстны сәнгатьле итеп укы, сыйфатлар булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
- •7 Билет
- •1. Үзең белгән шигырьне яттан сөйлә.
- •2. Сыйныфташыңа Казан турында сораулар бир.
- •3. Текстны сәнгатьле итеп укы, фразеологизмнар булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
- •3. Агач – җимеше белән, адәм – эше белән
- •8 Билет
- •1. Яраткан һөнәрең турында сөйлә.
- •2. Танышыңа Татарстан Республикасы турында сораулар бир.
- •3. Текстны сәнгатьле итеп укы, алмашлыклар булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
- •9 Билет
- •1. Татарстан Республикасы турында сөйлә.
- •2. Башка шәһәрдә яшәүче дустыңа шалтыратып, укуы турында сораш.
- •3. Текстны сәнгатьле итеп укы, төрле килешләрдәге исемнәр булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
- •10 Билет
- •1. Татарстанның башкаласы Казан турында сөйлә.
- •2. Югары уку йортында белем алучы апаңа (абыеңа, танышыңа, дустыңа һ.Б.) бу уку йорты турында сораулар бир.
- •3. Текстны сәнгатьле итеп укы, төрле заманнардагы хикәя фигыльләр булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
- •11 Билет
- •1. Татар телен өйрәнү турында сөйлә.
- •2. Дустыңны туган көне белән котла.
- •3. Текстны сәнгатьле итеп укы, фигыльләрне тап һәм аларны юклык формасында әйт.
- •12 Билет
- •1. Яраткан язучың турында сөйлә.
- •2. Дустыңа туганнарына кунака баруы турында сораулар бир.
- •3. Текстны сәнгатьле итеп укы, калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең антонимнарын әйт.
- •13Билет
- •1. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай турында сөйлә.
- •2. Сыйныфташыңа спорт төрләре, Олимпия уеннары турында сораулар бир.
- •3. Текстны сәнгатьле итеп укы, хәл фигыльләр булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
- •14 Билет
- •1. Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлы турында сөйлә.
- •2. Энеңә зоопарка баруы турында сораулар бир.
- •3. Текстны сәнгатьле итеп укы, төрле заманнардагы хикәя фигыльләр булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
- •15 Билет
- •1. Яраткан бәйрәмнәрең турында сөйлә.
- •2. Дустыңа үткән туган көне турында сораулар бир.
- •3. Текстны сәнгатьле итеп укы, саннар булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
- •16 Билет
- •1. Татар композиторларының берсе турында сөйлә.
- •2. Әниеңне (әбиеңне апаңны һ. Б. Халыкара хатын – кызлар көне белән котла.
- •3. Текстны сәнгатьле итеп укы, бәйлек һәм бәйлек сүзләр булган җөмләләрне тап, тәрҗемә ит.
- •17 Билет
- •1. Татар рәссамнарының берсе турында сөйлә.
- •2. Сыйныфташыңа музейга баруы турында сораулар бир.
- •3. Текстны сәнгатьле итеп укы, шарт фигыльләр булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
- •18 Билет
- •1. Спорт белән шөгыльләнү турында сөйлә.
- •2. Авырган дустыңа шалтыратып, хәлен сораш.
- •3. Текстны сәнгатьле итеп укы, теркәгечле тезмә кушма җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
- •19 Билет
- •1. Дусларың белән аралашу турында сөйлә.
- •2. Сыйныфташыңа җәйге ял турында сораулар бир.
- •3. Текстны сәнгатьле итеп укы, иярченле кушма җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
- •20 Билет
- •1. Җәйге һәм кышкы ялың турында сөйлә.
- •2. Сыйныфташыңа буш вакытын ничек үткәрүе турында сораулар бир.
- •3. Текстны сәнгатьле итеп укы, тартымлы исемнәр булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
3. Текстны сәнгатьле итеп укы, алмашлыклар булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
1. Җирдә күп төрле кирәкле һөнәрләр бар. Кешеләрне дәвалау өчен табиб кирәк. Балаларга белем бирү өчен укытучы кирәк. Төзүчеләр булмаса йортларны кем төзер иде? Тегүчеләр теккән киемнәрне барыбызда киябез. Пешекчеләр безне тәмле ризыклары белән сыйлыйлар.
Мәктәпне тәмамлау – ул һөнәр сайлау вакыты. Бу җиңел нәрсә түгел. Чөнки бу характерыңны һәм тормышка хәзерлегеңне сынау дигән сүз. Кем булырга? Йөзләгән һөнәр арасыннан кайсысын сайларга?
Мин табиб булырга телим. Табиб булу өчен – бик дәрәҗәле, кирәкле эш. Кешеләргә ярдәм итәргә хыялланам.
2. - Татарстан кайда урнашкан?
- Ул нинди Республика?
-Татарстанның иң зур шәһәрләре ниндиләр?
-Татарстан аша нинди зур елгалар ага?
-Татарстанда нәрсәләр җитештерелә?
-Татарстанның башлыгы кем?
3. Бабам сугышта булган
Бабама 75 яшь. Ул сугышта булган. Хәтта Германиягә кадәр барып җиткән. Ул күпне күргән, ул күп бәлаләргә очраган…
Бервакыт, атакага барганда, ул яраланган. Аягына пуля тигән. Аны бер шәфкать туташы сугыш кырыннан алып чыккан, ярасын бәйләгән, аннары ул бабайны медсанбата дәвалаган. Бабай аның исемен яхшы хәтерли: Вера Самойлова. Ул күп сугышчыларны үлемнән коткарган. Шәфкать туташы кемнәрне коткарган, шулар аңа күп еллар хат язганнар.
Бабайның дуслары 9нчы Май көнне бергә җыелалар. Бу көнне сугыш беткән!... Кешеләр хәтерендә ул мәңге сакланыр!
9 Билет
1. Татарстан Республикасы турында сөйлә.
2. Башка шәһәрдә яшәүче дустыңа шалтыратып, укуы турында сораш.
3. Текстны сәнгатьле итеп укы, төрле килешләрдәге исемнәр булган җөмләләрне тап һәм тәрҗемә ит.
1. Татарстан Идел буенда урнашкан. Аның мәйданы – 68 мең км. Татарстанда 100 дән артык милләт вәкиле яши. Татарстан Республикасы составында 43 район, 19 шәһәр һәм 3000 гә якын авыл исәпләнә. Иң зур шәһәрләр – Казан, Яр Чалы, Түбән Кама, Бөгелмә, Чистай, Алабуга һәм башкалар. Татарстан аша 4 зур елга ага: Идел, Кама, Нократ, Агыйдел. Кечкен елгалар һәм күлләр дә күп.
1990нчы елдан республиканың рәсми исеме - Татарстан Республикасы. Аның үз флагы, гербы һәм гимны бар. Татарстанның дәүләт флагы 1991нче елда, дәүләт гербы 1992нче елда, ә дәүләт гимны 1993нче елда кабул ителде. Конституция(6ноябрь 1992нче ел.) нигезендә Татарстанда ике тел - татар һәм рустелләре дәүләт телләре булып санала. Татарстанның ил башлыгы – Президент. Татарстанның беренче Президенты Минтемир Шңймиев 1991нче елда сайланды.
Республикыбызда дөньякүләм танылган театрлар, музейлар, югары уку йортлары эшли.
Бүгенге көндә Татарстан – зур сәяси, икътисади, фәнни, мәдәни үзәк.
2. - Алло, … синең хәлләрең ничек?
- Нәрсәләр эшләп ятасың?
- Укулар барамы?
- Кайсы фәннәрдән имтихан бирәсең?
- Дүртенче чирекне ничек тәмамладың?
- Унынчы сыйныфта укуыңны дәвам итәчәксеңме?
- Нинди уку йортына укырга керәсең?
- Анда нинди имтиханнар тапшырырга кирәк?
- Яхшы хуш, шалтыратуга кадәр.
3. Без тыныч, яхшы күңелле кешеләр белән аралашырга яратабыз. Психологлар күңелсезлекләр турында кешеләргә сөйләмәскә, начар кәефне сиздермәскә киңәш бирә. Ачулану кешеләргә начар тәэсир итә. Без шуны беләбез: елмаюга – елмаю белән, яхшы мөнәсәбәткә яхшы мөнәсәбәт белән җавап бирәләр. Елмаю, аның сере, көче турында күп язалар. Елмаю – аралашуда бик әһәмиятле чара. Елмаю - дөнья матур дигән сүз. Елмаю - сезгә бу кешене күрү шатлык дигән сүз. Мәсәлән, сатучылар ешрак елмайсалар, сату итү күпкә арта икән. Елмайган кешене яраталар. Аның эше дә яхшы бара.
Психологлар хәрәкәтләр кәефкә бәйле, диләр. Көзге каршына басыгыз. Кашыгызны җыерыгыз һәм моңсу итеп карагыз. Ике - өч минуттан башыгызга күңелсез уйлар килер. Ә менә елмаеп куегыз әле. Кеше өчен түгел, үзегез өчен генә. Үзегездә көч сизәрсез, кәефегез күтәрелер.